• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Гөлүсә Исмәгыйлева
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137
  • Зеленодольск районы Карәтмән авылында йортка фундаменты булган тигез җир участогы сатыла. 25 сутый. Газ, су, телефон чыбыгы участокка кадәр китерелгән. Бәясе 600 мең сум. Торг. Казаннан 45-50 км. Бик матур, мәчетле татар авылы. Шалтыратыгыз: 8917-90-68-047; 88437128116
  • Актанышбаш. Бәрәңге сатам. Эре һәм вак. Эресе тоннага якын, вагы 2,5 центнер тирәсе. 8 917 934 38 46
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128

 

 

 
Архив
 

25.06.2018 Мәдәният

Театрлар Сабан туеның идея авторы Әтнә халкына зур рәхмәтен белдерде (ФОТО)

24 июньдә, Əтнә районының Каенсар урманының Мәхәббәт аланында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты. Сабан туе ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Бәйрәмне күпсанлы тамашачылар, шулай ук Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да карады.

Сабан туен Əтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ачып җибәрде. 
 
Сабантуйның мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә бар иде. Ул бәйрәмдә катнашучыларга, тамашачыларга Мәскәү татарларыннан зур сәлам җиткерде. Равил Әхмәтшин Татарстан театр әһелләренә мөрәҗәгать итеп:
 
“Мәскәүлеләр сезне бик ярата. Аларның сезнең иҗатка булган кызыксынуы, ихтирамы елдан-ел арта. Чөнки театр – ул мәңгелек. Икътисадта авырлык туганда да, сугыш барганда да театр эшен туктатмый. Сезне Мәскәү каласында көтеп калабыз!”, – диде. 
 
 
Театрлар Сабан туеның идея авторы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Фәнис Мөсәгыйтов Сабан туен оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, аның командасына, барлык хөкемдарларга һәм ачык йөзле Әтнә халкына  зур рәхмәтләрен белдерде. 
 
Театр Сабан туенда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты. Ул һәр театр чатырына кереп, һәрберсе белән аралашырга мөмкинлек тапты. Сабан туеның театральләштерелгән тамашасын быел да Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры күрсәтте. Соңрак бәйрәм традицион уен-ярышлар белән дәвам итте. Театр әһелләре йомырка куелган кашык кабып йөгерде, капчык киеп ярышты, чүлмәк ватты, аркан тартышты. Һәм, әлбәттә, Сабан туеның кульминацион ноктасы милли көрәш иде. Тинчуринлылар быел да сынатмады – Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин 80 кг.га кадәрге авырлык категориясендә II урынны яулады. 
 
 
Баш батыр булып исә Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Аңа, матур гадәт буенча, ТР Президенты бүләге – “Лада Веста” автомобиле ачкычы тапшырылды. 
 
Мәгълүмат өчен. Республикакүләм театрлар Сабан туеның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.
 
 
Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә. 
 
Әлеге бәйрәм Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла. 
 
 
Төрле елларда әлеге Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде. 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 25.06.2018
Тинчурин театры печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments