|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2018 Криминал
Казанда ике кеше банктан 6 миллион сум акча урлаганКазанда банктан 6 миллион сум акча урлаган ир-ат белән хатын-кызны хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Агентлык язуынча, 2012-2013 елларда «Хоум Кредит энд Финанс Банк»ның 47 яшьлек хезмәткәре, шушы ук финанс оешмасында эшләүче 27 яшьлек хатын-кыз хезмәттәше белән, «шикле» клиентларга кредит килешүләре төзегән. Алар банкка клиентларның эш урыны һәм керемнәре турында ялган мәгълүматларны үз эченә алган документлар тәкъдим иткән. Шуның нәтиҗәсендә банкка китерелгән зыянның күләме 6 миллион сумга җиткән.
Аферистлар 2014 елдан бирле эзләүдә булган. Бары тик өч ел узгач кына аларның эзенә төшкәннәр.
Кыз үзенең гаебен тулысынча таныган. Аның 47 яшьлек хезмәттәше исә гаебен өлешчә генә таныган һәм тикшерү үткән вакытта сак астына алынган.
Җинаять эше Казанның Совет районы судына тапшырылган.
--- |
Иң күп укылган
|