• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

15.06.2018 Ана теле

Сөйләмдә телбизәкне куллану нидән гыйбарәт, аны үзгәртергә ярыймы?

Троп, телбизәк турында сүз барганда аларны халыкныкы дигән фикер белән килешеп беткәнбез; бу бәхәссез кебек; фәндә дә халык иҗат җимешләре ул – телдә меңнәрчә ел хәрәкәтләнеп, тәмам камиллек алган берәмлекләр. Бәхәс-фәлән бөтенләй нигезсез кебек. Шулай да монда бер тын алып уйланырга туры килә.

Иң башта бу категорияне ике яссылыкта – тел яссылыгында һәм сөйләм яссылыгында карарга килешергә кирәк. Әле генә бәхәссез дип тәгаенләгән  тезисыбыз  тел яссылыгында караганда чыннан да бәхәссез, чөнки  тел халыкныкы – гомуми, ә менә сөйләм яссылыгында (сөйләм  аерым шәхесләрнеке – хосусый), ягъни телне (троп, телбизәк, афоризмнарны) куллану яссылыгында бу сорау икеләнергә дә урын калдыра, чөнки гадәти, көндәлек аралашуда тулаем халык төркеме түгел, ә бәлки  аерым-аерым конкрет кешеләр – син, мин, ул сөйләшәбез, сүзләрне,  шул исәптән троп, телбизәк, мәкаль, әйтемнәрне дә ул, син, мин сайлап алабыз, кирәк булса, минеке түгел, халыкныкы дип тормыйбыз, үзгәртәбез. Алай гына да түгел, сөйләмебезнең үтемлеге, тәэсирлеген истә тотып, җор берәмлекләрне, кемнәндер рөхсәт сорап тормыйча, үзебез ясарга да (афоризмнарны) җөрьят итәбез.
   
Димәк ки, телбизәккә – күчерелмә мәгънәле, образлы теләсә нинди тезмәгә (троп, афоризм, фразеологизм, әйтем, мәкаль һ.б.), ягъни телдәге гасырлар буе бөтен халык булдырып, саклап, кулланып килгән берәмлекләр аларны үз сөйләмеңә җәлеп иткәч, (сүзләр кебек үк) аларга карата шәхси сүз, шәхси троп, шәхси афоризм дип карау да урынлы, фәнни булып чыга түгелме?  Әгәр дә без бу берәмлекләргә карата куллану, үзгәртү, ясау  төшенчәләре белән  эш итә алабыз икән, ник шәхси төшенчәсен кулланырга ярамас ди, бу ике төшенчә шәхсилек  төшенчәсе белән турыдан-туры бәйле бит. “Минем балта”, “минем ноутбук” дигән кебегрәк. Аларны ничек ясау, куллану миннән тора.
   
Тирәнрәк уйлый калсак, телне “ясаган” халык бит ул үзебезнең ата-бабалар. Аларга бит андый әзер берәмлекләр, сүзләрнең күпчелеге кебек үк, күктән төшмәгән, әллә кайдан килеп кермәгән, аларны шәхесләр, ягъни аерым адәм балалары  “ясаган”, берсеннән икенчесе күчереп алып, хәрәкәткә китергән, нидер үзгәрткән, өстәгән, шомарткан, кыскасы,  кулланган. Шуннан ул гадел рәвештә халыкныкына әверелә. 
   
Безгә бу  бәхәссез, әһәмиятле хакыйкать һәм фәнни дәлилле тезис белән килешү зарур. Шул шарт үтәлгәндә генә әңгәмәбезне дәвам иттереп булыр. Эш менә нәрсәдә: троп, телбизәкләрне тел фәнендә өйрәнгәндә бу тезиска болай тәфсилле тукталу ихтыяҗы юк иде. Ә хәзер без телбизәкләрнең хәрәкәттәге, ягъни кулланылыштагы хәлен өйрәнергә алындык. Монда максат та, өйрәнү кыйблалары да икенче. Хәзер шул максатны күздә тотып,  сөйләмияттә телбизәк нәзәриясенең үзәген тәшкил иткән куллану һәм ясау төшенчәләрен тәфсиллерәк анализларга тиеш булабыз. Нәкъ шушы урында ике искәрмә әйтеп китү кирәктер: беренчесе, сөйләм дигәндә, куллану дигәндә көндәлек аралашу белән бергә гаммәви аралашу чаралары (матбугат, радио, телевидение, интернет) сөйләмен күз алдында тотарга киңәш итәбез; икенчесе, күчерелмә мәгънәле берәмлекләрнең без санап киткән берәмлекләре арасыннан беренче чиратта телбизәк-фразеологизмнарны, мәкальләрне күзалларга кирәктер. Хәзер шушы берәмлекләрнең  сөйләмдәге  – хәрәкәттәге хәлен ачыграк күзаллыйк.
   
Куллану – ул тропның, телбизәкнең, афоризмның ясалу һәм хәрәкәткә китерү, яшәтү шарты. Телбизәк дөньяга куллану өчен  барлыкка килә. Менә Нәкый Исәнбәт нәрсә ди: “...телебезнең гаять тәртипле фонетик сингармоник авазлар системасына корылган булуы, фигыль-рәвеш төрләренә гаять байлыгы, һәр рухи халәтне процессында тотып алу сәләтлелеге, динамикалыгы һәм борыңгы анимистик сихри җанлы сөйләм рухын саклап килүе кебек хәлләре бар ки, болар һәм башка күп кенә яклары табигый рәвештә аның фразеологик тәгъбирчән булуына да хезмәт иткәннәр һәм итәләр”. (Татар теленең фразеологик сүзлеге. 1 т. Автордан. 4 б.). 
   
Телбизәкнең кулланыр өчен ясалуы янә уйлап чыгару (чыгару)  төшенчәләрен анализлаганда ачыклана. Бу күренешнең кайсы яклары, сыйфатлары уйлап чыгарылырга, ясалырга мохтаҗ соң? Бу сорауга җавап бирер өчен фразеологизмның (телбизәкнең) хәсияти билгеләмәсен бик ачык күзаллау зарур. “Фразеология ул, асылда, бербөтен мәгънә белдерүче, чынбарлыктагы күренешләрне тәэсирле, сурәтле һәм сәнгатьле итеп чагылдыручы, семантик һәм синтаксик яктан таркалмый торган тотрыклы сүз тезмәсе (күңел тулу, күңел ярасы, ачык авыз, баш күккә тию һ.б.). Тикшерүчеләр, гадәттә, аларның сөйләмдә әзер килеш саклануын, семантик яктан бөтен, грамматик яктан таркалмавын күрсәтәләр, сурәтлелек ягына аеруча басым ясыйлар” (Шунда ук).                   
   
Телбизәккә карата куллану, хәрәкәтләндерү  төшенчәләре телнең башка категорияләренә, күренешләренә карата көндәлек  фикерләүдән (мәсәлән, синтаксик күренештән) шактый аерыла, биредә ул катлаулырак, сөйләмияткә хас үзенчәлеклерәк. Бу катлаулылыкны Нәкый Исәнбәт тә искәртә: “ ... Фразеологик әйтем бер генә җөмләгә беркетелгән берәмлек түгел, ул җөмләдән җөмләгә күчеп, аларның мәгънәләрен ачу, үткенәйтү, җанландыруга һәм характерлаудан тыш хосусыйлаштыруга, шул ук вакыт гомумиләштерүгә дә хезмәт итә. Шулай булгач, кулланышта, беренчел мәгънәсе өстенә, ул еш кына тагын кайбер өстәмә мәгънә төсмерләренә дә ия булучан... “ (Шунда ук. 6 б.).
   
Куллану төшенчәсенең күп төсмерле икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Мәсәлән, бар әйтеп куллану, бар язып куллану.  Моны Нәкый Исәнбәт үз сүзлеге мисалында төшендерә: “Әйтемнәрне шулай бер калыпка китереп (сүзлекләрдә теркәп –И.Н.) гәрчә аларга тышкы бер төзеклек күренеше бирелсә дә, болай эшләгәндә, кайбер әйтемнәр мәгънә ягыннан заман һәм конкрет урыннарын югалтып, нык кына төссезләнә һәм нейтральләшә, битарафлаша икәнлеге ачык. Фразеологизмнар исә тормышта җанлы сөйләм телендә кайсы заман белән ешрак һәм характерлырак әйтелсәләр, шул әйтелешләрендә җанлырак һәм юрамлырак булып ишетеләләр һәм үткенрәк тәэсир калдыралар. Шунлыктан, бу сүзлектә аларның барсы да бер стандарт калыпка гына куылмады, ягъни, характерлы очрагына карап, төрле заманча әйтелешләренә дә ихтыяр куелды” (Шунда ук. 6 б.).
   
Менә бу кагыйдәне сүзлекләр төзегәндә үтәү мәслихәт. Гадәттә бит сүзлекләр тел берәмлеге (сөйләмнеке түгел) тупланмасы буларак тәкъдим ителә. Шул ук вакытта, игътибар иткәнегез бармы икән, фразеологизмнарга билгеләмә биргәндә аны  лингвистик берәмлек буларак, шул ук вакытта сөйләмдә куллану максатын күздә тоткан берәмлек дип  бәяләргә омтылалар. Мәсәлән, ,,Телнең фразеологик берәмлекләре өчен, нигездә, түбәндәге төп үзенчәлекләр хас: а) форманың кыскалыгы һәм җыйнаклыгы; б) берәмлек эченә кергән компонентларның тотрыклылыгы, ягъни аларны төшереп калдырырга яки синоним сүзләр белән дә алмаштырырга мөмкин булмавы; в) фикернең тыгыз концентрацияләнгән (береккән) булуы; г) образлылык һәм читләтеп әйтү; д) сөйләмдә әзер формада үзгәрешсез кулланылуы һ.б (“Русча-татарча фразеологик сүзлек. Тат.кит.нәшр., 1959 ,”Сүз башы”нда. 4 б.). Килешегез, болар барысы да куллану өчен кирәкле сыйфатлар.
   
Хәзер килеп, тропны текстта куллану сәбәпләрен ачыкларга алынсак (алар ни өчен кирәк?), ике төп сәбәпкә диккать итәрбез: аларны куллану ихтыяҗы эчтәлегенә һәм төзелешенә (Нәкый Исәнбәт әйткәнчә, җөмләлегенә) карап туа икән. Башта нинди эчтәлекне чагылдыру ихтыяҗыннан мөрәҗәгать итүебезне ачыклыйк. Телбизәк хәзинәсе шул ихтыяҗны канәгатьләндерергә  сәләтлеме? Тарихи яктан караганда, Нәкый Исәнбәтнең фразеологизмнар һәм мәкальләр сүзлекләренең эчтәлегенә күз салсак, аның мәкальләрне анализлаган җитди фәнни хезмәтенә игътибар итсәк, татар халкының күчерелмә мәгънәле берәмлек кулланмый торган темалары бөтенләй юк диярлек, милләт аңында һәм хисенә кагылган теләсә кайсы тема тропларны җәлеп итә, куллана ала. Гасырлар буе шулай килгән. Моннан нәтиҗә ясый алабыз: бүген теләсә нинди темага сөйләшүдә, язуда, сөйләм төрендә (теләсә нинди жанрда) троп куллану табигый, чөнки ул татарчалык билгесе саналырга хаклы, һәм аны кулланмау сөйләм сыйфатының кимчелекле икәненә, саф татарча түгеллегенә киная булачак, чит-ят тоелачак. Бу кагыйдә бернинди искәрмәсез матбугатка, гаммәви чаралар сөйләменә дә кагыла.
   
Инде троп формасын тел-композиция ягыннан караганда бу төр компонент җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып, татар синтаксисының да күнегелгән, тарихи рәвешенә табигый туры килә торган, органик төзелешедер.
   
Тропларның кулланышын күзәткәндә, анализлаганда менә шушы ике үзәк-юнәлешне мәҗбүри истә тоту кирәк. Югыйсә бүгенге кулланышка бәя биргәндә йә тегесен, йә монысын “оныту”, искә алмау күзәтелә, ә алар бер-берсеннән аерылгысыз, органик булырга тиеш.
   
Хәзер троп, телбизәк куллануның гамәли нечкәлекләрен ачыклауга күчик. Башта текст әзерләгәндә иҗатчының сүз троплар белән ничек эш итүеннән искә төшерик. Күчерелмә мәгънәлелекнең аерым сүзләрдә барлыкка килү, үзгәрүен битараф берәмлек, атама, термин берәмлекләрдә берникадәр күзәтә алган идек. Бу процесс тезмә берәмлекләрдә шактый үзенчәлекле бара. Аны берничә компонентлы тезмәләрдә һәр компонентына карата да, компонентларның суммасы-бердәйлегенә карата да күзәтүләр гамәли әһәмиятле. Куллану барышында игътибар итәргә кирәкле кайбер нәтиҗәләр:
   
– тезмәнең күчерелмә мәгънәле беренче компонентының мәгънә күләме икенче (конкрет, хәтта термин мәгънәсендәге конкрет предмет, күренеш атамасының) колачына, күләменә карап үзгәрә бара. Киң төшенчәсен алыйк. Туры мәгънәдә –киң урам, елга, ишек, җилкә; киң мәйдан, итәк, чалбар балагы; киң (иркен) кыр, дала, фронт;  Нинди предмет, күренеш ачыклавына бәйле рәвештә бу сыйфатның (рәвешнең)  мәгънә төсмере үзгәрә бара: киң адымлы йөреш, киң белемле кеше, киң караш, киң мөмкинлек, киң куллану, киң халык массасы, киң кертү, киң яклау һ.б.;
   
– еш кына беренче компонентның күчерелмә мәгънә сыйфаты икенче (һәм өченче) компонентка да күчүе ихтимал. Бу аеруча иҗтимагый-публицистик төсмерле тезмәләргә хас: киң колач (колачлы, колачлылык), киң күңел (күңелле, күңеллелек); киң фронт (хәрби термин) һәм төрле өлкәдә  киң фронт буенча  хезмәт алып бара торган кеше (Г.Ибраһимов);
   
– тезмә компонентларында туры–күчерелмә нисбәтен күзәтү-тоемлау да гамәли әһәмиятле: тискәредән уңайга үсә бару: ким – кимчелек– җитди кимчелек (тулаем тискәре тезмәнең бер компоненты уңай төсмерле). 
 
Әлбәттә, тезмә тропларны, ягьни фразеологизмнарны куллану шактый катлаулырак. Өстәвенә журналист текстында бу иҗат күренеше үзгә алымнар сорый. Моның үзенә язма багышлау мәслихәттер.  
                                                   Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 15.06.2018
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом