поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.06.2018 Ана теле

Журналист сөйләмендә – телбизәк куллану – иҗади шөгыль

Язманы сәясиерәк төсмерле, шулай да төп темабыздан әлләни читкә китмәгән ике искәрмә белән башлап җибәрергә туры килә. Алар интернетчыларыбыз фикеренә теләктәш булудан килеп туды.

Тая: “Әəəй, Илдар абый, телнең бизəклесе түгел, бизəксезе дə калмады бит инде...” ди дә шушы фәнни дәлилләнмәгән, ялгыш фикеренә таяныч итеп “Рəмис Латыйповның "Татар матбугаты һəм əдəбиятындагы "əдəби тел" - татар теленең тормозы" язмасына Сездəн саллы язма көткəн идек”. дип кинаяли. Турыдан-туры үземә мөрәҗәгать иткәч, җавап бирергә тиешмен. Бу язма,– тулаем алганда, тел фәненнән ерак торганга, аңа махсус тукталу кирәк дип санамадык. Ихластанрак әйткәндә, аңа “саллы” җавап шул язма белән бергә бәян ителгән фикерләрдә (М.Сәгьдиев, А.Садриева, Г.Гайнанова, Р.Исмәгыйлева) шактый тулы һәм фәнни нигезле белдерелгән иде. Бер интернетчыбыз “аның "татарча" язганнарын укыса, Илдар абыйның йөрәге тотуы бар”, дип безне кайгыртса да (рәхмәт инде), шөкер, йөрәк әлегә тибә, инде интернетчыбыз безнең “кысылуны” үтенгән икән, кайбер фикерне төртеп куярлык кына теләк-гайрәт тә табарбыз.
 
Хәер, авторыбызның менә бу фикеренә җавап бирер өчен әлләни “йөрәк тотарлык көчәнү” дә соралмыйдыр: “Минем фикерем шул. Татар кешесе татарча укудан туктамасын дисәк, “әдәби стиль”гә дөрес бәяләмә бирергә кирәк. Гади, аңлаешлы татар телен – әдәби тел дип атарга кирәк. Хәзерге вакытта ялгыш рәвештә “әдәби тел” дип аталган болганчык һәм катлаулы телне – яндырырга”. Гомере буе татар телендә язып тормыш иткән кешенең төп коралы турында шушылай аңлаешсыз, мәгънәсез фикер йөртүенә аптырарсың! Монда тел белән сөйләм төшенчәләре аерылмый, “гомуми тел”, “әдәби тел” “әдәби стиль” төшенчә-терминнары ачык күзалланмый. Үзен татар журналисты санаган, бердән-бер коралы татар теле булган каләмче нәрсәне “яндырырга”, ягьни бетерергә, юк итәргә өнди!?
 
Миллион еллар буе татар халкы, милләте белән, төрле каршылык-киртәләргә карамастан, тартыша-көрәшә яшәп, дөньяның төрле телләре белән аралашып, туктаусыз тулыланып, иң бай, җанлы, абруйлы телләрнең берсенә әверелгән татар телебез бар; шул телнең кадерен белеп, иң авыр шартларда да аннан аерылмаска, бизмәскә, өйрәнүдән туймыйча меңнәрчә еллар буе кулланып аны да баеткан халык бар, шул телне куллануның меңнәрчә елларга сузылып тулыландырылган, камилләштерелгән төрледән-төрле сөйләм рәвешләре бар. Телебез байлыгы әкият, риваять, дастан, мөнәҗәт, бәет, җырларда, мәкаль, әйтем, телбизәкләрдә бөртекләп туплана килгән, халык аның кадерен белеп, куллана килгән, аралашканда фикерен, хисен тулырак, тәэсирлерәк итеп җиткерү өчен аның бөтен мөмкинлекләреннән тулы файдаланырга тырышкан, иҗат иткән.
 
Сөйләме дә аралашуның төрле мотив-сәбәпләренә бәйле рәвештә, – халыкның яшәү урынына карап та,– төрлеләнгән. Матур әдәбият сөйләменең (фәндә стиль, жанр дигән терминнар да кулланыла) Кол Галиләрдән үк җыелып килгән меңнәрчә еллык рәвеше, мирасы бар. Без дә Акмулла, Дәрдемәнд, Тукай, Галиасгар Камал, Гаяз Исхакый, Гомәр Бәширев, Хәсән Сарьян, Мөхәммәт Мәһдиев сөйләме нечкәлекләре белән сихерләнеп иҗатка тартылганбыз. Халыкның, киләчәк буыннарның яшәү шарты булган шул рухый асылыбызны яндырыйкмы?! Белемгә, рухый хиссилеккә омтылып яшәргә күнеккән халкыбыз моңа ирешергә булышкан һәр яңалыкны, шул җөмләдән матбугатны, радио, телевидениене хуп күргән, аларны үстерүдә дә телебезгә таянган. Без бүген “Тәрҗеман”, “Нур”, “Ватаным Татарстан” ,”Кызыл таң”, “Сөембикә” “Чаян”нарның тел куллануның гасырдан озаграк тупланган мирасыннан башка яши алмыйбыз. Шуны яндырыйкмы?!
   
Кызык: мондый мәгънәсез ниятен гамәлгә ашырырга автор безне нинди аңлашу чарасы белән ышандырмакчы була соң – бүгенге әдәби телебездән ваз кичәргә өндәгәч, аның үзенең махсус чарасы бар микәнни!? Юк бит! Аның да сөйләме бүгенге матбугат сөйләменнән берни белән дә аерылмый: газетларның “балалар”га синоним итеп “мәхәббәт җимешләре”, “үлү”не кабатламас өчен “бакыйлыкка күчү”не язуларын тел үсешенә “тормоз” дип санаса да, үзе үк шушы язмасында ук “баш китү”, “баш катыру”,”күренеш тудыру”, “су кушып язу”, “гирляндылар асылган ялгыз нарат кебек” , “су язып май чыкмый”, “баканың кайда кышлаганын беләләр” кебек телбизәкләрдән файдалана. Мондый бердән-бер коралын яндырсалар (тфү-тфү, әстәгьфирулла!) авторыбыз киләчәктә нишләр? 
   
Моңа бик тә гадел, дәлилле җавапны интернетчыбыз, тәҗрибәле җурналист Ризәлә Исмәгыйлева биргән: “Яндырып, була, Рәмис, көлдән кире җыеп булмый”.
   
Бу акыллы, хисле “фикерне” үзегез укыгыз, ә мин каләмдәшебезнең ялгышу сәбәпләренә генә бик кыска гына тукталыйм. Бездә соңгы вакытларда тузгып алган тел сәясәте шаукымы аңа да кагылган – җурналистлык каны кызыбрак, чиргә әйләнеп киткән. Шулай да кәсәфәтнең төп сәбәбе ул – фикерләвенең фәнни нигезе юк – мондый фикерләүне һич тә фәнни дип булмый. Ә бу каза бүген очраклы хәл түгел, тел темасына хәтта белгечләрнең дә шушындый дәлилсез, мантыйксыз, термин урынына теләсә нинди лексик чара кулланып фикерләвенең, мәгънәсез нәтиҗә, йомгаклар ясарга азаплануының төп сәбәбе, минемчә, соңгы вакытта телне фәннән аерырга омтылу кәсәфәте. Хәтта югары уку йортлары галимнәре арасында да тел күренешен тәмам гадиләштереп, гади бер көндәлек сөйләшү рәвеше дип кенә карарга өндәүчеләр, шул фикерне җәмәгатьчелеккә үткәзү белән мавыгучылар күбәйде. Һич килешергә ярамый! Тел, аны куллану (сөйләм) ифрат катлаулы иҗтимагый күренеш.
 
Аның нигезләрен, асылын, куллану үзенчәлекләрен фәннән башка ачыклау һич мөмкин түгел. Тел фәненең дә (лингвистиканың) төрле тармаклы булуы, психолингвистика, социолингвистика, сөйләмият, фразеология һ.б. тармакларының мөстәкыйльлек алуы – шуңа дәлилдер. Боларны мәктәптә үк төпле өйрәнә башлау мәслихәт. Югары уку йортларында телне, сөйләмне өйрәтү шул нигездә генә булырга тиеш. Әлбәттә, бу үзеннән-үзе бирелә торган җиңел нәрсә түгел. Хәер, бу хакыйкатьне аңламаучылар, галим сыңгарларының корткыч үгетенә иярергә теләүчеләр күп түгел. Акыллы интернептчыбызның “Татар холкына хас булмаган ялкаулык бу - җиңел булсын, җайлы булсын, арзан булсын! Безнең төп тормоз – маңкортлыгыбыз” дигән гадел гыйбарәсен шигарь итик.. Халык бу ялгыш юлдан китмәс;Компитер катлаулы дип язу машинкасында утырыйкмы, авторучканы ташлап каурый каләм эзләп китикме!?
   
Хәер, без инде икенче искәрмәбезгә күчтек шикелле. Анысы да интернетчыбыз тәкъдименә теләктәшлектән. Безнең язмага карата Зәмия: “Филология факультеты студентларына укыла торган лекция. Белгеч булмаганнар да аңларлык итеп гадиләштереп булмыймы язманы?” Юк! Була, әмма кирәкми! Гадиләштерергә ярамый. Лекция максатын күздә тоткан язма белән гади әңгәмә икесе ике максатлы, ике рәвешле сөйләм төрләре. Һәркайсының – үз фикерләү, бәян итү алым-ысуллары, тел чаралары. Сөйләм адресаты да үзгә – нәрсә укырга кирәклеген һәркем, тормыш тәҗрибәсенә, белеменә, сәләтенә карап, үзе сайлый. Бүген безнең лекциягә тартым шушы язмаларны уртача өчйөзләп кеше укый, таныша икән, димәк, алар аны кирәк саный, үз күрә. Хәер, бер генә кеше укыса да, ул кирәк, татар теле фәнгә махтаҗлык кичерә дигән сүз. Белемгә, фәнгә омтылу – татар кешеләренә хас сыйфат. Аны балаларда тәрбияләү – бөтен халык бурычы. Кыскасы, без телебезне дә, сөйләмебезне дә фәнни нигездә, төпле өйрәнү, шул кыйбланы дәвам иттерү ягында. Сәясәткә тартым бу искәрмәне укытып, вакытыгызны исраф иткәнебез өчен кичерүегезне үтенеп, төп темабызга күчәбез. 
   
Мәгълүм ки, татар фразеологиясенең фәнни нигезләмәләре, башлыча, халык авыз иҗатына һәм матур әдәбият әсәрләренә таянып барлыкка килде; бүгенге азмы-күпме тикшеренүләр дә шул чыганакларда дәвам иттерелә. Халыкның көндәлек фикерләве, яшәеше иҗтимагый-публицистик–журналистик фикерләү яссылыгында һәм тәэсирендә формалашкан һәм бүген дә шул кыйблада дәвам иткән бер вакытта фәннең бу төр тәэсир чарасына, ягъни публицистик-журналистик иҗат базасына тиешле игътибар итмәве уйланырлык түгелмени? Хәер, моңа беренче карашка әлләни аптырарга кирәкми дә кебек: бу төр иҗат ул тормыш чынбарлыгына, реаль фактларга таянып башкарыла; журналистиканың матур әдәбият белән янәшә куела торган, хәтта аның белән вакыт-вакыт керешеп тә киткән жанрлары да (очерк, эссе, парча, тасвирнамә – алар әдәби-публицистик жанр дип атала) документаль дип тәгаенләнгән. Димәк ки, аларны иҗат иткәндә лексик чараларның иң документаль, фактик булырга тиешлеге (сан, даталар, конкрет-номинатив берәмлекләр, терминнар, газетизмнар һ.б.), ә күчерелмә мәгънәле берәмлекләрнең, шул исәптән идиоматик тезмәләрнең дә чикләнгән булуы фәнни акланадыр.
   
Шулай да тормыш үзе, татар журналистикасының йөз елдан озаграк тарихы, шул дәвердә татар мирасында тупланган җурналистик әдәбият хәзинәсе бу мәсьәләгә бүтәнчәрәк карауны сорый. Болай дип раслар өчен фәнни нигез дә юк түгел – матбугат сөйләмендә фразеологизмнарның куллану үзенчәлеген өйрәнүгә берникадәр игътибар ителгән. Шәхсән үзем 1981 елда басылып чыккан монографиямдә үк әле: “Газетта сурәтләү-бизәкләү чаралары белән эш итү үзенчәлекләрен фразеологизмнар (текстның битасты искәрмәсендә: бу термин астында без идиома һәм фразеологизмнарның барлык төрләрен, шулай ук мәкаль, әйтемнәрне дә, төрле-төрле цитатларны (җыр, әсәр, җор сүзләрдән өзекләрне дә) берләштердек, диелә) мисалында киңрәк, күләмлерәк күрсәтергә була. Фразеологик әйтелмәләр газет теленең вакытлы (экспрессив) чаралары арасында аеруча әһәмиятлеләрдән. Алар газет сөйләмен ачык, төгәл, кыска итүдә дә, аңа җанлылык, сыгылмалылык бирүдә дә зур роль уйный.
   
Моңа бераз тукталып китик әле. Күчерелмә мәгънәле берәмлекне сөйләмгә җәлеп итүнең төп максаты, матур әдәбиятнекенннән аермалы буларак, инде билгеләп үткәнебезчә, төшенчәнең конкретлыгын тагын да төгәлрәк итү, көчәйтү. Күчерелмә мәгънә төсмере йә фикернең, йә хиснең үзгә төсмерләрен табып, аны төгәл итү. Бүтән максат куелырга тиеш түгел. Әйтик, матур (образлы) әдәбият иҗатында сурәт, сынландыру, образ белән тәэсир итү бурычы журналист текстында да кабатлана икән, бу төгәлсезлеккә генә сәбәп булачак – көчәнеп ясалган, фаразый, уйлап чыгарылган факт, яисә деталь килеп чыгасын көт тә тор. Мисалга “Юк, ул (Динара Сафина) ике сетта 5:7 һәм 6:7 исәбе белән җиңүне көндәшенә бүләк итте” җөмләсен анализлап карыйк әле. Әлбәттә, автор бүләк иттене ким дигәндә куштырнакка алырга, ягьни бу очракта тискәре мәгънә салырга теләвенә киная ясарга тиеш иде. Ә фактта мәгънә каршылыгы килеп туган. Күчерелмә мәгънәле берәмлектә, аеруча тезмәләрдә мәгънә төсмеренең аерым сүзләр белән генә түгел, тезмәне хасил иткән һәр компонентның (алар хәтта аерым аваз, иҗек-кушымча, мөнәсәбәтле сүз була ала) мәгънә күләме, төсмере истә тотылырга тиеш: уңай мәгънәле тезмәдә бер компонентның урынсыз сайлануы аркасында тискәре мәгънәгә китерүенә һәм киресенчә килеп чыгуына юл куярга ярамый: “Мәктәпләрдә оя корган бандитлык һәм террорчылыкны хөкем итәргә закон юк икән...”. Бу очракта автор бандитлык төшенчәсенә бәрабәр тискәре төсмер бирерлек троп табарга тиеш иде. Оя корган – уңай мәгънәле тезмә. Кимчелектән кушымча мөмкинлегеннән файдаланып та котылып булыр иде: “оялау” тискәре мәгънә бирә ала бит.
   
Мондый ньюансларга тәмам береккән дип саналган тезмәләрдә дә игътибар итәргә туры килә. Кирәкне бирү – тискәре мәгънәле тезмә. Шул ук вакытта ул икесе дә уңай мәгънәле компонентлардан укмашкан: кирәк + бирү. Бу фактның сөйләм оештырганда сизгерлекне югалтырга сәбәп булуы бар. Шулай да тезмәгә тискәре мәгънә компонентларның берсендә һичшиксез тискәре төсмернең булуы: үзәк өзелү (тискәре) = үзәк (уңай) + өзелү (тискәре). Күпчелек фразеологизмда мәгънә төсмере ул чыганак булган туры мәгънәле тезмә белән текстта янәшә үк килмәсә (әйтик, тибеп очыру – черек гөмбәгә тибеп, очыртып җибәрү һәм җәмгыятьтәге берәр кимчелекне кискен чара күреп, юк итү) аңлашылмаучылык китереп чыгармый. Телдә күптән барлыкка килеп тәмам ныгып беткән идиомалар турында сүз дә бармый: трай тибүнең ни икәнен дә белмибез, типсәң каны чыгарга тораны укыгач, кан чыгуны күз аллау бик сәер булыр иде; очын-очка ялгап яшәүдә нәрсәнеңдер очлары шуларны ялгап маташу мәгънәсезлек. 
   
Ике (уңай) + йөзле (уңай) = икейөзле (тискәре ) // Галия апа икейөзле кеше булып чыкты. Әти белән бертуган Хисам абый кызы булса да аны күрәалмый башлады. Яисә: сүз (уңай) + ботка (уңай) = сүзботкасы (тискәре).
   
Шулай да аерым компонентларның мәгънә төсмерен аерым-аерым тоемлау белән бергә идиоманың тулы эчтәлеген күзаллау, әлбәттә, әһәмиятлерәк, кирәгерәк. Төп мәгънәне тулаем текст белән чагыштырып укырга, анализларга күнегергә кирәк. Мондый гадәтнең текстны язган кешедән дә бигрәк аны редакцияләгән кешедә даими булуы зарур. Мәсәлән, Ришвәтчелек чәчәк атканда бу дәлил өчен акча төртәсе була (Т.я., 2009, 5 дек.) мисалында ришвәт (тискәре) белән чәчәк ату (уңай) бәйләнеше каршылыклы булуын редактор тоемларга тиеш иде.
   
Үз тәҗрибәмә таянып, мин редакторга мондый киңәш бирергә җөрьят итәм: текстны укыганда яисә тыңлаганда тропка карата кечкенә генә ризасызлык туса да нигә бу очракта күчерелмә мәгънә алынган, ә туры мәгънәсе урынлырак булмас идеме? дигән сорау бирергә кирәк. Шундый очракта язып куелган мисалларны китерим әле: Безнең җырлар буыннарны бәйли (Яңа гасыр радиосы). Нигә шикләнгәнмен? Чөнки буыннарны бәйли тезмәсе аңымда туры мәгънәсендә (чирле-зәгыйфь буыннарны) өстенлек итә икән. Яисә: Очраклы снаряд кыйпылчыгы дивизия командирын әнә шул калкулыктан бинокль аша сугыш барышын күзәткәндә эзләп таба (Т.я., 1982, 7 апр.). Сөйләм мотивы (нияте) көлке-шаяру булса, мондый “бизәк” үзен аклар да иде, тик мотив үтә җитди шул, ул мондый “шуклык”ны күтәрә алмый. Яисә: Шулай да рәхәтләнеп йөзеп уйнадым (бик җиңел, оста уйнадым, мәгънәсендә) (Артистка Н.Ирсаева. Ш.К., 2008, 30 гыйнв.). Туры мәгънәсе өстенлек итеп, күз алдына йөзү килгәнгә, аптырата, ризасызлык тудыра. Яисә: гаделлек өчен җиң сызганып көрәшергә туры килде гыйбарәсендә мәйданда җиңнәрен сызганып көрәшкән (алышкан) кеше күз алдына килеп баса.
   
Фразеологизмнарда туры һәм күчерелмәлек нисбәтен күзәтү, күнегүләр үтәү редакторларга гына түгел, тел галимнәренә дә кызыклы, әһәмиятле. Әйтик, телнең омоним, омофон, пароним, перифраз, каламбур кебек күренешләрен өйрәнүчеләр, язучы, шагыйрь, журналист кебек иҗатчылар кызыклы, гамәли әһәмиятле нәтиҗәләргә килә ала. Татар теле укытучылары укучылар белән бу темага тел күнегүләре, иҗади иншалар яза ала. (Бу хакта кара: Низамов И.М. Ярдәмең берлән синең...Казан: Мәгариф, 2008, 215–221 б. Теманы үзләштерүне шул чыганактан да эстәргә тәкъдим итеп, язмабызны шуннан бер өзек белән тәмамлыйбыз.
                         
Коры тота 
    Томалады бөтен җирне яңгыр //
    Иләкләп тә чиләкләп тә ора
                  Юл читендә берәү хатынының
                  Иңнәренә плащ каплап тора.
                           –Һы, – ди үзе,– күпләр, хатыныңны
                          Коры тот, дип сүгә иде юктан.
                          Авызлары томалансын әле,–
                          Күрәсезме, ничек коры тотам!.. (Т.я., 1987, 16 июль). 
 
                                               Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 21.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»