поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.06.2018 Җәмгыять

Табибларның эше артачак

Пенсия реформасына бәйле рәвештә, ак халат ияләре халыкны өлкән яшьтә дә актив тормыш алып бару серлә­ренә төшендерәчәк. Кыс­касы, хәрәкәттә – бәрәкәт. Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренә караганда, пенсия яшен арттыру актив тормыш алып бару чорының озынаюына да ки­терәчәк.

Ә бер урында тик утырмаска халыкка табиблар ярдәм итәчәк, дип көтелә. “Гел хәрәкәттә булган өлкәннәр­нең биологик сәгате яхшырак эшли. Алар, лаеклы ялга чыгуга эштән киткән яшь­тәш­ләренә караганда, үзлә­рен яхшырак хис итә”, – дигән министр. Галимнәр исә тагын да кү­тәренкерәк рухтагы фикер белдергән. Әйтүләренә караганда, бүген “биологик картаю” акрынрак бара икән. Хә­зер алтмыш яшьлекләрне шартлы рәвештә генә әби-бабай дип атарга мөмкин, дигән алар. Кеше активрак булган саен, озаграк яши, дип тә өстәгәннәр.
 
Министрлыкның штаттан тыш баш гериатры (өлкән яшьтәгеләрдә очрый торган авыруларны профилактикалау һәм дәвалау белән шө­гыль­ләнүче белгеч) Ольга Ткачева сүзләренә караганда, эшкә сәләтлелекне югалт­мас өчен дә гомер озынлыгына караганда, әнә шул актив тормыш алып бару чорын арттыру мөһимрәк. Бак­саң, 1950 нче елларда илдә кырык яшьлекләрнең биологик яше бүгенге алтмыш яшьлек­ләр­неке кебек булган. “Хәзер исә алтмыш яшьлек чиккә җи­түчеләрне шарт­лы рә­веш­тә генә картлар дип әйтергә мөмкин. Медицина күзлеген­нән караганда, алар­ның организмы шактый нык әле”, – дигән белгеч. Табиблар кеше­ләрнең иртә үлеменә китер­гән сәбәпләр­не дә ачыклаган. Болар – югары кан басымы һәм симерү. Тик­шерү нәтиҗә­ләреннән кү­рен­гәнчә, эшкә сәләтле яшьтәге ир-атларның һәр өченчесе бә­хетсезлек очрагына юлыгып, төрле тән җәрәхәтләре алып яки хәмер белән агуланып үлә. Шуңа күрә халыкның үз сәламәт­легенә карата мөнә­сәбәтен үзгәртергә ки­рәк, ди­гәннәр.
 
Пенсиягә чыгу яшен күтәрү матавыгы исә бер безгә генә хас түгел, җә­мәгать. Әнә әле шушы көннәрдә генә Швеция Хө­күмәте дә бу җәһәттән тәкъдим керткән. Тик безнең Хөкүмәт тәкъдиме белән аларныкы арасындагы аерма – җир белән күк арасы. Төньяк Европадагы иң алга киткән илләрнең берсендә тиешле закон кабул ителгәннән соң, эш бирүче хезмәт­кәрне 69 яше тулгач кына пенсиягә озата алачак. Хәзергә, закон нигезендә, эшне иң иртә ташлаучылар – 61 яшьтә, ә иң соң ташлаучылар 67дә пенсиягә чыга.  Шве­циялеләрнең бердәнбер кай­гысы  – пенсиягә соңрак чыгып, үзеңне ничек тә озаграк яшь итеп, эшкә сәләтле итеп тою. Шуңа күрә хезмәт министры Юханссон, безнеңчә әйтсәк, “гомер көзе”нә аяк басучы­ларның хәленә кереп, аларга озаграк эшләү мөмкинлеге бирү өчен җан атып йөри.
 
Менә шулай, Россиядә пенсия алды яшенә җитүчеләр Хөкүмәтнең лаеклы ялга чыгу яшен озайту тәкъди­меннән кара кайгыга баткан бер мәлдә Швеция Хөкүмәте   моңа охшаш тәкъ­дим белән халыкның күңелен күрергә тырыша. Әйе, ил халкының эштән тәм табарга сәбәбе бар: биредә уртача хез­мәт хакы безнең акча белән исәп­ләгәндә 200 мең сум тирәсендә тир­бәлә. Меди­цинаның бик көчле булуыннан чыгып фикер йөрткәндә, ке­шеләре дә азрак авырый, хәтта алт­мыштан узганнарның да көчләре ташып торадыр. Уртача гомер озынлыгы да сөбханалла бит: ир-атлар­ның – 80, хатын-кызларның – 84 яшь чамасы. Һәй, мондый шартлар булганда, без­нең халык та пенсиягә чыгарга атлыгып тормас иде анысы... Россиядә 55 – 60 яшьтә пенсия ала башлауның, лаек­лы ялга китү мөмкинлеге бирүдән бигрәк, эшне дәвам иттереп, хезмәт хакына берникадәр өстәмә буларак күңелне җылытуы беркемгә дә сер түгел. Бигрәк тә гомер буе аз хезмәт хакы алучылар пенсиягә чыккач кына, эш хакына азмы-күпме пенсия акчасы да өстәлүен күреп, үзен кешегә саный башлады. Моңарчы...  Ә Швеция халкы, алда әйтеп үткә­не­безчә, пенсиягә китүдән курка. Гәрчә пенсия күләме хәтта иң артта калган дип саналучы провин­цияләрдә дә безнең акча белән 125 мең сум чамасы булуына карамас­тан (Стокгольмда – якынча 162 мең сум).  Кыскасы, биредә эшләгәндә дә, лаеклы ялга чыккач та акчасызлыкның нәрсә икәнен белүче юк. Ярар, бу дөньяда хет кемнәргә булса да рәхәт, дип үз-үзеңне тынычландырсаң гына инде...

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.06.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»