|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2018 Җәмгыять
15 раритет машинасы булган "У Самовара" музей-кафе хуҗасы үзе нинди автода җилдерә?Казаннан 100 чакрым ераклыкта “М-7” юлында “У самовара” дигән кафе бар. Юлчыларның туктап ял итә, чәй эчә, музей белән таныша торган кызыклы урыны бу. Биредә үзеңне СССР заманына эләккәндәй тоясың. Ул чордагы әйберләр, кибет, мотоцикллар, машиналар, хәтта пыяла стаканнарга кадәр бар. Кафе һәм коймак йортында да мичтә пешкән коймак белән шул стаканнардан чәй эчәргә була.
Боларның барысын да 62 яшьлек Тәлгать абый Мотыйгуллин булдырган.
— 2007 елда кафе төзи башладык, ул 2010 елда ачылды. Башта аны “Барс” дип атадык. Соңыннан шоферларга су алу өчен зур самавыр урнаштырдым да алар аны “У самовара” дип алыштырырга тәкъдим итте. Хәзер менә кафе тирәсеннән кеше өзелми, — дип елмая Тәлгать абый. — Илленче, алтмышынчы елларны чагылдырган музейны өч ел элек ачтык. 15 ел инде элекке әйберләр (төрле сәгатьләр, шешәләр, телефон аппаратлары, радиоалгыч, гармуннар, фотоаппарат, кер юу тактасы һ.б.) җыям. Шулар өйдә күбәеп китте дә, кафе янәшәсендә музей ачарга уйладым.
75 самавырым бар. Аларны тирә-юньдәге авыллардан җыйдым. Озакламый элекке телефон будкасын да куячакбыз. Райпо кибете музеен бик кызыксынып карыйлар. Чөнки ул безнең яшьлек елларын хәтерләтә...
— Кечкенәдән иске машиналарга бик кызыгам, — ди Тәлгать абый. — Бүген төрле елларда җитештерелгән 15 раритет машина, 30 мотоциклым бар.
— Бу кадәр техникага акча каян җиткерәсез?
— Теләк булганда акча табыла ул. Элек техника очсызрак иде, хәзер күпкә кыйммәт. Бер елны туган көнемә 2 миллион сумга Америкадан 100 еллык “Форд” машинасын кайтарттым.
— Үзегез нинди машинада йөрисез?
— Өчәр, дүртәр миллионлыкка кызыкмыйм. Аңа акчам да жәл. 500-600 мең сумлык совет автомобилендә җилдерәм...
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|