поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.07.2018 Җәмгыять

Италиядә татарлар зур Сабантуй үткәрде

Сабантуй – татарның Идел буе Болгарыннан ук килгән борынгы бәйрәме, татар тормышының органик бер өлеше. Бәйрәм буыннар бәйләнешен, заманнар чылбырын, халкыбызның өзлексез мәдәни традицияләрен чагылдыра. Исеменнән үк күренүенчә, Сабантуй ул сабан + туй, ягъни Сабан туе, Сабан бәйрәме, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау бәйрәме. Элек бу бәйрәмне язгы кыр эшләренә тотынганчы ук, апрельдә үткәргәннәр, ә хәзер язгы чәчү беткәч, май-июнь айларында үткәрәләр.

Сабантуй тарихы һәм бүгенге көннәр Сабан туе
 
Марсель Бакировның тикшерүләре күрсәтүенчә, борынгы бу бәйрәмнең тамырлары борынгы Шумер цивилизациясендәге сабан бәйрәме, төрки һуннардагы календарь язгы бәйрәмнәргә барып тоташа. Һуннардагы, башка борынгы төркиләрдәге язгы бу бәйрәмнәр җәйләүгә чыгу вакытында, беренче кымыз вакытында үткәрелгән, бәйрәм вакытында алар ат чабышлары үткәргәннәр, көрәшкәннәр, башка бәйгеләр оештырганнар.
 
Сабантуй белән бәйле йола һәм традицияләрне гарәп сәяхәтчесе, Багдад габбасилар хәлифәсе әл-Моктадирның Бөек Булгарга 921-922 елларда җибәргән илчелеге сәркатибе бине Фазлан да искә ала. Сәяхәтнамә рәвешендә язылган китабында ул Бөек Болгардагы дәүләт төзелеше, болгарларның тормыш-көнкүреше турында уникаль истәлекләр язып калдырган. Бине Фазлан истәлекләренең бу дәүләтнең ислам кабул иткән тарихи чорларга туры килүе аеруча әһәмиятле. (Евразия тарихында ислам идеяләре роле турында Исмәгыйль Шәңгәрәев һәм Нурали Латыйповларның “Ислам һәм дөнья” китабында (2017) киңрәк мәгълүмат ала аласыз). 
 
Чынлап та, Идел буе Болгарстанында ислам кабул ителгәч һәм безнең бабаларыбыз тулысынча утрак томышка күчкәч, татарның борынгы бу бәйрәме яңа төсмерләр, яңа яңгыраш ала. Ул мәҗүси күчмә төркиләрнең табигатьнең даими яңарышы бәйрәменнән, беренче кымыз, җәйләүгә күчү бәйрәменнән утрак татарларның тормыш-көнкүреше бәйрәменә, язгы чәчү бәйрәменә әйләнә, ислам традицияләре, ислам йолалары белән тулылана. Сүз уңаеннан әйтеп китик, Себер төркиләрендә (өлешчә кыргыз һәм казахларда да) беренче кымыз, җәйләүгә күчү бәйрәме бүгенге көнгә кадәр сакланган, алар аны саба туе дип атыйлар. Саба – бөрдекнең башка атамасы (татардагы савыт-саба сүзе – шул сабадан). Кайбер авторлар Сабантуй сүзенең барлыкка килүе дә Сабан туеннан түгел, ә нәкъ менә борынгы күчмә төркиләрнең Саба туеннан (бөрдек, кымыз туеннан) дип исәплиләр дә. Дамир Шәрәфетдиновның “Татар тормышының органик бер өлешенә әйләнгән Сабан туе бүгенге көндә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, татар халкын берләштерү чараларының берсенә әйләнде” дигән сүзләре белән килешми булмый инде.
 
Бу җәһәттән шуны әйтеп китәргә кирәк, традицион бу бәйрәмнең чын халыкчан булуы милләтара татулык һәм социаль тотрыклылык формалаштыруда әһәмиятле роль уйный. Татар Сабан туена татарлардан тыш илебездәге башка халыклар да теләп киләләр, оештырылган чара һәм бәйгеләрдә актив катнашалар. Татарның уникаль бу милли бәйрәме Россиядәге демократик реформаларның беренче елларында ук Татарстанның закон белән ныгытылган бәйрәмнәре исемлегенә кертелүен бик нигезле дип исәпләргә кирәк. Ә 2001 елдан башлап Россиянең төрле шәһәрләрендә гомумрәсәй федераль Сабантуйлары үткәрелә башлады, аннан тыш хәзер илебезнең төрле төбәкләрендә гомумрәсәй авыл сабантуйлары да үткәрелә. Бу бәйрәм 2000 елның 7 маенда  Владимир Владимирович Путинның Россия Федерациясе президенты итеп беренче срокка сайлануыннан соң ук Россия масштабларында әһәмиятле бәйрәмгә әйләнде.
 
Президент вазыйфасында Путин Татарстан Республикасына беренче тапкыр 2000 елның 23 июнендә килде, ә 24 июньдә милли татар биюен башкарып татар Сабантуен – язгы кыр эшләре тәмамлау бәйрәмен ачып җибәрде.
 
 
Владимир Владимирович Путин милли татар биюен башкарып сабантуйны ача
 
Сабантуйда катнашучыларны котлаган вакытта Владимир Путин аларга саф татарча “Кадерле дуслар!” дип мөрәҗәгать итте. Ул Сабантуйны “киң күңеллелек бәйрәме, киң масштаблы матур бәйрәм” дип атады. Ә үзенең җавап нотыгында Татарстан Республикасы президенты Минтимер ага Шәймиев “Сабантуйда катнашкан һәр кеше Татарстанның чын дустына әверелә” диде. 
 
Сабантуй һәм дөнья
 
Бүгенге дөньяда сабантуй – планетаның һәр почмагында татар Рухын тергезүче, татар Рухын йөртүче тере традиция. Шуңа күрә дә, ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуураның 2003 елда ук “тере  традиция булып торган һәм халыкның чын сөюен яулаган” татар милли бәйрәме Сабантуйны  ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврларына дәгъвалаучылар исемлегенә кертү инициативасын хуплап чыгуы бик табигый. Ел саен июньнең эссе көннәрендә татарның бу бәйрәме бер Татарстанда гына түгел, ә Россиянең бар төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә меңләгән кешеләрне берләштерә. 
 
Шуны ассызыклап әйтергә кирәк, Сабантуйның ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврларына дәгъвалаучылар исемлегенә тәкъдим ителүе бу бәйрәмнең Татарстан чикләрен үтеп еракларга таралуын дәлилли. Ә бу исә төрле милләт һәм төрле диндәге кешеләрнең тагын да ныграк берләшүенә ярдәм итәчәк.
 
Сабантуйның быел Италиядә дә үткәрелүе бу бәйрәм географиясенең бер Татарстан белән генә чикләнмәвенә тагын бер ныклы дәлил. Ул Россия Федерациясенең яңа регионнарын, Европаның Италия кебек яңа илләрен яулап алып килә. Халыкларның үзара интеграциясе елга кебек, ул ага да ага, кайвакыт җай гына, кайвакыт кызулап, тик ул һәрвакыт мәдәниятләрнең, традицияләрнең үзара якынлашуына, бер-берсен баетуына илтә. Мәгърифәтлек чоры фәлсәфәчесе, атаклы фикер иясе Шарль Монтескье татарлар турында шулай дип язган: “Җиңелмәс бу халыкка аларның искиткеч каһарманлыкларын данлау өчен фәкать тарихчылар гына җитеп бетмәгән. Күпме шанлы бөек эшләр гафиллек каберенә күмелгән! Тарихларын без белмәгән күпме дәүләтләргә нигез салганнар татарлар!”.
 
Татарлар бүген бөтен цивилизацияле дөньяга бердәмлек бәйрәме тараталар. Бу бәйрәм хезмәт сөюче, уңган, тырыш татар халкының чын милли Рухын чагылдыра. Сабантуй татарларның язгы чәчү эшләренә багышланган бәйрәм булса да, ул халыкның күпгасырлык рухи мирасын колачлый. Һәм Сабантуй үткәрелгән һәр җирдә анда катнашучыларны шул рухи мираска тартучы  яңа милли-мәдәни вәзгыять барлыкка килә. Сабан туе асылда – хезмәт бәйрәме, булачак уңыш бәйрәме, ул планетаның бар кешесенә дә сүзсез дә аңлашыла.
 
Сабантуйның Италиядә үткәрелүе – очраклы хәл түгел. Евросоюзның санкцияләренә карамастан Италия җитәкчелеге, әйтергә кирәк, аеруча соңгы вакытларда, Россияне үзенең күп еллар дәвамында сыналган партнеры итеп күрә. Мәсәлән, моннан өч ел элек Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Миландагы “Экспо-2015” күргәзмәсендә булды, Италия министрлар Советы башлыгы Маттео Ренци белән павильоннарны карап йөргән вакытында ул гадәтендәгечә татар түбәтәе кигән иде. Аңа ул түбәтәйне Татарстан павильонында бүләк иткән иделәр. 
 
Шунда ук журналистлар Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка сорау бирде: “Путин Рим Папасы белән очрашкан вакытында түбәтәй кигән иде. Россиядә христианнар гына түгел, ә мөселманнар да яшәве турында Евросоюзга ишарә булып тоелмыймы бу сезгә?”. 
 
– Безнең президент Владимир Владимирович Путин беркемне дә аермый. Түбәтәйне һәр урында да, мәсәлән сабантуйда, катыктан тәңкә (акча – кирәкмәгәнен сызыгыз) эзләгәндә дә кияргә була. Бу – лидерыбыз характерының ачыклыгы турында сөйли, - дип җавап бирде корреспондентка елмаеп Рөстәм Нургали улы.
 
Италиядәге Сабантуй
 
Әле күптән түгел генә, 2013 елда, Италиядә яшәгән татарлар “Италиядә татарлар” мәдәни ассоциациясен төзеде. Ассоциация Евразия киңлекләрендә халыкларның үзара якынлашу системалы процессының бер чагылышы буларак барлыкка килде. Ул Италиядә Россия ватандашлары оешмаларының Координацион советы әгъзасы булып тора, Европа берлеге илләре татарларының “Европа татарлары Альянсы” Халыкара Ассоциациясе идарәсе составына керә.
 
 
Шуны ассызыклап әйтү мөһим, “Италиядә татарлар” ассоциациясенең максаты – татар милли үзенчәлекләрен саклап алып калу, Италия гражданнарын татар халкының тарихы, милли гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыру, Италия белән Татарстан арасында эшлекле һәм мәдәни бәйләнешләрне ныгыту һәм үстерү. Беренче нәтиҗәләрне чыгарып шуны әйтергә була: 2013 елдан башлап “Италиядә татарлар” ассоциациясе әгъзалары Римда Сабантуй (2015, 2016, 2017, 2018 еллар), Италия һәм Татарстан эшмәкәрләре форумы (2015), татар мәдәнияте фестивале (2016, 2017 еллар) һ.б. кебек чаралар үткәрделәр. 
 
 
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов “Италиядә татарлар” ассоциациясе активистлары белән
 
Ассоциация активистлары белән очрашканда Рөстәм Нургали улы үзләренең кече ватаннары белән бәйләнешләрне өзмәскә һәм дә, иң мөһиме, туган телләрне онытмаска чакырып чит илләрдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итте. “Татар теле – әниләребез теле, аны онытмаска кирәк”, - диде ул.
 
“Кечкенә генә тузан бөртеге дә олы тауның бер өлеше булып тора. Әгәр дә без бердәм булсак, шундый зур тау була алабыз”, - диде Татарстан президенты “Италиядә татарлар” ассоциациясе активистларына мөрәҗәгать итеп. 
 
Быел “Италиядә татарлар” ассоциациясе Сабантуйны 16 июньдә үткәрде. Милли бәйрәм Молинелла провинциясендәге Болонья шәһәренең зур аэродромында үтте. ТР мәдәният министрлыгының ярдәме белән үткәрелгән бу чарада татар эстрадасы йолдызлары: Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйман, опера җырчысы, бөтенрәсәй конкурслары лауреаты Әлисә Мамина катнаштылар. Италиядә татарларның мәдәни инициативасына ярдәмгә бу илдәге рус һәм Перу иле диаспоралары вәкилләре дә килде (“Русская душа” ансамбле, “Ялсури” ассоциациясе).  Чарада шулай ук Италия бию ансамбле La Mucca да катнашты, бу коллективта Латин Америкасы биюләрен башкаручы 50 иң яхшы биюче бар.
 
Традиция буенча Сабантуйда чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашык белән йомырка алып килү кебек татар милли уеннары үткәрелде. Күпсанлы кунакларны чәк-чәк, вакбәлеш, пәрәмәч, өчпочмак белән сыйладылар. Теләгән бар кешеләр дә спорт самолетларында очып карый алдылар, ә балалар өчен бассейнда уеннар үткәрелде. 
 
Шәрәфле кунаклардан сабан туенда БГӘ татар-башкорт ассоциациясе вәкилләре булды. Айдар Сөләйман һәм Мөхәммәд Шәңгәрәевлар бәйрәмнең спорт чараларына аерым бер кискенлек биреп парашют белән сикереп тамашачыларны сөендерделәр, татар ир-атларына хас егетлек күрсәттеләр. Чараның оештыру эшләрен аеруча әйтеп китәргә кирәк, җаваплы олы бу эшне Лилия Шәйхиева башкарды, гомумән ул бар чараның үзәгендә булды.
 
Әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап мондый мәдәни чараларның әһәмиятен, аларның хәзерге дөньяда төрле халыкларны, мәдәниятләрне берләштерүдәге ролен күрсәтеп китәргә кирәк. Сабантуй  киләчәккә өметләр һәм оптимизм китерүче милли йолаларның, гореф-гадәтләрнең, иң яхшы традицияләрнең тупланмасы буларак, җир йөзендәге милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклап калу өлкәсендәге актуаль проблемалар белән турыдан-туры бәйле булуы шик уятмый. Бүгенге көндә традицион мәдәниятләрнең татар халкының рухи-әхлакый үзенчәлекләрендә милләтара, гомумкешелек кыйммәтләрен ачуын безгә аңларга һәм аларны алга таба эшчәнлектә җитәкчелек итеп алырга кирәк. Сабантуй – моңа ачык мисал. Ул – күпполярлы дөньяның киләчәгенә омтылучы милли Рух, татар милли Рухы. 
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев.
 
Автор турында белешмә:
 
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев – мәдәният белгече, язучы-публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Евразия халыклары Ассамлеясе” каршындагы мәдәни-тарихи пространствоны кино-видеолаштыру Советының рәистәше, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) Президиумы әгъзасы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.07.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»