|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2010 Авыл
СЫЕРСЫЗ КЕШЕ МОНОЛОГЫБүген авылда ничек яшәсәң отышлырак? Гомер-гомергә татар кешесенә хас булган тырышлык белән көн итсәң файдалыракмы, әллә түшәмгә төкереп тик ятсаңмы? Хөкүмәткә дә эшләп, өйдә күп итеп мал-туарын да асрасаң дөресме, әллә булмаган акча өчен бил бөгеп йөргәнче, эшсез булып теркәлеп, «ватылмау» яхшыракмы? Хәер, авыл кешесе эшсез тора алмый инде ул. Булдыклылары шушы болганчык заманда да менә дигән итеп яши бирә. Куян, кәҗә, ат, мөгезле эре терлек, каз белән үрдәк, тавык, күркә асраучылар, умарта тотучылар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр һәм башкалар үз тырышлыкларыннан табыш алалармы? Ит, сөт, каймак, бәрәңгене кайда һәм ничек сатарга? Бу эш аларга канәгатьлек бирәме? «И авыл...!» сәхифәсендә һәркем үз тәүрибәсе белән уртаклашса иде. Бәлки, күп кенә укучыларыбызда кызыксыну уяныр, кайберәүләр үз киңәшләрен бирер? Кыскасы, үз тәүрибәсе белән уртаклашырга теләгән укучыларыбыздан язмалар көтәбез. Беренче мәкалә яңа рубриканы ачып үибәрү өчен язылды. Киресенчә уйлаучылар, тәнкыйтьләүчеләр, хуплаучылар – һәммәсе дә үз фикерен рәхәтләнеп җиткерә ала.
Авыл агайларының сүзләренә колак салгалап йөри торгач, күбесеннән шундый фикер ишеттем: бүген сыерсыз булу... файдалырак икән. Шуларның сөйләшкәннәрен берләштереп теркәп барудан кечкенә генә бер монолог туды.
– Быел сыерым тагын кысыр калды. Аерылу авыр булса да моңарчы сыерсыз яшәгәнемне хәтерләмәсәм дә саттым үзен. Инде өченче ел рәттән бозаусыз калдык бит, каһәр суккыры. Бер без генә булсак, сыерын алыштырыр да куяр идең. Ярый әле димме, көенечкә димме, күршеләрдә дә, урамдагы берничә кешедә дә шул ук хәл. Сәбәбен ерактан эзлисе юк: нәселле үгез калмады авылда! Аерым ашатылган һәм ябуда тотылган, сибен өзеп чыкса, ферма тирәсендәге каралты-киртәләрне пыран-заран китереп үимерә торган, очраган бер кешене күзенә ак-кара күренмәслек итеп йөгерткән һәм шул көнне бөтен авылны куркудан калтыраткан нәселле үгезең булмаса, сыер-таналарың да бозаулары белән куандырмый инде ул. Элек, колхозларның гөрләп торган чагында, нәселле үгезләр берничә булып, аларның берсен авыл көтүенә чыгаралар иде. Хәзер шуларның күк күкрәгән сыман итеп бер мөгрәүләрен сагынырга гына калды. Йә, нәрсә инде бүгенге үгезләр? Үзе кечкенәдер, сыер койрыгы тирәсендә кыяр-кыймас кына иснәнеп йөридер... Бу бит, урыс әйтмешли, «не серьезно». Элек үгез сораган сыер көтүдән туры фермага чаба иде. Хәзер исә сөтлебикәләр анда теләр-теләмәс кенә атлый. Боларына түзәр идең дә, ел саен кысыр калалар – ничә тапкыр «очраштырсаң» да, нәтиҗә юк. Ә сыерны аны, ни генә әйтсәң дә, бозау, дөресрәге, ит өчен дә асрыйсың. Болай ул бик чыгымлыга әйләнә.
Сыерын күптән бетертүчеләр исәпләп күрсәтте: кечкенә бозау алып асрасаң, сөтен сыер тотучыдан, ә маен кибеттән сатып алсаң да шактый гына акча янга кала икән. Тиенен тиенгә күчереп исәпләп карасаң, андыйлар сүзенә ышанырлык та. Печәненә, ашлыгына, онга тарттырганына, череп торган сайгагына, шуларны кертүчесенә-төзүчесенә, көтүчесенә, машина йөртүчесенә – кыскасы, барлык чыгымнарына түли башласаң, түгәрәк кенә сумма килеп чыга. Җитмәсә, авылның яңа хуҗалары (хәзер аларны төрлечә атыйлар) колхозчыга аларны кыйммәтрәк бәядән сатарга тырыша. Арзангарак эләктерим дисәң, районда, шәһәрдә үткән ярминкәләргә барырга кирәк, адәм мәсхәрәсе! Авыл кешесен нинди хәлгә калдырдылар?! Склад тирәсендә эшләп йөрсәң, өйгә көн дә буш кайтмаска һәвәс булсаң, асрар идең аны, файдасы да булыр иде. Намус белән яшәргә өйрәнгәч, урлый-талый белмәгәч – анысы да юк. Сөтне дә озак вакытлар мескен бәядән үыйдылар. Бәлки, һич югында хәзерге кебек литрына ун сум түләсәләр дә бетермәс идең.
Шулай да сыер сагындыра. Көтүдән кайтканын каршы алулар төшкә керә. Кышкы салкын кичләрдә: «Туңмыймы икән, нихәл бу?» – дип борчылып, лапаска чыгып керүләр дә онытылмый. Иң күңелле һәм мәшәкатьсез уйлар да, ни хикмәт, хайван абзарын җыештырганда, тиресен түккәндә туа. Ул бозау туган көннәр!.. Җитәр, хыялланмыйк, бүгенге авылда сыер асрау барыбер файдасыз.
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|