поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.05.2008 Мәдәният

“ДИЛЕММА”

Халкының тарихы аша үз-үзен табарга теләүче кыз тарихы... “Дилемма” фильмын караган кешеләр сүзнең нәрсә турында барганын аңлагандыр. “Алтын мөнбәр” III Халыкара мөселман киносы фестивалендә “Халык мәхәббәте” номинациясе астында җиңү яулаган “Дилемма” фильмы турында сүзләр, фикерләр күп һәм төрле. “Фильм җиңелчә төшерелгән, эчтәлеген ачып бетерә алмаганнар” диючеләр белән беррәттән “тирән фәлсәфә, эчтәлек ярылып ята” дип раслаучылар да шактый. Күпме кеше – шуның кадәр фикер... Бу хакта фильмның сценарий авторы Айсылу Хафизова үзенчә уйлый һәм фильм белән якыннанрак таныштыра.

- Фильмда профессиональ  актерлар да,  актер булмаганнар да уйный.  Танылган шәхесләрдән кемнәр бар? Санап китегез әле.

- Танылган шәхесләрдән фильмда берничә кеше бар, әлбәттә. Беренче очракта, Әзһәр абый Шакиров. Ул безнең Чистартучы картны уйный. Аның образында дәрвишлек сыйфатлары чагылыш тапкан. Дәрвишләр күп очракта җәмгыятьтә чынбарлыкны танытучы, вөҗданны уятучы, юл күрсәтүче, кыйбланы төзәтүче ролен уйный. Әзһәр абый үзе дә мондый сыйфатларга ия. Мин аны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Гаҗәеп талантлы шәхес! Минемчә, Чистартучы карт - төп һәм мөһим образ. Шулай ук танылган опера артисты Сәид Раинбәков та бу фильмда катнашты. Әлбәттә, режиссер Рамил Төхвәтуллин үзе, һәм «Зөләйха» фильмында төп роль уйнаган Илсөя Төхвәтуллинаны да тамашачы “Дилеммада” күрә ала.

- Актерлык һөнәрен үзләштермәгәннәр белән эшләве авыр булмадымы?

- Бу сорауга режиссер тулырак җавап бирә алыр иде, чөнки мин сценарист буларак артистлар белән эшләмәдем. Ләкин, минемчә, профессионал булмаган артистлар белән кинода эшләве җиңелрәк тә, чөнки кино артистлардан күп очракта театр алымнарын онытуны таләп итә.

- Фильм нәрсә турында? (Ни өчен "Дилемма"? Кыз нинди ике юл сайлау алдында кала? Кайсысын сайлый?)

- Бүгенге яшьләр алдындагы юлларның берсе - ата-ананың акчасын түгеп төнге клубларда вакытны бушка уткәрү, икенчесе - узеңне тану һәм таныту, бөек шәхес булу, чын мәхәббәткә, чиста мөнәсәбәтләргә омтылу, гореф-гадәтләрне белү һәм үтәү, ата-ананы хөрмәт итү. Уналты яшьлек Индира, әлбәттә, икенче юлны сайлый, һәм без яшь тамашачыны бу юлга чакырабыз.

- Яшьләргә акыл өйрәтү бармы фильмда?

- Юк, әлбәттә. Яшьләргә акыл өйрәтергә кирәкми, алар болай да акыллы. Олыларның вазыйфасы - мөмкинлекләрне күрсәтү, ярдәм итү. Яшәү рәвешең белән мисал булу.

- Бу фильмны төшерү кемнең идеясе? Һәм ни өчен нәкъ мондый тема сайларга булдыгыз?

- Бу идея иң элек Туфан Миңнуллинда туган. Имеш, уналты яшьлек бер заман кызы борынгы Болгар җиренә могҗизалы рәвештә килеп чыга һәм шунда яши башлый, андагы яшәү рәвешен күреп, ата-бабаларыбыз белән танышып, үзгәреп, яңадан бүгенге чынбарлыкка кайта. Аннары бу идея өстендә Мансур Гыйләҗев та эшләгән. Бу теманы мин сайламадым, әлбәттә, аны миңа Рамил Төхвәтуллин тәкъдим итте.

- Айсылу, бу сезнең ничәнче фильмыгыз?

- Бу минем беренче фильмым иде. Беренче профессиональ кино өчен язган сценарий. Моңарчы мин тик ВГИКта уку имтиханнарын бирер өчен генә язган идем. Һәм "Дилемма" минем өчен яхшы старт булды, аннан соң бер-бер артлы сценарийлар яза башладым. “Дилемма” бетүгә Рамил Төхвәтуллин "Шүрәле" мультфильмына сценарий язарга тәкъдим итте, аннары инде атаклы Казах язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Олжас Сөләйманов язган сценарий өстендә дә эшләргә туры килде. Бу зур проект, шуның өчен, акчасы да тиз табылмыйдыр. Аннары узган җәйдә "Зәңгәр күбәләкләр" исемле балалар өчен нәфис фильм өчен дә сценарий яздым. Фильм Казанда төшерелде, ләкин әлегә монтажланып бетмәгән. Көтәбез...

- Фильмны күпме вакыт төшердегез?

- Ике - өч сезон. Аннары монтаж һәм техник эшләр. Аларында мин катнашмадым.

- Иң авыры нәрсә булды?

- Сценарий язу. Эчтәлекне баету. Көне-төне персонажлар турында уйлау, образларны һәм фикерләрне тирәнәйтү. Бу эш чиргә тиң, син язган вакытта бүгенге тормыш белән яши алмыйсың. Тәҗрибәм күрсәткәнчә, профессиональ режиссер белән эшләве җиңелрәк, чөнки ул нәрсә кирәк икәнен генә түгел, аны ничек тормышка ашырырга кирәклеген дә яхшы белә. Рамил Төхвәтуллин белән эшләве авыррак булса да кызык, ул искиткеч талантлы шәхес! Артист буларак мин аны бала чагымнан ук хәтерлим һәм яратам.

- Фильм нинди телдә? Бүтән телләргә дә тәрҗемә ителәчәкме?

- Фильм рус телендә. Чөнки бүгенге яшьләр күбрәк сленгны кулланалар, ә татар сленгы әлегә юк диярлек. Шуңа күрә фильмны рус телендә төшерергә булдык. Дистрибьюторлар кирәк дип тапсалар, аны башка телләргә дә тәрҗемә итәргә була.

- Жанры буенча фильм нинди?

- Мелодрама-экшн. Яшьләр аны яратып һәм кызыксынып карыячак.

- Спецэффектлар, графика һәм башка катлаулы чаралар кулланыламы?

- Әлбәттә кулланылды, һәм бик югары профессиональ дәрәҗәдә.

- Фильм кайсы җирләрдә төшерелде?

- Казанда, Болгар җирендә, Казан артында. Фильмда Казанның иң матур җирләре төшерелгән. Болгарны исә әйтеп тә торасы юк - ул үзе матур һәм сихри.

- Фильм сатуда бармы? Ничә данә?

- Ышанасызмы? Үземдә дә бу фильм юк. Режиссер дискны бирергә вәгъдә итте. Бирер, иншалла. Ә сатуга чыгачак дип уйлыйм. Бүген генә ишетүемчә, Чех базарында сатыла башлады. Танышларым күргән.

- Бездә, татарларда, кинематограф алга китсен өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Теләк кирәк һәм техник база: павильоннар, камералар, монтажлау җиһазлары. Башкасы бар: бай тарихыбыз бар, талантлы шәхесләребез, профессиональ киношниклар бар, артистларыбыз бар. Кино, татар киносы бары тик дәүләт белән бердәмлектә генә була ала.

- Бүгенге көндә берәр нинди фильм төшереләме?

- Төшерелә. Рамил Төхвәтуллин яңа фильм төшерә. Сценарийның беренче вариантын Мансур Гыйләҗев язды, икенче вариантын - мин. Кичә генә яңа сценарийны кабул иттеләр. Август аенда төшереләчәк, Яңа елларга әзер булырга тиеш. Башкаларын әйтә алмыйм, чөнки - сер…

- Фильмны төшерергә күпме акча китте?

- Төгәл әйткәндә 12 миллион. Фильм өчен бу күп акча түгел. Гадәти катлаулы булмаган фильмны төшерү минимум 30-40 миллионга төшә.

- "Алтын Мөнбәр" белән бүләкләнгәнсез. Сезнең белән беррәттән "Алтын Минбәр"гә тагын нинди фильмнар дәгъва итте?

- “Алтын Мөнбәр” конкурсына 49 фильм игълан ителгән иде. 16 - тулы метражлы, 12 документаль фильм, 6 телевизион репортаж, 15 - кыска метрлы. Татар фильмнары дүртәү иде: "Кунак", "Бабай", "Дилемма", "121". Аларның өчесе бүләкләнде. Шул исәптән без дә. Укып кына да, тегеннән-моннан ишетеп кенә дә фикер йөртергә ашыкмагыз. Үзең карауга ни җитә!


Гөлназ СӘФӘРОВА
Барс-Медиа
№ --- | 20.05.2008
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»