|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2018 Мәдәният
Казанда дөнья чемпионаты көннәрендә филармониядә узачак концертлар АФИШАСЫ«Барлык байраклар бездә кунакта!» фестивале программасы: 15 июнь – «Гжель» Мәскәү дәүләт академия бию театры концерты.
19 июнь – Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты. Солистлар: Төньяк Осетия-Алания һәм Көньяк Осетия Республикаларының халык артисты Вероника Джиоева (сопрано), Россиянең халык, Украинаның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Василий Горелло (баритон).
21 июнь – «Let It Beatles» программасы белән Сергей Жилин һәм «Фонограф джаз-бенд».
28 июнь – Легендар Грузин җырчысы, СССР ның халык артисты Нани Брегвадзе концерты.
4 июль – «Опера. Джаз. Блюз». Россиянең халык артисты Хибла Герзмава (сопрано), Россиянең халык артисты Даниил Крамер (фортепиано) һәм аның триосы концерты.
«Яшәрүче Татарстан» фестивале программасы:
29 июнь – «Россия джазы йолдызлары». Татарстан республикасы Филармония джаз оркестры (дирижер – Сергей Васильев), Мариам Мерабова (вокал), Александр Сипягин (труба), Андрей Кондаков (фортепиано), Саша Машин (бәрмә уен кораллары) һәм «Акапелл экспресс» төркеме концерты.
1 июль – «Рус җыры бәйрәме». Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты. Солистлар: Екатерина Молодцова (халыкчан вокал), Вадим Ананьев (тенор), Владияр (бас).
3 июль – «Татар, башкорт – бер сәхнәдә». Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Роберт Юлдашев, «Курайсы», «Гузәл-денс» төркемнәре, Башкортстан курайчылары ансамбле концерты.
8 июль – Татар эстрадасы йолдызлары концерты. Катнашалар: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Резидә Шәрәфиева һәм Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова; Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Эльмира Сөләйманова, Фирдүс Тямаев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар.
Татар филармониясе скверында узачак концертлар (керү бушлай):
21, 22 июнь – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Җыр театры» концерты.
23 июнь (19.00) – Татарстан Республикасы ветераннарының «Балкыш» фестивале лауреатлары концерты.
24 июнь (19.00) – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты.
25 июнь (19.00) – Сәхнә корифейлары – Татар филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы артистлары концерты.
26 июнь (19.00) – Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «LA PRIMAVERA» оркестры концерты. Башлап җырлый – Татарстанның халык артисты Резидә Галимова.
--- |
Иң күп укылган
|