поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.06.2018 Мәгариф

Татар милли мәгарифенә нигез салган шәхесләрнең берсе - Илдус Әмирхан вафат

Татар милли хәрәкәте ветераннарының берсе Илдус Әмирхан вафат булды. Бу хакта "Татар-информ"га "Поистине" сайтының баш редакторы Руслан Айсин белдерде.

Руслан Айсин әйтүенчә, Илдус Әмирхановта яман шеш авыруы булган. "Без аның янына барып йөрдек, бу көннәрдә китәчәге билгеле иде. Соңгы көннәрендә ашамады да, хәрәкәтләнә алмый иде. Әмма аңында булды, аңы бик саф иде. Ул милләт язмышы турында сөйләде. Телендә дә, аңында да шул булды. Аның хатыны табиб иде, шуңа эш урыныннан бирелгән йортта - Биектау районы Усад авылында яшәделәр", - диде ул. 
 
"Татар халкы зур югалту кичерде. Андый кешеләр хәзер китүе зур кайгы. Ул милли мәгарифебезнең ныклы баганаларының берсе иде",  - дип бәяләде Руслан Айсин. 
 
"Илдус Әмирхан - танылган мәгърифәтче, концептуаль рәвештә татар халкының милли мәгарифен булдырган кеше. Татар гуманитар институтына нигез салучыларның берсе. Ул - математик иде, Мәскәүдә фәнни институтта эшли, югары нәтиҗәләргә ирешә. 1977 елда фәнни карьерасын ташлап, Татарстанга күченеп килә. Укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Милли иҗтимагый оешмада актив катнаша, 80 елларда милли хәрәкәтнең күренекле вәкилләренең берсе була. Үз вакытында Бөтентатар иҗтимагый үзәген дә җитәкләп ала. Алар дүрт ир бертуган иде, "Әмирханият" фондын оештырдылар. Равил Әмирхан - күренекле тарихчы, Рашат Әмирханов - шулай ук тарихчы, Фәрит Әмирханов банкта эшләде, Рәсим Әмирханов китап нәшриятында редактор була. Алар мәгърифәт, фән юлында милләткә, республикага хезмәт иттеләр. Аларның нәселе Фатих Әмирханнарга барып тоташа, ыруларында Мәрҗани да, Колшәриф тә бар. "Унбер буын мәгърифәтчеләр" дип сөйли иде үз нәселе турында. Ул гомерен мәгърифәткә, мәхәллә системасын оештыруга багышлады",  дип сөйләде Руслан Айсин.
 
Татар милли хәрәкәте активистларының берсе Рамай Юлдаш социаль челтәрдә Илдус Әмирхан белән язышуын искә төшергән. 2017 елның декабрендә Илдус Әмирхан "Соңгы көннәрем ахыры, туганнар! Бәхилләшик, әйдә! Беркемгә дә ачуым-үпкәм юк. Бәхил булыгыз!" дип язган булган.
 
Илдус Әмирхан бүген Самосыровода җирләнәчәк, дип яза Татар-информ
 
Илдус Госман улы Әмирханов 1941 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында укытучы гаиләсендә туган. Балалары - Шамил һәм Чулпан. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»