|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2018 Фаҗига
Татарстанда автобус белән Камаз бәрелешеп кешеләр зыян күргәнЧаллыда микроавтобус белән чүп ташучы “КАМАЗ” бәрелешү аркасында зыян күргән пассажирларны табиблар караган һәм өйләренә чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. “Зыян күргән 10 кешенең 6сы хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләр арасында балалар юк. Барысын да табиблар караган һәм өйләренә җибәргән, барысының да хәлләре канәгатьләнерлек”, - дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матугат хезмәтеннән Рания Сабирова.
Һәлакәт бүген көндез Автозавод базары тирәсендә булган, дип яза агентлык.
Якынча мәгълүматларга караганда, чүп ташучы “КАМАЗ” йөртүчесе чүп төяргә дип юл кырыена туктаган. Йөк машинасына шунда ук пассажир автобусы килеп бәрелгән.
--- |
Иң күп укылган
|