|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2018 Спорт
Татарстан көрәшчеләрен Федераль Сабантуйга кертмиләр?7 июльдә Чабаксар шәһәрендә Федераль Сабантуй узачак. Көрәшчеләр арасында әлеге бәйрәмгә Татарстан егетләрен кертмиләр икән дигән сүз таралды. Гагарин Кубогы катнашында узган Урта Бирәзә авылы Сабан туенда чыннан да республикабызның иң көчле көрәшчеләре җыелган иде. Шунда кайберләре үзләренең алдагы планнары белән уртаклаштылар. «Федераль Сабантуйга барасыңмы соң?» дигән соравыма берничә көрәшче «Анда безне кертмиләр бит» дип җавап биргәч, аптырап калдым.
Федераль Сабан туйларында төрлесен күргән бар. Төп бүләкне Татарстан көрәшчесенә бирмичә, башка төбәк татарларына биргән чаклар да булды, безнекеләрне кысарга тырышулар белән дә шактый очраштык. Заманында шул ук Әстерхан кадәр Әстерханга Рөстәм Мухамов белән Илдар Аббасовның машина артыннан машинада килүләрен дә күргәнем бар иде. Түбән Новгородта узган Федераль Сабантуйда килеп чыккан ызгыштан соң, узган елгы бәйрәм тынычрак та, милли көрәш ягыннан караганда гаделрәк тә үткән иде кебек, моны журналистлар да, көрәшчеләр дә Россиянең көрәш федерациясе җитәкчелегенә яңа кешеләр килү белән бәйләгән иде.
Әмма ил күләмендә уза торган милли бәйрәмебезгә Татарстан егетләрен кертми калуларын әле ишеткән дә, күргән дә юк иде.
Бу турыда әле тагын да язылыр, әлегә исә көрәшчеләрнең фикерен беләсе килә. Федераль Сабантуйга Татарстан көрәшчеләре кертелергә тиешме? Милли бәйрәмебез мәйдан хуҗалары һәм башка төбәкләрдән килгән татарлар өчен генә оештырылсынмы? Сабантуйның төп бүләген барыбер Татарстан егетләре алып китәчәк, шуңа аларны кертеп торырга кирәкме икән?
Ничек уйлыйсыз?
--- |
Иң күп укылган
|