поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.06.2018 Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән хәйрия концертлары уздыра

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында оештырылачак хәйрия концертларының беренче икесендә Салават Фәтхетдинов һәм аның сәхнәдәш дуслары катнаша. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында филармониянең хәйрия концертларына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әлеге ике концертта 400 мең сум акча җыелу мөмкинлеген әйтте, дип яза агентлык. Ул, Салават Фәтхетдиновның үз ярдәмен дә искә алып, бу сумманың ярты миллионнан ким булмаячагын фаразлый. “Без Салават Фәтхетдиновның Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе икәнлеген беләбез. Концертны ул 1 июньдә булмасмы дип тәкъдим иткән иде. Мин ул көндә мәдәни чараларның күп булуын искә алып, башка көндә оештырырга тәкъдим иттем. Салават Зәкиевичка артистның үзе акча түләп җырлау идеясе бик ошады һәм ул бер урынына ике көн сорады”, - диде Кадим Нуруллин.
 
Ике концертта Балалар фонд тәкъдим иткән биш балага акча җыелачак. Болар – ДЦП диагнозы куелган балалар - игезәкләр Артур һәм Альберт Мостафиннар, Алсу Ибәтуллина, бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановлар. Кирәкле гомуми сумма – 687 мең сум.
 
Салават Фәтхетдинов һәм аның җыр театры һәм сәхнәдәш дуслары концертлары, 21 һәм 22 июнь көннәрендә үтә.
 
Концертлар 21 июнь көнне 20.00 сәгатьтә башлана, 22 июньдә – 19.00 сәгатьтә.
 
Оештыручылар әйтүенчә, бакчага 200 чамасы урындык тезелә, бакча үзе күбрәк кешене сыйдыра ала. Тамашачылар өчен барлык куркынычсызлык чаралары каралган.
 
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.
 
23 июнь – Татарстан Республикасы ветераннарының “Балкыш” фестивале лауреатлары, 24 июнь – Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстан Республикасы керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты, 25 июнь – Татар филармониясенең ветеран артистлары концерты, 26 июнь – “La Primavera» оркестры концерты. Солист – Резеда Галимова.

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»