поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.06.2018 Фаҗига

Яшел Үзән һәм Теләче районнарында яшәү­че­ләр әле дә шок хәлендә

Табигатькә каршы торып булмый. Давыллап, яшенләп яуган яңгыр аркасында, Теләче районының “Игенче” күмәк хуҗалыгы фермасында – 56, Яшел Үзән районының Олы Яке авылы көтүендә 4 сыер, 9 сарык җан тәслим кыла. Бу хәлләргә генә түзәрбез, әле ярый корбаннар юк, ди күңелсез вакыйганың шаһиты булучылар.

Сишәмбе көнне яуган яңгыр Казанны су камалышында кал­дырды. Агачларны төбе-тамы­ры белән куптарды, маши­на­ларга зыян килде, Альберт Камалиев проспектында төзе­леш краны торак йортка ауды. Кранчы тән җәрәхәтләре алды. Чиләкләп койган яңгыр, уры­ны белән яуган боз бакча­лар­дагы яшелчәләрне “юып” ал­ды, көчле җил җиләк-җимеш агачларын сындырды. Футбол рухы белән яшәгән кала бу вакыйганы икенче көнне үк онытты. Ә Яшел Үзән һәм Теләче районнарында яшәү­че­ләргә авыргарак туры кил­де. 
 
Теләче районының “Иген­че” хуҗалыгында эшләүчеләр бү­ген дә шок хәлендә. Рафис Яхин белән сөйләшкәндә, ул да фаҗигадән айнып бетмәгән иде. “Савым якынлашкан ми­нутлар иде. Бөтен савымчылар, ферма мөдире, үзем дә шунда идем, – ди Рафис Яхин. – Давыл бик көчле булды. Түбәнең бер өлешен каерып атты, фер­ма­ның бер башындагы сыерлар кы­­рылды. Әле ярый са­вым­чы­ларга зыян килмәде – шуңа сөенәбез”.
 
Болыт килә башлауга, тер­лек­ләрне тизрәк торакка кер­тергә ашыгалар. Күбесен бәй­ләргә дә өлгерми калалар. Менә шул вакытта фаҗига килеп чыга да инде. Сыерлар егыла баш­лагач, тиз генә трансфор­ма­тор­ны сүн­дерәләр, подстан­цияне ае­ра­лар. Әй­түләренчә, сыер – бик сизгер хайван. Аны аяктан егар өчен 20-30 Вт та җитә. Тер­лек­челәрне исә аяк­ларында резин аяк киеме булу да коткарган.
 
Гадәттән тыш хәлләр ми­нис­трлыгы хәбәр иткәнчә, ферма түбәсенә ябылган калай кубып, электр линиясе өзелә, нәтиҗәдә ток сугудан фермадагы нәселле сыерлар җан тәслим кыла. Бу – әлегә беренче фаразлар гына. Фаҗига булган урында махсус комиссия эшли, тикшерү эшлә­ре бара. Үлгән сыерларны биологик калдык буларак Алабугага җибәргәннәр. Бүген хуҗа­лыкка килгән зыянны исәплиләр. Югалту 7 миллион сум чамасы дип фаразлана. Бәхеткә, сыер­ларның барысы да иминият­ләштерелгән булган. Күпме акча чыгар – әлегә билгесез. Сумманы күрмичә, дәүләткә мөрәҗәгать итү-итмәүне әйтеп булмый, диләр районның авыл хуҗалыгы идарәсендә. Гомумән алганда, хуҗалыктагы 440 сыер да нәсел­ле булган, һәркайсы 120 мең сумлык. Сөтне дә күп биргәннәр. Әлеге хуҗалык нәселле таналар үрчетү белән дә шөгыльләнгән. Белгечләр, җыелып, таналарны каплату мәсьәләсе турында да сөйләшкәннәр. Берничә ай эчендә югалган баш санын тулыландырырга өметләнәләр.  
 
 
“Терлексез калдык”
 
Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче уңган-булган кешеләр турында газетабызга шактый язабыз. Казанга якын урнашкан бу сала яшәеше белән үзенчәлекле. Алар шәхси хуҗалыкларында күп итеп терлек асрый, зур мәйданнарда яшел­чә, җиләк-җимеш үстерә.
 
Кич җиткәч, авыл халкы гадәттәгечә көтү кайтканны көтә. Ни хикмәт, бу көнне көтү башында йөри торган сыер-сарыклар, башка малларны калдырып, алданрак чаба. Аларның урамга керүе була, электр линиясен яшен сугып, чыбык терлекләр өстенә төшә. Арттарак калган көтүне кешеләр куып өлгерә, хайваннарны икенче якка борып җи­бәрәләр. Нәтиҗәдә башкаларына зыян килми кала.
 
Рәсимә Нургалиева, Фирая Таҗиева (берәр), Илдар Нәҗ­миев­ләр (ике баш) сыерсыз кала. Лейкозлы, авыру маллар булса – бер хәл, сау-сәламәт, күп сөт бирә торган иделәр бит, диләр авылда. Рәсимә белән Фирая апаларның сыерлары иминият­ләштерелмәгән була. Үч иткән­дәй, зыян күргән ике гаилә дә моңа кадәр терлекләрен гел иминиятләштереп килә, тик быел никтер кире уйлыйлар. Ә менә Нәҗмиевләрнең ике сыеры да иминиятләштерелгән.
 
– Давыл Олы Якенең көтү кайта торган урамында гына булды, – ди Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. – Башка якта торучылар җилне сизми дә калды. Фаҗига килеп чыгу белән миңа шалтыраттылар. Шунда ук тиешле оешмаларга хәбәр иттек.
 
Авыл җирлегендә 205 баш сыер бар. Шуның 152се – Олы Якедә, 120сен көтүгә чыгарганнар. Моннан тыш сарыклар... Өстәвенә симертү терлекләре... Кош-корт... Бер баш хайван кимесә дә, гаилә бюджетын шундук сизәсез. Әлеге хәл килеп чыгуга, Фирая Фәйзуллина районның авыл хуҗалыгы идарәсенә, депутатларга, авылдан чыккан эшмә­кәр­ләргә мөрәҗәгать иткән. Зур Ключи авылында күркәләр фермасын тотучы Мадияровлар үзләрендә эшләүче Таҗиевларга булышачакларын әйтә. Ялгыз яшәүче, күп хәсрәтләр кичергән өлкән яшьтәге Рәсимә Нургалиевага икмәк комбинаты директоры ярдәм итәргә ышандыра (Рәсимә апаның абзар тутырып терлек тотуы турында без газетага язып чыккан идек. Шуннан соң матбугат белән даими танышып баручы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов аның тормыш-көнкүреше белән кызыксынган иде – ред).
 
– Сыерым бик әйбәт иде, сөтне бик күп бирде, – ди Рәсимә апа. – Өч ел рәттән игезәк бозаулар китерде. Сыер итәргә дигән бер танасы, быелгы ике бозавы калды. Гомер буе сыер асрап яшәгәч, бик авыр. Кызым, киявем, оныкларым, әнием исән. Шунысына мең шөкер. Башка хәсрәтләр күрергә язмасын, улымны, иремне югалттым. Менә шунысы бик яман.
 
Көтүдә 8 баш сарыгы үлгән Альберт Абдрахманов та абзар тутырып терлек тота.
 
– Бер мизгелдә сигез баш сарыгың юк булсын әле?! Авыл кешесе өчен зур мөлкәт бу. Кешене авыр чакта ялгызын гына калдырырга ярамый. Ул яктан авыл халкы бик бердәм. Бәла-каза килә икән, шундук ярдәм кулы сузарга тырышалар. Сарыгы үлүчеләргә авылдашлар белән булышырга ниятлибез, – ди Фирая апа.
 
Бер сарыгы үлгән Мәгъсүм Сәхәбиев тә, өлкән яшьтә булса да, терлек асрап яши. Корбанга дигән сарыгы эләккән. 
 
Бер яхшы сыер кирәк
 
Нәҗмиевләр башка авылдаш­лары кебек Казанга сату бе­лән йөргән. Гаиләгә шактый керемне сыерлар керткән. Сөтне дә мулдан биргәннәр. Бер сыердан 23-25 литр сөт сава торган булганнар.
 
– Сыерлар безнең тормышны алып баручыларыбыз иде, – ди Ильмира Нәҗмиева. – Берьюлы ике сыерсыз калу бик авыр булды. Дүрт сыер, өч бозавыбыз бар иде. Ике сыерыбыз гел көтү башында йөрде. Сишәмбе көнне вакытында кайтмадылар, бу хәлгә тәмам аптырадык. Ике яшьрәк сыер күпер төбенә су эчәргә төшкән булган, ирем Илдар шуннан алып кайтты. Олы дигәннәренең берсенә – биш, икенчесенә өч яшь иде. Аптырап, эзләргә киттек. Көтү төшкән урамда дүрт сыерны электр сукканлыгын әйттеләр. Шуннан аңлап алдык инде. Терлекләрне дә, йорт-җирне дә иминият­ләш- тергән идек.
 
Сыерларын 35-40 мең сумга бәяләгән булганнар. Тик бу акчага гына яхшы сыер табып булмая­чак. Чөнки сөтле сыер ким ди­гәндә 50-60 мең сум тора. Шуңа алар әлегә бер сыер алып, абзардагы тананы сыер итмәкчеләр.
 
– Безнең якта яхшы, күп сөт бирә торган сыерларны сатмыйлар, кеше үзе асрарга тырыша. Әйбәт сыерга тап булу авыр. Иремнең сеңлесе Теләче якларында яши. Яхшы сыер булмасмы, белешеп карагыз әле, дидек. Теләчедә дә мондый хәл булган, диләр. Алар өчен дә борчылдык. Нишлисең, сыерлар үлде дип елап булмый. Балаларыбыз исән, сау, үзебез тигез, Аллага шөкер. Шулай дип үзебезне тынычландырабыз, – ди Ильмира ханым. 
 
Якеләр бу хәлләрдән соң, күрәсе каза булгандыр, Ходай башка хәсрәтләр бирмәсен, дип юана. 
– Әле ярый шул вакытта балалар көтү каршысына менмәгән, – ди Фирая апа. – Башка көннәрдә авылның бөтен бала-чагасы җыела иде. Ничек чыбык кеше­ләр өстенә төшмәгән, шуңа шө­кер итәбез.
Үлгән терлекләрне үләт базына илткәннәр.
 
Зыян күрүчегә ярдәм 
 
Соңгы арада мондый күңел­сез хәлләр еш күзәтелә. Көчле җил, яшен аркасында шәхси хуҗалыкларга, социаль биналарга, авыл хуҗалыгы корылмаларына зыян килә. Мондый очракта дәүләт кешегә ярдәм итәме?
 
– Республика хөкүмәте га­дәт­тән тыш хәл дип махсус карар чыгара икән, ярдәм күрсәтелә. Әле­ге уңайдан җирле һәм республика бюджетында акча каралган, – дип ачыклык кертә Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министр­лыгының мобилизация әзерлеге һәм га­дәт­тән тыш хәлләр бүлек­чәсе мөдире Рөстәм Мәрданов. – Тик шунысына басым ясарга кирәк, республика күләмендәге ярдәм зур масштабта зыян килгән очракта гына бирелә. Бу уңайдан республика Президентына мөрәҗәгать юллана. Зәй, Мөслим һәм башка районнарда булган соңгы давылдан соң, Президентка хат юллап, республика казнасыннан ярдәм хәл ителде. Ә менә федераль бюджеттан әлеге максатларга бер тиен дә акча бирелми. Шуңа күрә бар авырлык үз җилкәбезгә төшә.
 
Бер-ике районда гына көчле җил чыга икән, артык зур зыян килмәгәндә, республикакүләм каза булып саналмый. Бу вакытта район ярдәм кулы сузарга тиеш икән. “Тик районнар каза килгән хуҗалыкларга булышырга атлыгып тормый”, – ди Рөстәм Мәр­данов.
 
Шуңа күрә дә табигать бәла-казасына тарыган очракта тер­лекләрне дә, күчемсез милекне дә, чәчүлек мәйданнарын да иминиятләштерергә кирәк, ди­гән киңәш бирә белгеч. “Бу хак­та фермерларга да, эре хуҗалык­ларга да, шәхси хуҗалыкларга да гел әйтеп торабыз, – ди ул. – Бе­рәр хәл була икән, бер нәрсәсез калганчы, күпмедер иминият акчасы булачак”.

 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.06.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»