|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2010 Җәмгыять
ӘНИ БУЛАСЫМ КИЛӘ!Хәзер һәр өченче пар бала алып кайта алмыйча изалана. Бу проблема, хатын-кызлардагы кебек, ир-атта да очрый. Соңгы вакытта бала таба алмаган пар саны арту күзәтелә. Бу инфекцион авырулар күбәю, абортлар саны арту, организмдагы гормональ үзгәрешләр белән бәйле. Сәбәбе генетик характер йөртергә яки ир белән хатынның бер-берсенә туры килмәвендә дә булырга мөмкин. Бала бәясе – 500 мең сум
Әлеге проблеманың чишелеше итеп кайберәүләр суррогат ана программасын күрә. Моның хакында Казанда урнашкан бер суррогат ана агентлыгы директоры белән сөйләштек.
– Бу хатын-кыз ризалыгы белән эшләнә. Ул ят хатынның баланы тудырып, аны бөтенләй башка, ләкин генетик әти-әнисенә бирүе, – диде әңгәмәдәшем. – Гадәттә, безгә килүчеләр вакыт белән мөнәсәбәтләрен тикшергән, берничә ел никахта торган парлар. Бу гаиләләрнең ниндидер сәбәпләр аркасында балалары юк. Инде дәваланулар узып та, әти-әни булу бәхетенә ирешә алмауга карамастан, һаман өмет өзмиләр.
– Суррогат аналарны нинди критерий буенча сайлыйсыз?
– Суррогат ана, ягъни кеше яралгысын үзендә үстереп, тудырып бирүче кеше булырга теләүчеләргә таләпләр бик катгый. Ул 20-35 яшь аралыгында, үз баласы булу зарури, бала тапканнан соң 10 айдан да ким вакыт узмаска тиеш. Әлбәттә, аның психик һәм соматик сәламәтлеге тикшерелә. Бары тик бар анализларны узып, сәламәтлеге яхшы булганга инангач кына, аның белән килешү нигезендә эш алып барыла. Әйе, бар кеше дә сынауны уза алмый, яралгыны урнаштыру да җиңел түгел. Чөнки үз балаңны күтәреп, тапкандагы анализлар ЭКА (экстра корпораль аталандыру), ягъни ясалма аталандыру өчен туры килми. Шулай да бер тапкыр суррогат ана булып, кайсыдыр гаилә өчен бала табып биргән хатын-кызлар, яңадан әлеге программада катнашырга теләк белдергән очраклар бар. Мәсәлән, хәзер шундый бер «әни» үз вакытын көтә. Ягъни бала тапканнан соң бер ел вакыт узарга тиеш. Июньдә аның срогы чыга.
– Бу хезмәт ничек түләнә?
– Хәзер 400дән 500 мең сумга кадәр. Ул төзелгән килешүгә карап билгеләнә. Потенциаль әти-әни белән суррогат ана арасында килешү төзелә. Аталандырган вакытта, берәү генә түгел, ике яки өч яралгы да булырга мөмкин. Монда инде сумма арта. Мәсәлән, ике бала өчен сөйләшенгән акчага тагын 30% өстәлә. Бөтен финанс мәсьәләләр алдан ук ачыкланып, килешүдә әйтелә.
Соңгы вакытта безнең ярдәм белән әти-әни булырга теләүчеләр дә, суррогат ана булырга әзер хатын-кызлар саны да артты. Башта әлеге күренеш үзенең яңалыгы белән кызыксыну гына түгел, хәтта курку уятса, хәзер инде гадәти хәлгә әйләнеп бара. Шулай ук «ватык телефон» да ярдәм итә. Ишетеп белеп кенә түгел, алдыңда реаль мисал торса, кызыксынудан тыш, ышаныч та туа. Суррогат аналар ягыннан, әлбәттә, финанс яктан кызыксыну да бу программада катнашырга этәргеч була.
Тарихы
Тарихка күз салсак, пробиркада аталанган иң беренче бала 1978 елның 25 июлендә Англиянең Оулдем дигән шәһәрчегендә Брауннар гаиләсендә туа. Кызчыкка Луиза исеме бирелә. Беренче суррогат ана табу агентлыгын 1976 елда АКШта Мичиган адвокаты Ноэл Кин ачып җибәрә. Аның беренче программасы традицион була, ягъни ул суррогат ананың үз күкәй күзәнәген куллана. Ә гестацион (суррогат ана баланы аталандыруда катнашмый, аңа пробиркада атландырылган яралгы урнаштырыла) туган бала 1986 елның апрелендә Америкада теркәлә. Русиядә беренче суррогат ана программасы Д.О.Отта исемендәге Санкт-Петербург акушер һәм гинекология институтының ЭКА үзәгендә 1995 елда тормышка ашырыла.
Суррогат ана ярдәмендә бала табу бар җирдә дә рөхсәт ителми. Мәсәлән, Австрия, Норвегия, Швеция, Франция, Американың кайбер штатлары, Италия, Швейцария, Германия, Скандинавиянең кайбер илләре законнары буенча ул катгый тыела. Хокук бозган өчен төрмәгә утыру кебек җәза да бирелергә мөмкин. Бельгия, Ирландия, Финляндиядә суррогат ана закон тарафыннан рөхсәт ителмәсә дә, тормышта куллану очраклары бар. Австрия, Бөекбритания, Дания, Италия, Израиль, Испания, Канада, Нидерланд, Американың кайбер штатларында коммерция нигезендә оештырылмаса гына рөхсәт ителә. Израильдә ЭКА килешүе эшчеләрдән торган социаль комитет, табиблар һәм дин әһелләре тарафыннан хуплау алырга тиеш. Япониядә суррогат ана куллану бик сирәк очрый. Япония акушер һәм гинекология ассоциациясе, гомумән, балага бу рәвешле узу ысулын хупламый. Ә мөселман җәмгыяте суррогат аналыкка каршы түгел.
Бу эшне коммерция нигезендәге кору Американың күп штатларында, Көньяк Африка җөмһүриятендә, Русия Федерациясендә, Грузия, Украина, Белоруссия, Казахстанда рөхсәт ителә.
Акча ягына килгәндә, мәсәлән, дәүләт Даниядә – 35, Франциядә 43 яшькә кадәр булган хатын-кызларның ясалма рәвештә аталану мөмкинлекләрен финанслый.
АКШта, нинди штат булуына карап, медицина иминияте балага уза алмауны дәвалауга киткән чыгымнарны тулысынча яки өлешчә үз өстенә ала.
Израильдә дәүләт тарафыннан ясалма аталандыру циклы бәясе никахлы парларга (шул исәптән лесбийларга да) һәм ялгыз хатын-кызларга түләнә. 45 яшькәчә хатын-кызларга программаның ничә тапкыр уздырылуына карамастан, ике бала туганчы тулысынча дәвалану бәясе түләнә.
Италиядә күпсанлы дәүләт һәм шәхси ясалма аталандыру үзәкләре эшләп килә (Римда гына 57 репродукция үзәге бар). Дәвалануга киткән чыгымнарны дәүләт тулысы белән үз өстенә ала.
Бүген Русиядә ясалма аталандыру өлкәсендә дистәләп клиника, репродуктив үзәк һәм лаборатория эшли. Төгәл статистика юк, әмма узган унбиш елдан артык вакыт эчендә әлеге методны кулланып меңнәрчә сабый дөньяга килде дип ышанып әйтеп була. Уңай яклары белән беррәттән, бу күренешкә тискәре фикерләр дә бар. Шуларны күздә тотып, һәр кеше үзе нәтиҗә ясый. Ләкин әни-әти булу бәхетенә ирешү өчен, күпләргә ул, бердәнбер, өметле юл булып кала әлегә...
Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|