поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.06.2018 Ана теле

Журналист тексты телбизәксез була аламы?

Бу юлы да язмабызны бер искәрмәдән башлау сәбәбе килеп чыкты. Шәхсән үзем бәйрәм, юбилейларга әлләни мөкиббән китмәсәм дә, әле менә ничектер шундыерак бер фактка диккать ителде: Матбугат.руда “Ана теле” сәхифәсе эшли башлауга бер ел тулган икән. Тел куллану темасына кырык язмабыз, интернетчыларыбызның шул язмаларга бәйле уннарча фикер, тәкъдиме бәян ителгән.

Боларга бәя бирү, ниндидер нәтиҗә ясау әлегә иртәрәктер; хәер, бу безнең эш тә түгел; моны искә алуыбыз сәхифәгә юл ачкан, аны түземлек, тырышлык белән башкарып килгән Матбугат.ручыларга, активлык күрсәткән интернетчыларга рәхмәт әйтү форсатыннан файдаланып алу теләгеннән генә. Исән-сау булып, телебез хакына, аны саклау,фәнни өйрәнү, яшьләргә җиткерү хәстәрен күрүдә киләчәктә дә уңышларга ирешербез дигән теләктә калучы Илдар абыегыз дип белерсез.
 
Хәзер төп темабызны дәвам иттерәбез. Татар телендә оештырылган сөйләм төрләре бихисап. Телбизәк кулланмаганнары бик тә аздыр. Кулланганнарының барысын да күзәтү, анализлау, һәркайсына аерым язма багышлау бу форматта мөмкин гамәл дә түгелдер. Без үзебезнең төп фәнни кыйблабыз журналистик-публицистик сөйләмне максатчан күзәтүне дәвам иттерү мәслихәт булыр дибез. Үткән язмаларга карата интернетчыларыбызның фикер, тәкъдимнәре дә шул ниятне ныгыта ¬– бу тезиска караган берничә сорау булды; аннары бит, теге язмаларда “газет сөйләмендә “әдәби тел” булмаска тиеш” дигән “кысыр” бәхәскә дә кысылырга мәҗбүр булган идек. Очына чыгарга кирәктер бит. 
   
Фикерне моңарчы фәндә ачыкланып, еллар буе бәхәссез кулланылып киленгән хакыйкый тезислардан башлыйк. Телбизәк хәзинәсе (фразеология) белән газетта ике юнәлештә эш ителә: гомуми телдә йөргән (әйтмә сөйләмдә һәм язма стильләрнең һәркайсында) фразеологизмнарны чикләүсез куллана алу һәм мөстәкыйль сөйләм (стиль) хокукы кысаларында үзенә хас фразеологизмнар формалаштыру. Газет сөйләменең стильләр синтезы нәтиҗәсендә оешуы фразеологизмнарны күпләп һәм чикләүсез куллана алуында тагын бер кат күренә.
   
Мондый нәтиҗәне фәнни даирәгә бәян иткәнгә инде ярты гасыр чамасы үтеп киткән. Күзәтү-өйрәнү дәвам иттерелгән. Яңа нәтиҗәләр ясарлык материал тупланган: фразеологизмнар бу чорда да каләм әһелләренең ышанычлы, үтемле тәэсир чарасы булып кала биргән. 
   
Алай да җитмешенче еллардагы күзәтүләрне искә төшереп алыйк әле – алардан бит бүген дә ярап куярлык нәтиҗәләр ясалган булган.
   
... Газетта метафорик тропларның беренче бурычы социаль мөнәсәбәтлек, конкретлык төсмерен көчәйтү булса, бер үк вакытта алар хисси-экспрессив чара ролен үтәүдән дә туктамый. Чын мәгънәсендә иҗат җимеше булган троплар ике функцияне дә үти. Моны, ягъни сурәтләү-бизәкләү чаралары белән эш итү үзенчәлекләрен фразеологизмнар мисалында киңрәк, күләмлерәк күрсәтергә була. Башта газет язмаларында фразеологизмнарны ни дәрәҗәдә куллану мөмкинлеген, чыганакларын күзаллау өчен мисаллар китерик: Сөтчелек фермаларында кичекмәстән хәл ителергә тиешле эшләр өелеп ята (С.Т., 1979, 18 сент.); Идарәнең төпләнеп эшләрлек кадрлары юк диярлек. Идарә коллективы үз кабыгына бикләнгән. Бу хәл мактаулы коллективның йөзенә кызыллык китерә. Проектчылар моңа колак салсыннар иде (Шунда ук); Председателебез сүзен аяк астына сала торганнардан түгел, вәгъдә итә икән, утка-суга керер, үтәми калмас; – Ашатырга азык юк!– диләр алар, күзләрен дә йоммыйча... Азык дигән сүз сыныкка сылтау гына (Ленинчы, 1979, 7 июль); Исереккә дәшмә, сәламен алма, диләр, дөрес икән (С.Т., 1979, 15 март); Сайрашыр чак җитә; Кулларыннан гөл тама (баш исемнәре) (С.Т., 1979, 25 март). 
   
Бу иҗади процессның үрнәкләрен бүгенге журналистик әсәрләрдә көндәлек очратып торабыз. Менә фразеологизм, әйтем, канатлы гыйбарәләрне максатчан куллануга җурналистлар текстларыннан мисаллар. Күзәтик әле – бүгенге журналистлар “нишләтәләр икән” халык фразеологизмнарын.
   
“...Дөрес, мәгарифне модернизацияләү программасы әлегә ул – тумаган тай гына. Укытучылар аны шөбһәләнеп көтәләр, күпчелек мәгариф системасының билен сындырып, эштән чыгарып ташламагае дигән фикер ягында...” (Б.Хаков Т.я, 2010, 28 гыйнв.); Бала күңеле нигә далада? (С.Садрисламова. В.Т.,2010, 21 сент. Башисем).); Диңгездән бер тамчы (К.Сәгъдәтшин. В.Т., 2010, 21 сент. Башисем); Җиде кат уйла... (Р.Бикчуров. В.Т., 2010, 21 сент. Башисем.); Үз туксаннары туксан (В.Т., 2010, 14 сент. Башисем); Кәкре каен турая (В.Т., 2010, 11 сент. Башисем); – Мәсгут ага, күптән түгел Барда районында сезнең иҗатыгызга багышланган фестиваль уздырдылар. Үз илеңдә солтан булудан да зур бәхет юктыр ул. (А.Хәсәнева. В.Т., 2010, 26 ноябрь). 
   
Күрдек ки, әлеге мисалларда телбизәкләрне – фразеологизм, әйтем, мәкальне төрлечә үзгәртеп (аерым компонентларын кыскартып, яисә берәр мәгънәви яисә композицион кисәк өстәп (әйтик, мәкальнең бер компонентын – беренче яисә икенче өлешен генә –яртысын гына алу) юлы белән үзгәртеп бәян итү үрнәкләре чагылды.
   
Фразеологизмны әсәрнең эчтәлек егәрлеген көчәйтү өчен генә түгел, композиция-сюжет мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендә файдалануга да мисаллар очрап тора. Менә башисем “Теге тырма онытылмаган” дип атала. Фразеологизм тулаем үзе дә түгел, аның нибары бер сүзе (тырма) бөтен бер образ буларак күз алдына килеп баса; “теге тырма” гыйбарәсе янә өстәмә ассоциация тудыра, сурәт ясала, кызыксыну, укыйсы килү теләген көчәйтә. Фразеологизм тулы эчтәлегендә һәм рәвешендә текстта кабатлана, укучы аның тәэсир көчен тоемлап, канәгатьлек ала. “Икенче тапкыр бер үк тырмага басарга кирәкмәгәнлеге – аңлашыла торган нәрсә. Хәер, безнең илдә ул тырмаларга басуны маңгай ватылгач та туктату гадәте юк үзе” (С. Кутушев.Б.,г., 2010, 27 гыйнв.).
   
Фразеологизмны композиция элементы буларак текстның буеннан буена истә тотып аны кабатлау уңышлы алым була ала. “Бер чакны телевизордан Белоруссия президенты бу уңайдан “Эт өрер – бүре йөрер”, дигән иде. Монда да шулай түгелме соң? Газет укучы шулай дип сорау бирә. Ә журналист җавабында болай дип тәмамлый: Әйе, бүре йөри, әмма этнең өреп торуы аркасында абзарга керә алмый... (И.Сираҗи. Б.г., 2013, 20 март).
   
Әсәрнең композициясе тулысы белән телбизәккә нигезләнеп корыла – менә М. Бакировның “Хәйләсез дөнья файдасыз” юморескасы (М.җ., 2013, 14 июнь).
   
– Студент иптәшләр, барыгызның да исендәдер, без узган җыелышта группада өлгерешнең начар булуы, күп дәрес калдыруыгыз турында сөйләшкән идек.
   – Үткән эшкә салават, абый. Булган эш булган, үкенүдән узган (Ассызык безнеке – И.Н.).
   – Ләкин бүген мин шул ук темага яңадан әйләнеп кайтырга тиешмен. Һаман төзәлергә уйламыйсыз. Күпме артта сөйрәлергә мөмкин инде.
   –Чыбыктан төз булып булмый, абый. Дүрт аяклы ат та абына.
   – Әнә, икенче группаны мактап бетерерлек түгел. Барысы да укырга атлыгып тора.
   – Күрше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек була инде.
   –Узган семинарга да әзерлексез килгәнсез. Сүз берләшкәндәй, барыгыз да авызыгызга су капкандай утыргансыз.
   –Бәй, оста барда кулың тый, остаз барда телең тый, диләр ич. Сөйләвең көмеш булса да тик торуың алтын.
   – Тик тормыйсыз шул, лекция вакытында гел шаулашып утырасыз. Укытучы тактага берәр нәрсә язарга тотынса, шундык базар ясыйсыз.
   –Берәүнең кулы уйный, берәүнең – теле. Үзегез беләсез: күп авыздан күп сүз чыгар.
   –Алай бик күп сөйләргә яратасыз икән, нигә соң сез тел фәннәрен юньләп үзләштермисез, нигә тел культурасына өйрәнмисез?
   –Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, абый.
   –Акланырга дисәң, сез оста инде. Ә менә китапханәгә, уку залына нигә йөрмисез? Яшь укытучылар, аспирантлар шунда, ә сез берән-сәрән генә.
   –Тауга карап, тау булып булмый ич инде. Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый.
   –Болай булсагыз, имтиханда да бозау хәлендә калырбыз, дип бер дә борчылмыйсызмыни? Анда бит сезнең кәҗә маегызны чыгарачаклар.
   –Йон уңаена сыпырсалар, кәҗә дә күтәргән койрыгын селкетә. Әгәр укытучылар безгә ачкыч тапса, бик үк батырмаса, без. студентлар, судан да коры чыга торган халык лабаса.
   –Болай мәкаль-әйтемнәр белән генә сөйләшергә кайда өйрәндегез соң сез? Фольклор дәресендәме?
   –Халык иҗатын без мәктәптән үк яратабыз инде. Ә монда аларны ситуациягә, җаена карап кулланырга сез үзегез өйрәттегез ич.
   –Менә сиңа мә: авыртмаган башка тимер таяк! Алайса мин дә сезгә бер мәкаль әйтим әле. Ишеткәнегез бардыр: халыкта шөшле сораганга балта бирмиләр, дигән гыйбарә бар. Сез бит мәкальләрне, мантыйк-логика белән исәпләшмичә, урынсыз кулланасыз.
   – Ә сезнең абый, хәйләсез дөнья файдасыз, дигән мәкальне ишеткәнегез бармы? Әйтегез әле, анысы кем файдасына сөйли? (М.җ., 2013, 14 июнь).
 
Бу мисаллар, башлыча, телбизәкне эчтәлегенә карап үзгәртүгә карады. Ә бит җурналист текстында фразеологизмны форма-төзелеше ягыннан да үзгәртеп була. Инде китерелгән мисаллардан да күренгәнчә, фразеологизмнарны ситуатив кулланыр өчен аларны төрлечә үзгәртергә, иҗади эшкәртергә туры килә. Бу процессның төрле алымнары бар. Алдагы язмада без аларның журналистик-публицистик стильдә урын алганнарына тәфсиллерәк тукталырбыз.
                                                     Илдар Низамов,
                              филология фәннәре докторы

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 28.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»