|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда йортка ауган кранны сүтәләр (ФОТО, ВИДЕО)Казан янгын сүндер-коткару отряды йортка ауган кранны сүтә башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. “Татар-информ” кичә көчле җил аркасында Казанда Альберт Камалиев урамындагы 18 катлы йортка кран ауганлыгын хәбәр иткән иде.
Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кран конструкциясен күтәртү механизмы ярдәмендә күчерергә әзерли. Алар әлеге процессны җиңеләйтү өчен кранны сүтә.
Шулай ук гидравлик җиһаз ярдәмендә куркыныч тудыручы эленеп торган элементлар алына.
--- |
Иң күп укылган
|