поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.06.2018 Матбугат

"Миңа 5 яшь чакта әниемнең гомере өзелде": Наил Алан белән 2013 елгы ИНТЕРВЬЮ

Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат булды. Сезнең игътибарга аның 2013 елда Римма Бикмөхәммәтова белән булган әңгәмәсен бирәбез:

“Азатлык”ны даими тыңлаучысы, укып баручысына Наил Аланны таныштырасы юк. Журналист буларак аны яхшы беләләр. Аралашуга бик җиңел кеше, барысы белән дә кызыксына, үз фикерен әйтә.
 
Театр тамашаларына, музейларга, күргәзмәләргә үлеп китеп йөрергә ярата, базар-ярминкәләрдә халык белән мәш килеп аралаша, сәяхәт, сәфәр дигәндә дә Наил бик җиңел. Гел сәфәрдә кебек ул. Тормышы да шулайрак. Башта Казанда, аннары шактый Себердә яшәп эшләде, аннан соң янә Казанга кайтты, хәзер менә Прагага китте, шунда эшли. Күбәләк кебек әле монда, әле тегендә балкып йөргән арада Наил Аланга да 50 яшь тулган икән. Гел яшьләр арасында булганга күрәме, аны ярты дистәне ваклаган дип һич тә әйтмәссең! Шул уңайдан без Наил “И.М.” укучыларына үз тормышындагы серләрен ачмасмы дип аның кылларын тартып карадык. 
 
“МИҢА 5 ЯШЬ ВАКЫТТА ӘНИЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ӨЗЕЛДЕ”

— Наил, синең чын фамилияңне белгән кеше юк шикелле... Йә тутырып Наил Алан, йә Алан дип кенә әйтәләр үзеңә. Фамилияң ошамадымы, тәхәллүс булдыру мөгез чыгару идеме?
 
— Чын фамилиям бар — Хисамиев. Уйлап тапкан тәхәллүсем нык беректе үземә, шуңа чынын белгән кеше сирәк. Төмәндә радиода эшләгәндә “Дусларга сукмак” тапшыруын ул вакыттагы бөтен Төмән өлкәсендәге, хәзер өч кисәктән тора бу яклар — Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округлары, Төмән өлкәсенең көньягы — бөтен татар-башкортлар тыңлый, хатлар язалар, шалтыраталар иде. Ул заманнарда интернет юк иде бит! Ә Себер татарлары өчен радиода татарча тапшыру булуы, анда үзләрен ишетү мөмкинлеге бер могҗиза. Атна саен кимендә йөзгә якын хат укый идек. Хатларның кайберләрендә фамилиямдә хата яки бозып язылган була. Телефоннан шалтыратсалар да, дөрес атамыйлар иде. Себер татарлары өчен Хисамиев фамилиясе авыр, ятрак иде. Өч ел эшләгәннән соң, “Тукта әле, кеше башын нигә катырам соң мин?” дип эшләрен җиңеләйтергә булдым. Эфирда үземне Наил Алан дип сәламли башладым. Теләченең Аланы — туган авылым. Барысы да тиз ияләнде, Наил түгел, Алан дип дәшә иделәр. Бу мөгез чыгару да, модага иярү дә түгел иде, бары тик тыңлаучыларыма уңайлы булсын өчен эшләнде.
 
— Мин сине элегрәк Себердә туып-үскән татар дип уйлый идем, әле дә танышларым арасында Наил Аланны Күчем хан нәселеннән дип танучылар бар.
 
— Себердә озак яшәп эшләгәнгә күрә шулай кабул итәләр! 17 ел шунда гомер иттем, мәзәк эш түгел. Ә чынында Татарстанда тудым, шушында кендек каным тамган урын. Әтием Вазыйхның туган авылында дөньяга килгәнмен. Мин әниләргә, әбиләргә бай кеше. Әнием Зәкия Чистай ягыннан. Алан авылына укытырга килгәч, әти белән өйләнешкәннәр. Алар икесе дә укытучы иде. Әнием урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, әтием гомере буе мәктәптә биология фәнен укытты. Ике яшь укытучы гаилә корып яшәүләре, мәхәббәт җимешләре буларак мин туганмын. Ләкин әнидә йөрәк чире булган, миңа 5 яшь булган вакытта әниемнең гомере өзелде. Икенче әнием дә бар, ул безнең авылныкы, аның исеме Сөембикә. Ул гомере буена авыл советында эшләде. Без гаиләдә өч бала үстек, Наилә исемле сеңлем, Артур исемле энем бар. Артурга һәм аның гаиләсенә рәхмәтләр яусын, төп йортның нигезен суытмадылар, шунда гомер кичерәләр.
 
Чындырмы, юктырмы, хастаханәдән әти ничек күтәреп чыкканын да хәтерлим кебек. Әни мине үзе белән җитәкләп мәктәпкә алып барганы нык истә калган, әле дә күз алдымда ул. Аннан соң ул миңа борчак чәйнәп авызыма каптырганын яхшы хәтерлим, шул борчакның тәмен әлегәчә тоям. Әни хастаханәдә ятканда ул миңа ике арслан баласы төшкән рәсем җибәргән иде. Яхшы хәтерлим әниемне, урыны җәннәттә булсын!
 
Сөембикә әнигә килгәндә, ул мине читкә этәрмәде, үз баласы итте. Үз әниләре белән дә уртак тел таба алмаган, бер-берсенең җылысын тоя алмаган, бер-берсенә терәк булып, рәхмәтле булырга кирәклеген аңламаган балалар бик күп. Ә мин инде олыгайган көнемдә Сөембикә әниемне бары тик рәхмәт белән искә алам. Безгә әни булып килгәне, мине караганы, тәрбияләгәне, олы юлга фатыйха биреп озатканына ихлас йөрәктән рәхмәтлемен. Аның турында начар сүз әйтсәм, гөнаһлы булыр идем.
 
“БЕЗНЕ БИТ ЧЫН ЗЫЯЛЫЛАР УКЫТТЫ!”

— Казанда укытучылыкка укыгансың, Себергә барып урнашып журналистка әверелгәнсең. Мөгаллимлекне сайлап ялгышканыңны аңладыңмы?
 
— Һич кенә дә алай түгел! Балачакта минем кем генә буласым килмәде, артистлык турында да хыялландым, үземне поезд йөртүче, табиб итеп тә күрә идем. Хәтта университетта укып йөргәндә дә сабакташым Камил Вәлиев белән Щепкин исемендәге театр мәктәбенә талпынып алдык. Марсель Сәлимҗанов янына барып шигырьләр сөйләп, имтихан тотып та кайткан идек. Бу кыңгыр эшебезне университетта сизгәннәр. Мәктәпне тәмамлаганда мин КГУда татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укыячагымны сизә идем кебек. Татар телен яхшы беләм, телгә зур кызыксынуым, зур мәхәббәтем бар иде дип әйтә алмыйм. Алан мәктәбенең данлыклы чорлары иде ул. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең терәк мәктәбе булып торды. Студентлар практика үтәргә Аланга кайта иде. Казаннан язучылар, тел галимнәре еш килә, авыл халкы, шәкертләр белән очрашалар иде. Мөхәммәд Мәһдиев, Гомәр Саттаров, Хатыйп Миңнегулов килгәнен хәтерлим. Аларның тәэсире тими калмагандыр. Татар филологиясе факультетына барып керү — язмыш. Ул заманда анда укырга керү авыр, белем алу мәртәбә иде. Мин дә беренче елны керә алмадым, конкурс коточкыч зур булды, авылга кире кайтып, бер ел буена пионервожатый булып эшләдем. Татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерү — ул вакытта зур дәрәҗә иде. Безне бит чын зыялылар укытты! Себердә өч ел яратып укыттым, әле дә авыл кешеләре, укучыларым сагынып искә алалар. Ул якларга чыгып китү тарихы да шул хыялый мөгаллим булып эшләү теләгенә бәйле булды.
 
Күренекле тюрколог Диләрә апа Тумашева бишенче курс башында безгә Себергә укытучылар кирәк дип сөйләде. Анда куе урманнар, елга, сазлыклар арасында үзенчәлекле телләрен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче татарлар яши дип рухланып әкияти бер дөньяны сүрәтләде. Башта җиде кеше китәбез дип язылган идек, ләкин нәтиҗәдә без Төмән якларына Фәнзилә Җәүһәрова белән генә чыгып киттек. Үкенмәдем, минем өчен зур мәктәп, тәҗрибә булды ул. Укытучы булып эшләдем, дәүләт радиосында татарча белгеч кирәк булгач, мине чакырдылар, шунда “Дусларга сукмак” исемле тапшыруымны булдырып, радиожурналистикага кереп киткәнемне сизми дә калдым. Укытучылык эшемне яратам, хәзер Прагада яшәсәм дә, татарча өйрәнергә теләгән татар яшьләренә курслар оештырып, аларны татарчага өйрәтәм.
 
“СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ИҢ КУРКЫНЫЧ ВӘЗГЫЯТЬ АЛДЫНДА”

— Син һәрвакыт Себерне яратып сөйлисең, материалларыңда аларның тормышын яхшы белеп язасың. Себер татарлары Казанга үпкәле, аралар да суына бара кебек, Казанның ул якларга игътибары җитми. Халык санын алуда татар сүзен кушмыйча, үзләрен себерле дип язучылар барлыкка килде, саннар үсә, диләр. Бу четерекле вәзгыятьтән чыгу юллары бармы?
 
— Барлык четерекле вәзгыятьне еш очрашып, проблеманы уртага салып, үзара берни яшермичә сөйләшеп, килешеп кенә хәл итеп була. Бу бер Себер татарларына гына хас түгел, Башкортостан белән дә шулай ук. Ачыктан-ачык сөйләшүләр ешрак булган саен, мәсьәләне хәл итү юллары да күбәя. Себер үзе бер зур татар дөньясы. Анда да татарлар төрле: Татарстан, Башкортостаннан нефть, газ табу эшләренә юнәлгән татарлар, Столыпин реформасы вакытларында күченеп утырган татарлар, зур дөнья белән элемтәләре өзелгән, сазлыклар арасында аерым-аерым авыллар булып яшәүче җирле себер татарлары, шәһәрдә көн күрүчеләре бар. Бер авыл үзе бер үзгә дөнья кебек ул Себердә. Хәтта аларның сөйләм телләре дә төрле. Төмән проблемалары Тубыл татарларына ят булырга мөмкин, шуңа күрә аларның проблемаларын һич кенә дә бер яссылыкта карарга ярамый. Дөрес, Казанга үпкә белдерү бар. Бер төркем себер татарлары себер телен, мәдәниятын, гореф-гадәтен генә саклыйк, “үсепеснеке” дигән сәясәт алып бара. Татар әдәби теленнән башка түбән тәгәрәячәкбез дигән карашта торучылар да бар. Себер теле бик үзенчәлекле. Төрки татар теленең иң борыңгы формалары саклап калган төбәк бу яклар. Себер телен саклыйк дигәнне Казанга, татар әдәби теле нигезендә себер телен дә үстерик дигәнне себерләргә аңлау кирәк, минемчә. Узган җанисәптә 9 меңнән артык кеше себерле булып язылган икән, бу аларның карары, бу карарга да хөрмәт белән карау кирәк. Гасырлар буе балык тоткан күлләре, печән чапкан болынлыклары, эрбет чикләвеге җыйган урманнары, мүк җиләге җыйган сазлыклары шәхси кулларга күчеп беткәндә, ипләп кенә миллилек юкка чыгарылганда, татар телен һәм әдәбиятын укыту бөтенләй диярлек бетүгә таба барганда башка җирдән аңлашу һәм рәсми ярдәм булмаганга үзебез — аз санлы җирле халык статусы алып булмас микән дигән адымнары дип карыйм аны. Аңлашу җитми. Бүген себер татарлары иң куркыныч вәзгыять алдында. Русиядә соңгы 6-7 ел эчендә алып барылган оптимальләштерү сәясәте башта “пилот” проект буларак Себердә сынап каралды. Татар мәктәпләре, мәдәният йортлары ябылды. Хәзер дә татар телен укыту кими бара, хакимият җирле себер татарларына бу якларга эшкә килгән украиннар, молдованнар һәм башка милләтләргә караган кебек кенә карый. Казан да үз сүзен өздереп әйтә алмый, чөнки башка төбәк бит.
 
— Төмәндә 17 ел буена эшләгәннән соң аннан ни сәбәпле киттең?
 
— Русиядә милләтләргә тискәре мөнәсәбәт, сәясәт 2004 елда нык көчәя башлады, шул сәбәпле андагы радиода татар телендәге эфир вакыты кыскара башлады. Без атнасына 2 сәгать татарча сөйли идек, аны 25 минутка гына калдырдылар. Радио җитәкчелеге татар тапшыруыннан тыш өстәмә эш сайлап ал дип тә тәкъдим иткән иде үземә. Күңелемә ятмаган эш белән шөгыльләнәсем килмәде. Мин ул вакытта “Азатлык” радиосы белән тыгыз хезмәттәшлек итә идем. “Азатлык”ның татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов Казанга кайтып эшләргә тәкъдим ясады. Казанга 2007 елда кайттым, инде менә ике ел ярым Прагадамын.
 
“ДӨРЕСЕН ЯЗСАҢ, ХАЛЫК ТА СИҢА ЫШАНА”

— Мәдәният, мәгариф, кеше хокуклары — “Азатлык”та син яктырткан төп темалар. Язганыңның файдасын күрәсеңме? Журналист буларак эшләвең белән җәмгыятьне үзгәртә алуыңа ышанасыңмы?
 
— Соңгы мисал, Әгерҗе районындагы Салагыш һәм тагын 4 татар, 2 мари мәктәбен үзгәртергә теләгән иделәр. “Азатлык” радиосы бу турыда язмаса, мәсьәләне даими яктыртып тормаса, кем белә, бәлки ябып та куярлар иде. Азатлык, минемчә, халыкка үз сүзен әйтергә терәк булды. Хакимият моңа игътибар итми калмады.
 
Азатлыкның Русиядәге җитди проблемаларны уңай якка үзгәртүгә этәргеч бирүен дә сизәм. Милли сәясәт стратегиясен кабул иткәндә “Азатлык” һәм башка ирекле матбугат чаралары язмаса, бу проблеманы җитди күтәрмәсә, бу документ милли республикалар, милләтләргә карата күпкә начаррак вариантта кабул ителер иде. Мәгариф кануны белән дә шулай ук. Хокук яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре моны даими сөйләмәсә, ирекле матбугат күтәрмәсә, мәгариф канунына Татарстан тәкъдимнәренең күбесе керер иде микән? Ай-һай...
 
Дөресен язсаң, халык та сиңа ышана. Гади халык бодайны кибәктән яхшы аера ул. Укучы, иҗтимагый, сәяси лидерларның кайсысы шыттырганны, кайсының үз ягын каерганын, кем дөресен әйткәнен сизә, белә. Төмәндәге остазым безгә: “Халык сездән күпкә акыллырак, дөресен сөйләгез”, — дип өйрәтә иде.
 
— “Азатлык”ның FM дулкынында сөйләве бетте, хәзер ул кыска дулкыннан да югалды. Интернетта гына сайты калды, ләкин татар арасында интернетны кулланучы, анда ана телендә үзгә мәгълүмат эзләүче кешеләр әллә ни күп түгел. Аудитория кимүен сизәсеңме? Тыңлаучыларны югалттың дип санамыйсыңмы?
 
— Бер яктан, кимегән кебек тоела ул. Бүген “Азатлык” сайтына көненә уртача 2 мең кеше керә, укый, бер өлеше форумда катнаша, фикерен яза. Иң актуаль мәкаләләрне “Безнең гәҗит” бастыра. Шулай ук “Матбугат.ру” да язмаларга битараф түгел. Шушы яктан караганда, безнең җитди язмалар белән танышып баручылар аз түгел дип әйтә алам. “Азатлык”ны татар җанлы, милләтне кайгыртучы, дөньяга аек карашлы актив кешеләр, зыялылар укый.
 
— Татар журналистикасы чит илләрнекеннән нык аерыламы?
 
— Чит илдә мәгълүмат кыры бик киң, күп төрле. Оператив хәбәрләр җиткерү, туган вәзгыять тирәсендә төрле фикерләр бирү югары дәрәҗәгә куелган. Ничек бар, шулай сөйләү, күрсәтү чит илдә бер норма, гадәти күренеш. Русиядәге кебек хакимият җырын гына җырлау, халыкка бер төрле генә мәгълүмат бирү, инфомацияне чикләү чит ил кешесенең башына да сымый. Бүген кешенең бик тиз хәбәр аласы, яңалыкны, һәм әлбәттә, дөресен ишетәсе килә.
 
— Син үзеңне кыю журналист дип саныйсыңмы?
 
— Юк, санамыйм. Сүриягә барып, андагы вәзгыятьне ничек бар, шулай сүрәтли алсам, яки Кавказга барып, федераллар белән җирле халык арасындагы низагның сәбәпләрен, төбендә ни ятканын яза алсам, үземне кыю дип исәпләр идем. Туган проблема турында министрга, йә булмаса хакимият кешесенә шалтырату өчен кыюлык кирәк мени?
 
— Кыюлык күрсәтер өчен Сүриягә барырга кирәкми, биредә дә очраклар җитәрлек. Татарстандагы кайбер четерекле мәсьәләләрне ачып салырга биредәге журналистларны тотып торган факторлар бар, иминлеге өчен курка ул, “риск”ка барыр иде, “нәрсәгә кирәк ул миңа?” дип уйлый, чөнки аңа ул кадәр эш хакы да түләмиләр, арытабан үзеңә, туганнарыңа мөнәсәбәт нинди булачак, үч алачаклар дип уйлый... Ә менә сезгә карата “чит илдә торып, кыю язмаларыгыз юк” дигән дәгъвалар бар, моның белән килешәсеңме?
 
— “Азатлык” радиосы алай мич артына качып-посып ята торган матбугат чарасы түгел. Полиция башбаштакларын да яздык, хакимиятнең халыкка карата миһербансызлыгы турында сөйләмибез дип әйтмәс идем. Төрмәләрдәге кешеләрне ничек изалаганнарын сөйләдек, яздык, күрсәттек. Хәрбиләрнең солдатларга көч куллануы да һәрдаим яктыртыла. Думага сайлаулардан соң хәрәмләшүләргә протест белдереп халык урамнарга, шул исәптән Казанда да, агылганда, кем язды? Мондый дәгъвалар белән килешмим. Урыс чыганаклардан күчереп язалар дигәнгә дә аптырарга кирәкми, мәгълүмат кайдандыр дөньяга чыга. Ә “Азатлык” барыбер булган вакыйганы, туган проблеманы кешелеклек, демократия принципларыннан чыгып яза, төрле яклап ача. Һәркем дә форумнарда теләгән фикерен җиткерә ала.
 
“ҮЗЕМНЕ 30 ГА ДА ҖИТМӘГӘН ЕГЕТ ИТЕП ХИС ИТӘМ”

— Наил, син ник өйләнми калдың? Эш дип гаилә кормый калдыңмы, башка сәбәпләр бармы?
 
— Дөнья бер төрле генә булмаган кебек, кешесе дә төрле. Ник өйләнмәдең дисең, әле соң түгел бит! Аптырамагыз, кешеләр 70 тә өйләнә һәм бәхетле булалар! Өйләнмим дип беркайчан да өздереп әйткәнем булмады. Һәр нәрсәнең үз вакыты, миңа да вакыты җитәр.
 
— Димәк, әлегә синең гаиләң — ул син һәм ике песиең?
 
— Песиләрем аерым бер тарих! Алар минем чын гаилә әгъзаларым, песиләр турында сәгатьләр дәвамында сөйли алам. Гомумән, хайваннарны нык яратам, табигатькә бик сакчыл кеше мин. Тереклекккә зыян салудан куркам. Өйгә чебен керсә дә, мин аны үтермичә тәрәзәдән кире очып чыксын өчен артыннан ярты көн куып йөри алам. Кулымда аның җан тәслим кылуын теләмим. Үрмәкүч миңа комачауламый икән, үз мохитендә әйдә, яшәсен дим, ул да үз өен кора бит.
 
Әлегә песиләремне апам тәрбияләп тора, аның аларга исе-акылы китә, бу кадәр акыллы песиләр дә булыр икән ди ул. Бар нәрсә хуҗасыннан тора, үземә охшаганнар, дим мин аңа! Матильда — әни песи, Сүзге — аның кызы. Песиләр белән яшәү мине үзгәртте, тормышымны тәртипкә салды. Алар минем очкычтан килеп төшкәнне дә сизә, ишек төбенә килеп утыралар, ди апам.
 
— Песиләр белән мавыгудан тыш синең аш бүлмәсендә төрле ризыклар пешереп, кунакларыңны сыйларга яратканыңны да беләм.
 
— Бик яратып әзерлим! Үзем уйлап тапкан ризыкларым да бар. Аш бүлмәсендә кайнаша башлыйм икән, иҗат итәргә тотынам, бу ризыкка ни өстәп була икән дип суыткычны актара башлыйм. Көтелмәгән берәр тәмләткеч, ризык кушып җибәрәм. Үзгә бер тәм белән пешә ул аннары! Кунаклар “ни салдың монда?” дип аптырап баш ватып утыралар. Сарык бавырын антоновка алмалары белән бергә пешерәм. “Наил өчпочмагы” дигән ризыгым да бар. Тавык түше итен, сельдерей сабакларын, суганны турап салам, май урынына дорблю исемле сасы сыр кисеп салам да камырны өчпочмак итеп бөгеп пичкә тыгам. Үземә генә ошый дисәм, башкалар да яратып ашый! Себерчә балык пешерергә яратам. Чит илләргә сәяхәт иткәндә аларның милли ризыкларын ашарга тырышам. Ризык сәнгате белән, ягъни ризыкны сәнгать дәрәҗәсенә җиткерү белән кызыксынам. Кайткач, аларча пешереп караган булам. Ризыкка илһамыңны бирсәң, күңелеңне салсаң, җаныңны биреп тәрбияләгән акыллы бала кебек, тәмле була ул. Хәтта ипигә майны күңел биреп яксаң, аның тәме, минемчә, башкачарак була. Тормышта һәр нәрсәгә күңел бирергә тырышам, һәр язмамны күңелем аша үткәрәм.
 
— Синең белән аралашканда Казанны яратмавың сизелә, Европаны күккә чөясең. Ник шул кадәр үпкәле син Казанга?
 
— Казан бик үзгәрде. Аның эчке рухы, миллилеге юкка чыкты, аны таптадылар, җимерделәр, изделәр. Мин Казанга кайткач кына да тарихи һәйкәлләрне вәхшиләрчә җимерделәр. Шуларның берсе — Тукай рухы сеңгән Болгар номерлары булды. Татар теленә тискәре мөнәсәбәте өчен дә Казан җитәкчелегенә рәнҗедем. Казанга кайтсам, әрним. Без укыган вакыттагы Казанның шәһри миһербанлыгы, кешеләр арасындагы җылы, дустанә мөнәсәбәт, кешеләрнең зыялылыгы, эчке шәһәр мәдәнияты юкка чыккан кебек тоела. Шуның белән күңелем ризалашмый. Бер-береңә хөрмәт юк. Кибеттә чират торганда ишетмәгәнне ишетергә мөмкинсең. Иң әшәке сүзләр белән рәнҗетергә дә күп сорамыйлар. Европа кешесе өчен бу башка сыймаслык күренеш. Яратмыйм дип әйтә алмыйм, шәһәрдә татар рухының юкка чыгуы белән килешә алмыйм.

— Үзеңне 50 яшьлек итеп хис итәсеңме? Нинди планнар корып яшисең?
 
— Бер дә сизелми! Үземне 30 га да җитмәгән егет итеп хис итәм. Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен! 
 
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы 
№ | 06.06.2013
 
 
 
 
 
 
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 13.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»