• 17.01 "Кәҗүл читек" спектакле. Кариев театры. 13.00
  • 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 16 Гыйнвар Гөлназ Солтанова
  • 16 Гыйнвар Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889)
  • 16 Гыйнвар Мөнир Вафин
  • 17 Гыйнвар Илнур Закиров
  • 17 Гыйнвар Чулпан Шакирова
  • 17 Гыйнвар Ләйсән Төхвәтуллина
  • 17 Гыйнвар Раиф Усманов
  • 17 Гыйнвар Барлас Камалов
  • 17 Гыйнвар Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • Татар гаиләсенә Совет районында (Строительная фирма Тектоник тукталышы) 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Трамвай һәм автобус тукталышы йорт янында гына, янәшәдә мәчет, мөселман балалар бакчасы, Пятерочка, Мегастрой кибетләре. Т.: 89272437185
  • Казан шэхэре малые дербышкида ике этажлы ой сатыла.(участок мунча) бэясе 4000000. Собственник. Документлар эзер. Барлык сораулар буенча телефонга шалтыратыгыз 89625557187
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казан шәһәре Мавлютова урамында (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, холодильник бар. Бәясе аена 10 мең. Мэтрога 5 минут юл. Тел: 89274406462
  • Җиңел машина тәгәрмәчләрендә йөк ат арбалары сатыла, алмашу мөмкинлеге дә каралган. Фотографиесен телефонга җибәрә алабыз. Телефон +79534087690
  • Оренбургский тракт 140г урнашкан ор яна йортта яна жиhазлары белэн 1 булмэле фатирны озак вакытка арендагы бирэм. Бэясе 14 мен+коммун. 89274095375
  • Яр Чаллыда тулай торакта булмэ сатыла 13кв м. Бэясе килешучэ.89503149538
  • Казань ак губкина урамында совет районы зур балконлы булме сатыла 18 кв. 89509469991
  • актанышта газель сатыла яки 2баш угезгэ алыштырыла.89600883971.89534870674.
  • Р.Зорге 57/29 йортында 2 булмэле квартираны озын срокка сдавать итэм.Барлык унайлыклар да бар.собственник. 21мен. Т.89046623197

 

 
Архив
 
 
30.06.2018 Мәгариф

Надеждино авылы мәктәбендә татар телен факультатив рәвештә өйрәнәләр

Надеждино - Кошки районындагы күпмилләтле авылларның берсе. Биредә рус, татар, чуваш, мордва, әрмән милләтләре яши. Һәм, әйтергә кирәк, бик дус, тату булып гомер кичерәләр алар. 1975 елдан бирле эшләп килүче мәктәпләрендә бүгенге көндә 99 укучы белем ала. Шуларның 25е - мөселман балалары. Мәктәптә ана телләре укытылмый.

Төрле халыклар да, әлбәттә, үзара рус телендә ара¬лашалар. Алай гына да түгел, хәтта күп гаиләләрдә дә ана телендә сирәк-мирәк кенә сөйләшәләр.
 
Татарларның үз телләрен бе묬¬мәүләренә, балаларның аны өйрәнә алырга мөмкин¬лекләре булмаганга борчылып, бу аянычлы хәлне кайгыртып, бер төркем милләттәшләребез үт¬кән елның ноябрендә Надеждино авылы мәктәбендә татар теле буенча факультатив булдырганнар. Иң беренче булып бу мәсьәләне мәчет имамы Мәсгут ага Кыямов күтәреп чыга һәм оештыру эшләре бе¬лән шөгыльләнә башлый.
 
- Әлеге идея бер көндә генә барлыкка килмәде. Берникадәр вакыт бу турыда уйланып йөр¬дем. Балаларның татар телен белмәүләре, хәтта ата-аналарының да татарча сөй¬ләшмәүләре йөрәкне әр¬нетте. Ничек тә булса, мәктәптә, факультатив рәвештә генә булса да, ана телен үзләштерүне оештыру теләге белән янып йөрдем. Һәм, тәвәккәлләп, бу теләкне тормышка ашыра башладык.
 
Әлбәттә, беренче вакытта авырлыклар белән очрашырга туры килде. Укытучы, китаплар юк. Шулай, Аллаһыга шөкер, милләттәшебез Лилия Имаметдинова балаларны ана теленә өйрәтергә ризалашты. Ул Яңа Җүрәйдә яши, Кошкида губерна техникумында укыта. Надеждинога шимбә көнне үз машинасында килеп йөри булды инде.
 
Икенче проблема китап¬ларга барып терәлде. Самарада яшәүче эшкуар Рифкать Ху¬җин, Елховка районының Мул¬ла, Тупли, Татарстанның Нур¬лат районындагы Фома авыл¬лары татарлары уку әс¬бап¬лары белән тәэмин ит¬те¬ләр. Укытучыга хезмәт хакын түләүдә Кошки районы администрациясе башлыгы Виктор Титов, райпо җитәкчесе Юрий Ма¬каров, Самара эшкуары Ринат Мифтахов ярдәм күр¬¬сәт¬теләр. Аллаһының рәх¬мә¬те яусын аларның барысына да.
 
Хәзер урамда очратсак яисә мәктәпкә килсәк, балалар безнең белән татарча исән¬ләшәләр. Бу йөрәккә май булып ята.
Икенче уку елына да программаны төзедек инде. Башлаган эшебез дәвамлы гына була күрсен, Раббым.
 
Әлбәттә, бу игелекле хе第мәттә мәктәп директоры Александр Романовның бихи¬сап зур өлешен билгеләп үтәргә кирәк. Ул безнең тәкъ¬дим¬не шунда ук хуплап алды, һәрь¬яклап ярдәмен күрсәтеп тора, рәхмәт аңа, — дип сөй¬ләде Мәсгут әфәнде Кыямов.
Мәктәп директоры безне ачык йөз белән каршы алып, мәктәпне күрсәтеп йөрде, чын күңеленнән аралашып утырды.
 
- Идел буе немецлары туган илләренә күчеп киткәч тә, бирегә мөселманнар күчеп утырган. Тора-бара башка мил¬ләт кешеләре дә килеп урнашкан, авыл зурая барган. Шуңа күрә үзара аралашу да күбрәк рус теленә күчкән.
 
Мәсгут ага Кыямов белән Ислам ага Шаһиәхмәтов миңа мәктәптә татар теле буенча факультатив оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларны балаларның ана те¬лен¬дә сөйләшмәүләре, хәтта өйдә ата-аналары бе¬лән дә рус телендә арала¬шу¬лары, татар гореф-гадәт¬ләрен, мәдәниятен, тарихын бел¬мәүләре бик нык борчый.
 
Шуннан соң без укучылар һәм аларның ата-аналары бе¬лән җыелыш уздырып, та¬тар телен өйрәнергә те-ләк¬ләре бармы дип, сорашу үткәрдек. Алар каршы кил¬мәделәр. Ки¬ресенчә, бу идеяне шатланып каршы алдылар. Шулай баш¬ланып китте дә инде бу дәресләр.
Киләсе уку елына аларны өстәмә мәгариф системасына кертергә ниятлибез. Шул очракта укытучыга дәүләттән эш хакы да тү¬лә¬нәчәк. 15 августка кадәр татар телен өйрәнергә теләк белдергән балаларның исемлеген төзергә кирәк булыр.
 
Без бу дәресләрнең әһә¬ми¬ятле һәм кирәкле булуын аңлыйбыз. Һәр кеше үз телен белергә тиеш. Бигрәк тә бу укыту гына түгел, ә тәрбияви чара да бит әле. Укучылар үзләренең тарихын, гореф-гадәтләрен үзләштерәчәкләр. Аларны районыбыздагы мә¬чет¬ләргә экскурсияләргә йөр¬тү мөмкинлегебез бар. Бала¬ларның үзләрендә дә мондый теләк юк түгел. Шулай укучылар дингә дә тартылырлар иде.
Без бу эшләрне бергә¬лә¬шеп, киңәшеп эшлибез. Мәс¬гут Кыямов, Ислам Шаһи¬әх¬мәтовларның кулыннан бар нәрсә дә килә. Алар төрле яшьтәге, төрле милләттәге күп кешеләрне беләләр. Аларны хөрмәт итәләр, сүзләренә колак салалар, — дип сөйләде 14 ел буе мәктәп директоры булып эшләүче Александр Романов.
 
Мәсгут абыйның ярдәмчесе - Надеждино авылындагы татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе, 45 ел Кошки губерна техникумында укытучы булып хезмәт иткән Ислам ага Шаһиәхмәтов та үз уй-фикерләре белән уртак¬лашты.
 
- Миләүшә сеңелем, сез бүген уникаль авылга килдегез. Надеждинога немецлар нигез салган. Авылның 150 еллыгын билгеләп үткәндә Германия вәкиле дә катнашкан иде.
 
1941 елда, немецларны де¬пор¬тацияләгәч, Надеждинога Татарстаннан, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, хәтта блокадага эләккән Ленинградтан төрле милләт вәкилләре килеп урнашкан. Шуңа күрә аралашу да күбрәк рус телендә алып барылган. Тик бабайларыбыз динне һәрвакыт сак¬лап килгәннәр. Үткән га¬сыр¬ның 90нчы елларыннан соң Ис¬лам Хөсәенов, Тәлгать Мө¬хәм¬мә¬тов кебек активистларыбыз ул чакта колхоз рәисе булып эшләгән Геннадий Инкин яр¬дәме белән мәчетебезне тө¬зегәннәр иде.
 
Шуннан соң, әкрен генә булса да, татар теле дә үсә башлый. Шулай да бүгенге көндә дә ана телен белмәү аянычлы хәл булып кала бирә. Шуңа күрә Мәсгут әфәнде бу эшкә керешергә булды да. Без аңа хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез. Аллаһыга шөкер, Мәс¬гут әфәндене, озак еллар колхоз рәисе, районның авыл ху¬җалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләве сәбәпле, оештыру эшләрендә тәҗрибәсе дә бар, акылы да, булдыклылыгы да җитәрлек.
 
Шунысы куандыра - балалар ана телебезне чын күңел биреп үзләштерәләр. Аларга шулай ук рухи-әхлаки, хәр¬би-патриотик тәрбия бирү дә – безнең бурычыбыз. Татар мәдәниятен, гореф-га¬дәт¬ләрен, тарихны һәм динне өйрәтүне дә мөһим эш дип саныйбыз, — дип сөйләде Ислам ага.
 
- Сигезенче сыйныфта укучы улым Илфат үз теләге белән бу дәресләргә йөри баш¬лады, — дип сүзгә кушылды Минзәки абый Нургалиев, — гәрчә, без өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Ә менә олы улымның теләге юк. Шуңа күрә башка балалар да йөрмәсләр, килеп чыкмас бу эш дип, башта бераз курыктым да. Бәхеткә, ялгышканмын. Мәктәп директоры Александр Романов¬ка да бу эшне хуплаганы өчен рәхмәт. Бу - яхшы башлан¬гыч. Дәвамлы гына була күрсен. Монда инде, әлбәттә, балаларның һәм аларның ата-аналарының теләге кирәк.
 
27 ел педагог стажы булган Лилия Имаметдинованы балалар бик яраталар. Аның турында: “Йомшак, мәрхәмәтле”, диләр.
 
Балаларны ике төркемгә бүлеп укыталар. Берсендә — башлангыч сыйныфларда белем алучы 15 укучы, икенче төркемдә — урта һәм өлкән сыйныфларда укучы 10 бала. Шунысы игътибарга лаек – араларында катнаш никахтан туган балалар да, хәтта әрмән милләтендәгеләр дә бар. Алар үз теләкләре белән татар телен үзләштерәләр.
 
- Быелга “Әлифба”дан башладык. Санарга, язарга, уеннар аркылы төрле темаларга диалоглар өйрәнәбез. Катлаулы темаларга катышмыйбыз әлегә. Әлбәттә, ана телен атнасына бер тапкыр гына уку бик аз. Шулай да, балалар ана телендә берникадәр сүзләр белә башладылар, шигырьләр ятлыйлар, язарга өйрәнәләр, хикәяләр укыйлар. Киләчәктә камилләшә барырлар, дип ышанам. Иң мөһиме - аларда ана телен өйрәнү теләге бар. Һәм ата-аналары моңа каршы түгел, — дип сөйли Лилия ханым Имаметдинова. 
 
Надеждинода ана телен - татар телебезне үзләштерү буенча изге гамәл башлаганнар. Аллаһы теләсә, нәтиҗә¬ләре дә озак көттермәс. Бөтен¬ләй татар телен белмәгән на¬ра¬сыйларның матур итеп, “Исән¬месез”, “Әти, әни”, дип әйтергә өйрәнүләре генә дә мактауга лаек бит. Балаларның күбесе бу сүзләрне беренче мәртәбә мәктәптә ишеттеләр.
 
Миләүшә ГАЗЫЙМОВА,
“Сәлам” газетасы хәбәрчесе.
Самара - Надеждино авылы, Кошки районы - Самара.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 30.06.2018
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты