|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2018 Җәмгыять
Мәдәнә болынында бакчаМәдәнәле Равил Салехов (фотода) яңа КФХ оештыра һәм безнең төбәктә әлегә ишетелмәгән фундук үстерү белән шөгыльләнмәкче. КФХ карамагында 12 гектар җир бар һәм шушы мәйданда фундук җитештерергә планлаштыра фермер. Быел ике гектар җиргә 600 чикләвек үсентесе утыртылган инде, көзгә бу эш дәвам ителер, ди Равил әфәнде. Фундук бакчасы Кече Мәдәнә елгасы буенда булганга, су якынлыгы агачларны сугаруны (орошение) җиңеләйтергә тиеш. - Фундук үстерү минем өчен ма¬выктыргыч, шул ук вакытта таныш шөгыль дә, чөнки азбарымда дистә елга якын берничә фундук агачы үсә һәм ярыйсы гына чикләвек бирә. Россиядә зур күләмдә фундук үстерү белән Краснодар крае бак¬чачылары шөгыльләнә. Аларның тәҗрибәләре белән интернет¬та таныштым һәм бу өлкәдә эш башларга карар кылдым. Безнең климатка яраклаштырылган сорт¬ларны Мәскәү өлкәсе питомнигы белгечләре чыгарган, ләкин алар бәя – һәр үсенте 700-800 сум тора, ә мин Белоруссиядән берсен 300 сумга алдым, - ди Равил Хаким улы. Фермерга фундук үстерү техно¬логиясен махсус фәнни институт¬та эшләп биргәннәр. Бу - өлкә һәм федераль программалар кысала¬рында финанс ярдәмгә ия булу өчен төп шарт икән.
- Финанс ярдәм гектарга ка¬рап бирелә. Техника һәм башка җиһазлар булдырырга да булы¬шырга ышандыралар түрәләр. Хәзер трактор, чаптырткыч агрегат һәм башка җиһазлар кайгыртам, - ди фермер.
Фундук агачлары 5 елдан соң гына чикләвек бирә. Ә 8 елдан, исәп буенча, бу эшкә сарыф ителгән чыгымнар капланыр, дип көтә КФХ җитәкчесе.
- Үстерү технологиясе буенча, фун¬дук үсентеләренә тиешле күләмдә су коелырга тиеш, шуңа ясалма су¬гару системасы төзергә җыенабыз. Ә бүгенгә мин агачларны чиләк белән коеп йөрим. Суны янәшәдәге елгадан алам. Әлбәттә, катлаулы эш. Ә тамчылы сугару төрле аш¬ламалар кертү, агач төпләрен йом¬шарту һәм зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш белән бергә чикләвек үстерү технологиясенең нигезе бу¬лып тора.
Барлык ысулларны дөрес кулла¬нып эшчәнлек алып барганда, һәр агач 180 ел буе сезонга 15-16 кило¬грамм чикләвек бирергә сәләтле. Димәк, бу күпьеллык инвестицион проект. Аның “җимешләре” онык-ларыма да җитәргә тиеш, - дип көлә Равил Хакимович.
Бүген кибетләрдә тәкъдим ителгән фундук чикләвеге Төркиядән китерелә. Шуңа күрә, җирле бакчаларда үскән экологик яктан чиста чикләвеккә сорау зур булыр, дип ышана фермер.
- Җитештерелгән продукцияне реализацияләү – ул соңгы этап һәм кыенлыклар тудырмас, дип беләм. Агачлар чикләвек бирә башлаган¬чы, безгә фундукны эшкәртү цехы төзергә кирәк. Махсус җиһазларда чикләвек киптерелер, зурлыгы бу-енча сайланыр, кабыгыннан ары¬тылыр һәм капчыкларга төялеп, кибетләргә озатылыр. Бу үзенә карата тулы цикллы җитештерү процессы булыр, - дип уртаклашты планнары белән фермер.
Бакчачылык Кызыл Октябрь районы авыл хуҗалыгында яңа юнәлеш. Әлбәттә, тәҗрибәсез эш җиңел булмас. Шуңа да карама¬стан, дүрт дистә елга якын җирле хуҗалыкта тәҗрибә туплаган агро¬ном Равил Салеховның бу эш ку¬лыннан килер, дип ышанабыз.
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|