• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
20.06.2018 Авыл

Укытучы – клуб мөди­ренә, хисапчыга, ә табиб сөт җыючыга әй­ләнә

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, ди безнең халык. Укытучы – клуб мөди­ренә, хисапчыга, ә табиб сөт җыючыга әй­ләнә. Замана авыл кешесен әнә шулай әйлән­дереп сала. “Эш булса, авылда рәхәт­лә­неп яшәргә була”, – ди Нурлат районының Колбай-Мораса авылы халкы. Фермерлар да, эшмәкәр­леккә рәхәт тормыштан тотынмадык, диләр.

Колбай-Морасада бү­ген 600гә якын кеше яши. Ике кибет, фельдшер-аку­шер­лык пунк­ты, мәктәп, клуб, мәчет, музей эшли. Бер дә начар тү­гел кебек. Лә­кин олыраклар авылның үткәнен сагына.
 
– Авылда шырпы фабрикасы, кәрәз заводы, икмәк­ханә, җил, су тегермәннәре, электр станциясе, умарталык бар иде, – дип сөйли 85 яшьлек Суфия әби. 
 
Сәүдәгәрләр килеп, җи­теш­тергән товарны сатып алып китә торган булган. Сугымны махсус җирдә генә башкарырга рөхсәт иткән­нәр. Суфия әби әйтүенчә, авыл гөрләп торган. Хәзер яшьләр­нең авылда калмавына борчыла ул. Клубка чыгарга да кеше юк, ди. Үзе исә бик яратып кубызда уйный. Өлкән яшьтә булса да, концертларда чыгыш ясарга чакырып торалар икән.
 
Клуб мөдире булып эш­ләүче Алия Садыйкова мә­к­тәптә утыз ел биология, химия фәннәрен укыткан. “Балаларны имтиханнарга әзер­ләдем. Көчем бетә башлагач, ирем эшемне алыштырырга тәкъ­дим итте. Клубта бик рә­хәтләнеп эшлим. Җәй көн­нә­рендә клуб гөрләп тора. Хәт­та Әлки районы яшьләре көн саен теннис уйнарга килә. Кичке сәгать 11гә кадәр эшлибез”, – ди Алия ханым.
 
Бакчага нибары унлап кына сабый йөри икән. Мәктәпкә ел саен беренче сыйныфка 4-5 укучы керә. Узган уку елында унбер еллык мәк­тәп­тә, берничә авылдан килеп, 72 бала укыган. Укучылар саны кими бара икән. Болай бул­са, мәктәпкә кыскарту куркынычы янамасмы соң? “Уку күрсәт­кеч­ләребез әйбәт. Төрле бәйге, олимпиадаларда уннан артык укучы призлы урынга чыкты. Шуңа күрә мәктәпне кыскартабыз диюче юк”, – ди директор Мансур Вәлиев. Укучыларның күбесе 11 нче сыйныфны тәмамлап, төрле вузларга укырга керә. “Укып бетергәч, авылга кайтырсыз инде, дип үгетләп карыйм. Әмма теләк белдерүче кү­ренми. “Абый, авылда эш юк бит”, – диләр.
 
– Авылны ничек саклап була соң? – дип сорыйм директордан.
 
– Махсус программалар булдырырга кирәк. Әйтик, әгәр бер авылда – сыр, икен­чесендә колбаса җитештерү һәм башка цехлар ачсалар, авыл халкы мал-туарны да күбрәк асрар иде. Шулай итеп, эш урыннары да булыр иде, – ди ул. 
Шул ук вакытта авылны үз иткән шәһәр киленнәре дә бар. Инглиз теле укытучысы Гөлназ Шакирова әнә шундыйлардан. “Ирем төпчек малай булгач, авылга кайттык. Өч бала үстерәбез. Авылда яшәүнең бернинди авырлыгы да юк. Алты сыер асрыйбыз. Аппарат белән савабыз. Авылда яшәү – үзе бер рәхәт”, – ди ул.
 
Сыер димәктән, авыл ке­шеләре мал-туар асраудан биз­мәгән әле. Хуҗалыклар­да барлыгы 275 баш сыер исәп­ләнә. Колбай-Мораса авыл җирлеге башлыгы Гөл­наз Сафина әйтүенчә, авыл халкы субсидиягә кызыгып, сыерларны бетермәскә тырыша. Август аенда тагын субсидия көтәләр. Өлкәннәр күбрәк кәҗә тота. Көтүгә чиратлап чыгалар. Сөтне шушы авыл фермеры Рафаэль Камаев 12 сумнан җыя. “Табиб хезмәт хакына гына гаилә туендырып булмый дип, сөт җыю эшенә керештем. Ул елларда колхоз хуҗалыктан сөт җыю белән бик кызыксынмый иде. Авыл халкы сөенеп, сөт тапшыра башлады. Элек эш­ләргә җиңелрәк иде. Чөнки заводлар сөтнең сыйфатына бик нык игътибар итә. Туры кил­мәсә, кире боралар. Ә халыкка аны кире кайтарып булмый бит. Шуңа күрә сыр цехы ачарга булдык. Сигез кешегә эш урыны булдырылды. Эш булса, яшьләр дә читкә кит­мәячәк”, – ди эш­мәкәр.
 
– Колхоз тарала башлагач, ниндидер эшкә тотынырга кирәк иде. Колхоз мас­терскоен сатып алып, төзеп бетердек. Башта комбайннар белән колхозларга булыштык. Хәзер үз җиребез бар. Безгә Наил абый Яруллин, Илгиз абый Рәхимов булыша. Пенсионерлар исән булсын! Яшьләр юк, – дип сөйли Татарстанның атказанган механизаторы Рәшит Насыйбуллин. – Бер караганда, бизнес мондый булмый инде. Бу – нәрсә бе­ләндер мәшгуль булу. Нәрсә табышлы, шуны утыртырга тырышабыз. Узган ел карабодай чәчкән идек. Үч иткәндәй, күмәртәләп сату бәясе 24 сумнан 5 сумга төште. Тәртипсезлек инде бу. Аптырагач, орлыкка сакларга булдык. Көнбагыш үстерү табышлы. Елның төрлесе була. Кайбер елны хәтта салым түли алмыйча, бурычка батабыз. Әле менә заманча техникалар сатып аласы бар. Моның өчен файдалы кредитлар кирәк. Хәзергесе аның кешене төп башына утырта торган гына. Авыл­ның киләчәге халыктан гына тормый. Хөкүмәтнең авылга йөз белән борылуы кирәк. Колхозларны ник таратканнардыр? Ул вакытта йортлар төзелә иде. “Кызыл Шәрык”ка күчү авыл өчен файдага түгел.
Авыл кешесенең дә асфальт юллардан эшенә барып, вакытында өенә кайтасы, ял итәсе, кыскасы, кешечә яшисе килә.
 
– Әлегә авыл эченең яртысына гына таш түшәлгән. Үза­ра салым акчасына 200 метр юл салган идек. Бу эш көз көне тагын дәвам итәчәк. Әмма кеше башына 200-300 сум акча җыеп кына, ерак китеп булмый шул, – ди Гөл­наз Сафина. Кыскасы, кем белән генә сөй­ләшсәң дә, авылга бүген сүз белән дә, эш белән дә ярдәм кирәк­леген аңларга була.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.06.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments