|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2010 Экология
ҮТЕРГЕЧ “ЧИСТА СУ”Белгечләр республика халкы эчә торган суның чисталыгын тикшергән. Краннан аккан “хлорка”га гына түгел, кибеттә сатыла торган шешәле суга да, хәтта, фильтр аша чистартылганына да игътибарлы булырга киңәш итә алар. Ә “Чиста су” программасы хакында әйтеп тә торган юк. Статистика мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләрнең яртысы диярлек “чиста су”ны кибеттән сатып ала икән. Халыкның 18 проценты фатирда су чистарта торган фильтр урнаштырган. Ә россиялеләрнең 15 проценты көянтә белән чишмәгә йөри. Хәер, краннан аккан судан канәгать булучылар да җитәрлек. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Аида Черкашина әйтүенчә, халыкның 20 проценты эчәр суга артык игътибар бирми.
Инспекциядә эчә торган суга дегустация үткәргәннәр. Нәтиҗәдә, шешәдә сатыла торган су җиңгән. Фильтр аша чистартылганы исә “өчле”лек кенә бәяләнгән. Әмма белгечләр әйтүенчә, кибеттәге суның да кимчелекле яклары җитәрлек. Анда организм өчен кирәкле матдәләр юкка чыгарыла. Иң мөһиме – шешәдәге суда тоз юк. “Үле” суны эчүнең файдасы да шул кадәр генә. Мәскәүдә исә “Чиста су” программасы нигезендә куелучы Петрик фильтрларын сынап караганнар. Нәтиҗәдә, суны беренче булып татып караучылар 15 минут эчендә җан тәслим кылган.
Кечкенә кыслачыкларны башта гадәти суга җибәргәннәр. Җан ияләре анда 96 сәгать яшәгән. Суны Петрик фильтры аша сөзеп, кыслаларны “чиста су”га урнаштырганнан соң исә алар анда ярты сәгать тә тора алмаган, 10-15 минутта үлеп беткәннәр. Әллә шуңа күрәме, соңгы арада “Бердәм Россия” партиясе уйлап тапкан программаны башкасына алыштырырга кирәк, дигән фикерләр еш яңгырый башлады. Кайберәүләр әйтүенчә, акчаны шикле “чиста су”га түккәнче, суүткәргеч торбаларны алыштыру өчен тотарга кирәк. Күгәргән суүткәргечләрне пластик торбаларга алыштыру очсызгарак та төшәчәк, файдалырак та булачак. Тик түрәләр әлеге программадан баш тартырга җыенмый. Быел программаны тормышка ашыруга ил казнасыннан 5 миллиард сум бүлеп бирелгән. Әмма бу акчаның безгә файда китерәчәге генә икеле.
|
Иң күп укылган
|