|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2018 Шоу-бизнес
Миләүшә Сибгатуллина Наил Алан турында хатирәләрен яңартты«ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер тапшыруның баш мөхәррире) Миләүшә Сибгатуллина Матбугат.руга вафат булган татар журналисты Наил Алан турында җылы хатирәләрен сөйләде. "Бик кешелекле, нечкә күңелле иде, - дип искә алды аны Миләүшә ханым. - Һәрбер мәкаләсе татар, татар җаны, татарның киләчәге турында кайгыртып язылган иде". Баксаң, Миләүшә Сибгатуллинаның университетка укырга керүе дә Наил Аланның рухландыруы-канатландыруы аркасында булган икән. "Җәй айларында Наил абый университетта пионервожатый иде. Үзе "Каз канаты" ансамбленә йөреп, шуны безгә сөйләп, кызыктырып, "Каз канаты" репертуарыннан биюләр дә өйрәтә иде. Укырга керүем дә шул рухландыру белән булды", - дип сөйләде безгә Миләүшә Сибгатуллина. Шулай ук укыгыз: Наил Аланны соңгы юлга озаттылар (ФОТО, ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|