• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
18.06.2018 Хатлар

"Артык вак проблемалар белән борчымыйбызмы Президентны?" (ХАТ)

Владимир Путин белән туры элемтәне, эштә булу сәбәпле, үз вакытында җентекләп карый алмадым. Шулай да аерым өлешләрен, аңа кагылышлы телетапшыруларны карарга тырыштым. Экспертлар мондый аралашу башка илләрдә юк, бу ил халкы өчен кабатланмас, әһәмиятле мөмкинлек дип әйттеләр.

Чынлап та шулай, Президентның үзенә сорау бир әле син! Һәм  бу инде проблемаңның чишелүенә  100 % гарантия бар дигән сүз.
 
Гади авыл кешесенең үтенече өчен губернаторларның, министрларның йөгерешеп торганын башка кайчан күрәсең?! Ярый әле Владимир Владимирович халык белән менә шундый бәйләнешкә чыга. Быел да 16нчы тапкыр үткәрелгән элемтә нәтиҗәсендә күпләр еллар буе хәл ителмичә килгән сорауларын хәл итәр. Менә шул ягы белән һәрберебез өчен файдалы һәм кирәк бу сөйләшү. Быел да күңелендәгесен, үзәгенә үткәнен әйтеп калырга тырышучылар 2 миллионнан күбрәк булды.
 
Ләкин, үзеңнеке – үзәктә дисәләр дә, артык вак проблемалар белән борчымыйбызмы Президентны дигән сорау калды күңелдә. Аның болай да кадерле вакытын вак-төякләргә сарыф итмибезме? Кайсыдыр авылда җирле хастаханә бүлекчәсенең киләчәк язмышын Президент үзе хәл итәргә тиешмени инде хәзер?
 
Ләкин үзем авылда туып-үскән кеше буларак яхшы аңлыйм: хастаханә, фельдшерлык пунктлары авыл кешесе өчен яшәү белән үлем арасындагы иң-иң мөһим, хәлиткеч сорау бүген. Олылар әйтмешли, үзеңә килеп төртелсә, хәл ителәсе мәсьәләнең эресе-вагы булмый да. Шуның өчен ниятем дә сорау бирүчеләрнең бакчасына таш ыргыту түгел. Ә гади кешеләр өчен мәсьәләләрне хәл итүнең авырлаша баруын әйтү. Авылдагы мәктәпне ябу-япмауны да Президент үзе хәл итәргә тиеш булгач, башкача ни дип әйтим соң?
 
Мин совет заманында туып, коммунистлар тәрбиясе алып, бүгенге заман шартларында эшләүче, яшәп ятучы буынның гадәти һәм гади бер вәкилемен. Элек безнең авылда берәр проблеманы чишә алмый аптырасалар, 5 тиенлек конверт алалар да гәзиткә язып җибәрәләр иде. Чыгып йөрисе дә түгел, бусагалар да таптыйсы юк – утырасың да ак кәгазь битенә аһ-зарыңны бушатасың. Гәзит хәбәрчеләре ситуацияне өйрәнеп, бу турыда республика матбугатында язып чыкса – җаваплы кешеләрне шунда ук райкомга, обкомга чакырталар иде. Һәм, әлбәттә инде, тегеләре матбугат аша җавап биреп, мәсьәләне озакка сузмый хәл итеп куярга мәҗбүр булалар иде. Гәзит сүзе зур көчкә ия иде шул ул елларда.
 
Дүртенче власть дигән төшенчә дә шул елларда әйтелде. Әгәр матбугатка карата булган шул мөнәсәбәтләр сакланса, бәлки, үзебезнең көнкүрештәге эреле-ваклы проблемаларны хәл итүгә гәзитләр дә ныклап үз өлешен кертер иде. Бу дәүләт органнарына да, оешмаларга да, халыкка да файдага гына булыр иде бит. Бәлки, җаваплы шәхесләр дә, тәнкыйть утына эләгүдән, гәзит аша бөтен республикага рисвай булудан читенсенерләр иде. Әлбәттә, моның өчен матбугатның көннән-көн югала барган абруен кайтару кирәк. Әлбәттә, дәүләтнең матбугатка әйдәүче көч, үзе белән халык арасындагы бәйләнешне ныгытучы, илебезнең гомум сәясәтен тормышка ашыручы итеп каравы кирәк. Шул чакта гына язма сүз хәлиткеч мөһим әһәмияткә ия булачак, үз укучыларының мәнфәгатьләрен нәтиҗәле яклаучы булып чыгыш ясый алачак. Шул очракта ваграк мәсьәләләрне урындагы җитәкчеләргә, әйтеп үтүемчә, матбугат басмаларына да калдырып, илебез җитәкчесенә гомум, глобаль дәрәҗәдәге, иң мөһим сорауларыбызны гына бирер идек. Югыйсә җавапны нәкъ Президентның үзеннән ишетәсе килгән сораулар да бихисап бит. 
 
Кем ничектер, бу сөйләшүдә шәхсән мин үзем Путинның пенсия яшен арттыруга кагылышлы фикерен көтеп алдым. Президентның “пенсия яшен күтәрүгә сак карыйм” дигән сүзләре күңелемне тынычландырды. Югыйсә, яңа хөкүмәт иң беренче итеп пенсия реформасын карыйбыз дигәч, алдагы елларда пенсиягә чыгучылар сагаеп калган иде.
 
Сөйләшү – сөйләшү шул инде. Аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Мәсьәләләрне хәл итү карарлар, законнар белән көйләнсә дә, ил башлыгы белән менә шундый сөйләшү кирәк. Чиновникларны кузгатып җибәрү өчен дә, күпме бусагаларны таптап та хәл итә алмаган проблемаларны хәл итәр өчен дә кирәк.Сине тыңлыйлар , күрәләр дип күңелеңне юату өчен дә кирәк. 
 
Тик барысын да хәл итүне Президенттан гына көтү дөресме соң? Ни өчен тиешле ведомстволар, министрлыклар, оешмалар күп очракларда кешеләрнең закон белән ныгытылган хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы сорауларына салкын карый? Мин үзем, мәсәлән, бушлай тиешле даруларны алу өчен авыруларның министрлык белән судлашып йөрүләрен акылыма сыйдыра алмыйм. Үткән елда булган бер генә мисалны искә төшереп үтәм : Уфада яшәүче авыр операция кичергән үсмер кызга гомерен саклап тору өчен көн саен бик кыйммәткә төшкән (аена 100 меңгә барып баса) дарулар кирәк. Әлбәттә, гади шартларда яшәгән әти-әнисе бу кадәрле суммага төшкән даруларны сатып ала алмый.
 
Ә Сәламәтлек саклау министрлыгы, бу препаратлар гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасына кертелмәвенә сылтанып, таләп ителгән дарулар белән тәэмин итүдән баш тартты. Ә бит закон буенча, сирәк очрый торган чирләрдән интегүчеләргә кирәк булган очракта чикләнгән дарулар исемлеге юк. Үсмер кызның хокуклары бозылу турында матбугат басмалары язып чыкканнан соң республика прокуратурасы тикшерү үткәрде, министрлыктан кирәкле даруларны бирдертүне таләп итеп судка мөрәҗәгать итте. Матбугат, җәмәгатьчелек, прокуратура, суд ярдәмендә баланың гомере өчен куркыныч белән янаган мәсьәлә хәл ителде. Әйткәнемчә, бу бер генә мисал, саный китсәң бик күп очраклар турында язып булыр иде. Акка кара белән язылган хокукларыбызны да кайчагында даулашып алырга туры килә. Һәм юристлардан башка башкарып чыгып та булмый әле.
 
Минем әйтәсе килгәнем басма сүзнең дәрәҗәсен арттыру, аның ниндидер мәсьәләләрне чишүдә йогынтысын үстерү турында иде. Әлбәттә, гәзит хәбәрчеләре дарулар да өләшә, юллар да салдыра алмый. Алар, шул мәсьәләне күтәреп чыгып, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, тиешле механизмнарны кузгатып җибәрүгә ниндидер дәрәҗәдә йогынты ясый ала түгелмени?! Әлбәттә инде, басма сүзнең бәһасы булганда. 
Шулай шул.... 
 
PS. Сораулар арасында иң хәтердә калганы моряклардан килгәне булды: “Владимир Владимирович, безнең хәрби кораблар беркайчан да батмасын өчен бортларына Мутконың рәсемен ясарга рөхсәт итегез әле”. Чыннан да Мутко утта янмас, суда батмас булды. Аны вице-премьер итеп куюны башта депутатлар да шаярту дибрәк кабул иткәннәр иде. Владимир Владимирович та эшләсен диде. 
 
4 сәгатьтән артык барган бәйләнеш вакытында 79 сорауга җавап булды. Әмма шулар арасында милли республикаларда яшәүчеләр зарыгып көткән туган телләрне укытуга кагылышлы сорау яңгырамады. Гәрчә республикалардан, атап әйткәндә, Башкортстан белән Татарстаннан сораулар , видемөрәҗәгатьләр булса да...
 
Гүзәл Гаянова.

---
Өмет
№ --- | 18.06.2018
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments