|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2010 Милләт
ТАТАР БУЛСАК – БУЛЫЙК ИНДЕМин «Бердәмлек» газетасына чыга башлаганнан бирле язылам. Менә егерменче ел инде атна саен яраткан басмабызны таратып йөрүче хат ташучыбызны зарыгып көтеп алам, газетада басылган һәр мәкаләне башыннан азагына кадәр укып чыгам, санын-санга төпләп куям. Ник дисәгез, айлар, еллар узгач, “Бердәмлек”не кабат алып укуы тагын да кызыграк икән. Ул мәкаләләрдән Самара татарының да тарихы барын тоясың, тормыштагы уңай үзгәрешләрне күреп шатланасың, начарларын күреп көенәсең. Ә газета төпләмәләрен актарып утырырга вакыт җитәрлек хәзер, мин бит күптән пенсиядә инде. Яшь чакта колхоз фермасында ветеринар булып хезмәт иткән идем. Әле дә кешеләргә файдалы булырлык көч тоям. Тик безнең авылда ферма күптән юк инде, ә шәхси хуҗалыкларда мал-туарны бик аз асрыйлар хәзер.
Шулай пенсионер тормышы белән яшәп ятабыз. Ә инде бик күңелсез булып китсә, Самарага кызым Фәнүзә янына барып кайтам, оныкларны күреп сөенәм дә тагын авылга кайтып китәм.
Ә менә Самарага соңгы килүемнең сәбәбе – өлкә татар милли-мәдәни автономиясен булдыру конференциясе иде. “Бердәмлек”тә автономия оештырылу турында мәкаләне укыгач, бу тарихи вакыйгадан читтә калмаска булдым. Ә кызым мине шәһәр буйлап берүземне җибәрергә шикләнде. Шулай итеп, Фәнүзә белән икәүләшеп бардык бу чарага. Миңа, татар эшләре белән кызыксынучы кешегә, татар зыялыларының әйткән фикерләре күп нәрсәгә күзләремне ачты. Бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның ялкынлы чыгышы ошады миңа: “Татар бердәм булып барырга, хакимият алдында үзара ызгышларны күрсәтмәскә тиеш”, –дип сөйләгәне әле да колагымда яңгырый сыман.
Аның чыгышы 1997 елда “Бердәмлек”нең 48нче санында басылган Туфан Миңнуллинның “Татарның әхлаки кодексы”ның аһәңе булып яңгырады сыман. Анда да бит: ”Татар кешесе! Горурлан! Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Синең өчен барлык халыклар да тигез. Әмма бүтәннәрне хөрмәт иткәндә, үзеңнең дә гадел хөрмәткә лаек икәнлегеңне онытма!” – диелгән.
Мин шул кодекс турында озак еллар уйланып йөрдем һәм аны тулы түгел дип таптым. Татарны ислам дине, татар ислам динен саклап калды, дибез икән, без татар милләте генә булып калырга тиеш түгел, ислам динен тотучы мөселманнар да булырга тиешбез. Ата-бабаларыбыздан этник мөселман булып туган булсак та, безне татарлыгыбыздан, динебездән читләштерергә, безне милләт буларак санга сукмаска омтылучылар булмады түгел. Шуңа күрә “Татарның әхлаки кодексы” булуын бик урынлы дип табам. Тик менә, бәлки, инде соң булса да, Кодексның икенче бүлегенең беренче җөмләсеннән соң: “Син, Фитри иман белән туган ислам динен тотучы мөселман кешесе, “Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәд рәсњлуллаһи”, дип, иман китер, ислам динеңне, иманыңны сакла, динебезгә куәт бир. Шулай ук туган телеңне өйрән, сакла, гореф-гадәтләребезне, тарихи традицияләребезне хөрмәтлә”, ә унберенче бүлеккә: “Татар кешесе! Аңлы бул, милләтеңне, телеңне, динеңне югалта торган катнаш никахларга кермәскә тырыш!” – дип өстәр идем.
Денис авылы, Шенталы районы.
Расемдә: Миннехан ХӘКИМОВ кызы Фәнүзә белән Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясен оештыру конференциясе башланыр алдыннан.
Миннехан ХӘКИМОВ. |
Иң күп укылган
|