поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2018 Язмыш

"Яшәми дигән Фазылның тагын дүрт ел гомере булган икән"

Көн саен кемдер ярдәм сорый. Авырган кешеләр турында күбрәк якыннары хәбәр сала. Газиз кешесенең көннән-көн сулуын күрү беркемгә дә җиңел түгел. Үзебезнең баштан да узды бу хәлләр. Моннан 15 ел элек каенанам авырып китте. Табиблар “яман шеш” диагнозы куйды. Гомеренең соңгы елында күп вакыты Казан хастаханәсендә узды. Ул көннәр әле дә хәтердә.

Тар гына бүлмәдә әллә ничә кеше ята. Кая таба барганнарын чамалыйлар. Сабыр итәргә тырышалар, әмма авырту газабына түзә алмыйча, дөньясыннан ваз кичүчеләр дә бар. Яннарында ярдәм итәргә килгән якыннары булмаса, тагын да авыррак. Ә менә Казанда урнашкан хоспис­та авыруларны ничек тә тынычландырырга, аз гына булса да матур мизгел, яктылык бүләк итәргә тырышалар. “Биредә 2011 елдан бирле эшлим. Күп авырулар кү­рергә туры килде, – дип сөйли табиб-психотерапевт Юныс Гайнуллин. –  Хосписта төрле кеше­ләр белән очрашасың. Әбиләр дә, ханымнар да, сабыйлар да бар. Безгә килеп эләккән кеше­нең күңеле төшкән була. Алар кеше белән аралашмас хәлгә килә. Инде китәсен аңлаучылары да байтак. Ә кайберләренә үзендә нинди авыру икәнне дә әйтми торабыз. Моны туганнары шулай хәл итә”.
Юныс әфәнде авыруга чире турында әйтүне кирәк дип саный. Җиңел түгел. Ә кайберәүләр, озак калмаганын аңлап, башкарасы эшләрен үти, гафу үтенәсе кешесен таба, кыскасы, шулай итеп  якты дөньядан китәргә әзерләнә икән.
 
– Күңеле төшкән, депрес­сиягә бирелгән кешеләр белән эшләү­челәргә тагын да кыенрак, – ди психотерапевт. – Һәр иртә килгәч тә, авыруларның хәлен белеп чыгам. Аннан соң хезмәт­тәшләрем белән сөй­лә­шәм. Кү­бесенә ярдәм кирәк.  Хез­мәт­тәшләремә барысын да йө­рәккә якын алмаска ки­рәклеген дә аңлатам. Эш тәҗри­бәмнән чыгып шуны аңладым: без барыбыз да акча колына әйләнеп барабыз. Һаман нидер җитми, каядыр ашыгабыз. Тирә-юньдәге  матурлыкны, гү­зәл­лекне күрмибез. Акчага буйсыну бик начар. Берәү дә буш килгәнен, буш китәсен аңлап җиткерми. Яшь чакта бөтен кеше дөнья куа. Үзен мәңгегә кил­гән дип саный. Бары тик олыгая барган саен, без үзебезнең бер­көн китәсен аңлыйбыз. Ме­нә шушы сүзләрне баласы авыру булган әниләргә әйтәм. Бер­кемнең дә әҗәлгә бирешәсе килми. Тик тормыш шулай көйләнгән. Кемдер килә, кемдер китә. Безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булачак. Әмма хосписка килеп,  үзен уңай эмоцияләр белән баетып, авыруын җиңгән, гомерен озайткан кешеләр бар. Бер районнан Фазыл исемле баланы алып килделәр. Хәле бик авыр булса да, малай Казанга килеп җитте. Ә биредә  әнисе сабый­ның гомерен озынайтты. Ул дингә килде. Улына да догалар өйрәтте. Шул рәвешле, җа­нына да шифа тапты, со­ңын­нан баласын югалткач та сабыр итә алды. Яшәми дигән Фазылның тагын дүрт ел гомере булган икән.
 
Зурлар бүлегендә 18 кеше ята. Ничә яшьтә булуларына карамастан, барысы да яшәү турында хыяллана. “Күбебез үз эченә бикләнгән. Нинди генә чир булмасын, аны җиңәр өчен оптимист булырга кирәк. Бу, беренче чиратта, авыруның туганнарына кагыла. Аларны ышандыру да авыр бит әле. Башта алар кабул итмиләр, аннары бу хәбәр дөрес түгелдер, дип уйлыйлар. Табибларны тыңла­мый­ча, ниндидер үләннәр, тө­нәт­мәләр  эзләүчеләр дә бар, – ди белгеч. – Тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өй­рәнсәк, авыруларны да җиңеп була. Бездә никтер психотерапевтка барудан куркалар. Чит илләрдә исә, әз генә проблемасы булдымы, килеп аңа эчен бушаталар, киңәш сорыйлар. Без­нең төп проблемабыз да шунда. Эчкә җыймыйча, баш миенә башка программа бирергә ки­рәк. Мин яшим, дигән кеше яши. Шатлык гормоннары иммунитетны кү­тәрә. Әллә миңа җиңел дисезме? Һәр иртә үземне әзерлим. Көн саен яшәргә санаулы көне калган кешеләрне күрү дә чыныктыра. Дөньяга караш үзгәрә, ни өчен яшәгәнеңне аңлый баш­лыйсың. Күңелеңне бер дә тө­шерергә ярамый. Авырлыкларны җиңә белергә генә кирәк”.
 
Аның белән сөйләшкәннән соң, газета битләрендә язмышлары бәян ителгән, укучыларыбыз белән бергәләп ярдәм кулы сузган авырулар искә төшә. Күбесе арабызда булмаса да, яман чирне җиңгән кызларыбыз бар. Казан кызы Камилә Гый­бадулли­на­ның авыру белән ничек көрәш­кәнен күп яздык. Быел мәктәпне тәмамлаган кыз тиз үсте. Аның дөньяга карашы үзгәрде. Яшәү те­ләге җиңеп чыкты. Ул хәзер элеккеге Камилә түгел. Ашау рәвешен дә, яшәү рәвешен дә үзгәртеп, тормыштан тәм табып яши.  Гүзәл Әхмәтшинага бернинди өмет тә бирүче булмады. Әмма якыннары, әнисе ярдәме белән ул да аякка басты. Димәк, Юныс әфән­де белеп әйтә. Кеше дәвалануда үзе дә катнашырга тиеш. Күңеле белән, рухы белән, уйлары бе­лән...

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.06.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»