поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.06.2018 Матбугат

Айгөл Бәдретдинова: “Кайбер чакларда камера алдында йөрәк жу итә”

“Татарстан хәбәрләре” тапшыруының алып баручысы һәм хәбәрчесе Айгөл Бәдретдинова 7 елдан артык “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә эшли. Айгөл белән ТНВдагы эшчәнлеге һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

- Айгөл, үзең белән таныштыр әле. Кайда тудың, нинди гаиләдә үстең?

- Мин Казандатудым. Әтием- төзүче, әнием -сатучы. Бүген инде икесе дә лаеклы ялда, әмма һаман да эшлиләр. Абыем да әти эзеннән китте, төзелештә эшли. Икеулы бар.
 
- ТНВ каналына ничек урнаштың? Ни өчен “Татарстан хәбәрләре”н сайладың?
 
- ТНВ каналына, ялгышмасам,университетның 2-3нче курсында укыганда, практика узарга дип килдем. Ул чагында «Хәерлеиртә» (бүген ул «Манзара») тапшыруына сюжетлар эшли идем. Укуны тәмамлагач, рәсми эшкә  урнаштым. 3 ел һава торышын алып бардым. Аннары “Хәбәрләр” тапшыруында кастинг уздырдылар, үземне шунда сынадым. Шулай итеп, “Татарстан хәбәрләре” тапшыруын алып бара башладым. Ни өчен килдем? Миңа оперативлык, төрле җирдә булу, һәр көн яңа кешеләр белән аралашу ошый. Хәбәр жанрын да, иҗади темаларны да яратам.
 
- Тележурналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
 
-Үз эшен чынлап торып яратырга тиеш, чөнки ул бик күп вакытны ала. Яллар турында онытырга туры килә. Хәбәрләр һәрвакыт позитив булмый, шуңа күрә үзеңне кулда тоту, хисләргә, провокацияләргә бирелмәү, тыныч караш, аек акыл кирәк. Тележурналист фактлар белән эшитәргәтиеш. Кешеләрне психологик яктан тою да бик мөһим. Тагын да зур нәрсә: башта ботка булмасын өчен юк-бар нәрсәгә игьтибарбирмәү.

- Туры эфирда эшләгәндә көтелмәгән хәлләрнең булганы бармы? Андый хәлдән ничек чыктың?
 
- Ууу, бихисап! Нинди генә хәлләр булмый, кайсыларын сер итеп калдыру да кирәктер (көлә).Әйтәсе сүзне онытып, камерага карап берничә секунд аптырап утыру да була. Беркөнне спорт алып баручысы эфирга чак төшеп җитте. Ул урынына утырганчы, миңа сүзләрне сузыыып-сузыыып, табигый булмаган рәвештә сөйләргә туры килде. Эфирда видео бара иде, мин кадр артында сөйлим. Ул шундый мәзәк иде: мин берни булмагандай сөйлим, ә спорт алып баручысы кабалана-кабалана микрофон каптыра. Аннары режиссер икебезне дә эфирга биргәч, көләсе генә килә бит, ярамый. Иягемне көчкә кысып түздем. Эфирдан алгач, рәхәтләнеп көлдем инде.
 
- Кадрда үзеңне тоту буенча киңәшләрең?
 
- Табигыйлык кирәк. Текстны аңлап, үзең аша кичереп, сөйләү мөһим. Бу вакыт белән килә. Һәрвакыт нәрсәгәдер өйрәнергә кирәк. Әле хәзер дә кайбер чакларда камера алдында йөрәк жу итә.
 
- ТНВ каналында яратып караган тапшыруың?
 
- “Хәбәрләр”, әлбәттә, “Таяну ноктасы”. Калганына өлгермим. Телевизор карамыйм мин.

- Журналист булмасаң, кем булыр идең?
 
- Эколог булыр идем. Табигатьне яратам, аны кызганам да.

- Хәбәрчеләр арасында дуслык ни дәрәҗәдә көчле? Бәйрәмнәрне бергә үткәрәсезме?
 
- Әйе, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез - эштә. Дуслык - зур байлык ул. Хезмәттәшләр арасында - хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт. Коллегаларымда юмор хисе көчле, эшләве күңелле, рәхәт. Алай булмаса, эшләп тә булмасиде. Уртак шаяртулар белән көн сизелми дә үтеп китә.
 
- Ни өчен син ТНВны яратасың?
 
- ТНВ - ул мине университеттан ук сыендырган икенче йортым. Ул миңа яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Ышанычтудыра, чөнки аның тарихы, төпле нигезе бар.
 
- Тормышта һәрвакыт максатларыңа ирешәсеңме?
 
- Минем начар ягым бар: мин булдыра алмаган әйберләр турында хыялланмыйм, каядыр ашкыну, омтылу юк. Бу начар сыйфат дип саныйм, чөнки үзеңә ышану - уңышның 50 проценты. Әмма мин агым буенча барырга яратам. Аның каравы - булганына сөенеп яшим. Ничектер үзеннән-үзе ирешелә. Максатка да түгел, теләкләр тормышка аша. Әлбәттә, сиңа кирәкле әйбер булса.
 
- Айгөл, тәүге тапкыр кайчан гашыйк булдың?
 
-Иң беренче тапкыр 23 яшьтә гашыйк булдым. Бүгенге көндә без ул егет белән аралашмыйбыз.

- Әлегә кадәр кияүгә чыкмавыңның сәбәбе нидә? Гомумән, бу хакта фикерләрең белән уртаклаш әле.
 
- Кияүгә чыкмавыннан оялган кешене аңламыйм. Гомумән, аларга елмаеп карыйм. Татарларда фәлән яшьтә шулай, фәлән яшьтә болай булырга тиеш, дигән үзенә күрә бер программа бар. Бернинди “тиеш” тә юк, андый әйберләр бернинди законда да, кодекста та язылмаган. Кеше иртә кияүгә чыгарга тели икән, чыксын. 15 яшьтә бала табарга тели икән, тапсын. Кешене гаепләргә ярамый. Кеше үз хаталарын үзе танырга, тормышын үзе көйләргә тиеш. 

- Бүген очрашып йөргән кешең бармы?
 
- Сөйгән егетем бар, мөнәсәбәтләребез турында сөйләргә теләмим, бу – шәхси. Ләкин шуны әйтә алам: мин хыялымдагы кешемне, чын мәхәббәтемне очраттым. Менә инде дүрт ел очрашып йөрибез.

- Бүләкләр кабул итәргә яратасыңмы?
 
- Яратам. Ә шулай да минем өчен иң зур бүләк – игътибар, вакытында әйтелгән сүз.
 

---
ТНВ
№ --- | 28.06.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»