поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.06.2018 Җәмгыять

Дуслар белән һәрвакыт күңелле

Ниһаять, балалар көтеп алган җәйге каникуллар баш¬ланды. Аларның ялын күңелле оештыру, сәламәтлеген ны¬гыту өчен өлкәбездә төрле уңай шартлар тудырылган: көндезге мәктәп яны, җәйге ял һәм хезмәт, сәламәтләндерү лагерьлары эшли.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән 21 бала шәһәрнең Октябрь районындагы “Поиск” дип аталган мәктәптән тыш тәрбия үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән “Арго” лагеренда ял итеп кайтты да инде.

- Яктылыклылар бу лагерь¬ның “Шире круг” милләтара сме¬насына күптәннән инде ел саен баралар. Быел ул өл¬кәбездә яшәүче халыкларның күптөрле мәдәниятенә багышланган иде. Безнең өчен төрле остаханәләр, бәйге¬ләр оештырылды, бергәләшеп см嬬¬¬наның стена газетасын да чыгардык. “Кояш образы” дип аталган видеопроект бәй¬гесендә катнашып, безнең мәк¬тәп икенче урынга ия булды, ә “Туган йортың булган җирдә йолдызлар яктырак балкый” дип исемләнгән уен программасында уңышлы катнашуыбыз өчен “Йолдыз” бию театры, “Яктылык” мәктәбе, укытучыларыбыз Ин¬зилә Гыйз¬зәтуллина һәм Вәсимә Фәр¬диева грамоталар белән бү¬ләкләнде. 

Россия көнен дә лагерьда күңелле итеп уздырдык. Бәйрәм тантаналы линейкада дәүләт әләмен күтәрүдән башланды. Төрле отрядлардагы балалар илебезгә багышланган җырлар, биюләр башкардылар, ә кич белән зур Гала-концерт узды. Рус, татар, чуваш, мордва, немец һәм башка милләт вәкилләре иң шәп номерларын күрсәттеләр. Бу кичә аеруча истә калырлык булды. 
 
Бер атна шулай сизелми дә үтеп китте, лагерьдан рәхәтләнеп ял итеп, яңа дуслар табып кайттык. Ә дуслар белән һәрвакыт күңелле, - дип сөйләде 6нчы сыйныф укучысы Илназ Мәннанов.
 
Өлкәбездә яшәүче милләт¬тәшләребезгә Татарстан лагерьларында да ял итәргә мөм¬кинчелек бар. Шушы көннәрдә генә 70тән артык бала “Сәләт” республикакүләм лагереның тବ¬тар телен, мәдәниятен өй¬рәнүгә юнәлтелгән “Болгар - Туган тел” аланында 10 көн ял итеп кайтты.
- “Палатка шәһәрчеге” ди¬гәч, күз алдыма тезелеп кит¬кән кечкенә туристик палаткаларны китергән идем. Ә без Болгар тыюлыгының иң матур җирендә зур, өч кешелек чатырларда яшәдек. Анда караватлар да бар, төрле уңайлык¬лар да тудырылган иде. Бала¬лар (барлыгы 500 кеше) Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән булсалар да, без үзара тиз дуслаштык. Моңа һәр кичне үткәрелгән “Шәмчек”ләр дип аталган очрашулар да ярдәм итте, әлбәттә. Анда үткән көнгә нәтиҗәләр ясадык, әйдаманнарыбыз Рәмзия Муксинова, Рәмис Габдрах¬ма¬нов һәм иптәшләребез бе¬лән күңелдәге яшерен сер¬лә-ребезне уртаклаша идек. 
 
Көн тәртибе иртәнге зарядкадан башлап, төнгә ка¬дәр кызыклы чараларга бай итеп төзелгән иде. Смена төр¬ледән-төрле мавыктыргыч дәресләргә (аеруча татар теле дәресләренә зур игъ¬тибар бирелде), мастер-клас¬сларга, бәйгеләргә бай булды. 
 
“Сәләт” лагеры яңа дуслар белән дә истә калачак. Моңа кадәр мин Самараның “Яктылык” татар мәктәбе турында ишеткәнем генә бар иде. “Болгар - Туган тел” сменасында шушы мәктәп укучылары белән якыннан танышуыма бик шатмын, дуслыгыбыз Самарада да дәвам итәр, дип уйлыйм, - дип уртаклашты кичерешләре белән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте канаты астында шөгылләнүче яшьләр түгәрәге әгъзасы Карина Арсланова.
 
Ә июльдә “Сәләт-Самара” сменасы дусларын җыя. 100гә якын бала (аларның 30ы Татарстан Республикасыннан) 7 көн дәвамында Самараның “Салют-2” сәламәтләндерү лагеренда, соңрак 5 көн Биләрдә ял итеп, интеллектуаль-ижади чараларда катнашачак.
 
Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Рәсемдә: Самаралылар әйдаманнары Рәмис (сулдан икенче) һәм Рәмзия (сулдан бишенче) белән.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 30.06.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»