поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.03.2010 Дин

БЕР АЛЛАҺ ТӘГАЛӘГӘ ГЕНӘ БАШ ИИК

Соңгы елларда, шөкер, милләттәшләребезнең дингә тартылуы, дин белән кызыксынуы артканнан-арта баруы күзәтелә. Мәчетләребездә өлкәннәр белән бергә яшь егет һәм кызларның намазга, дин сабаклары алырга күпләп йөрүләре дә киләчәккә ышаныч белән карарга, алдагы көнебезнең иманлы кулларда булуына өмет уята. Редакциябезгә укучыларыбыздан килгән язмалар арасында да ислам дине кануннары белән кызыксынган сораулар еш очрый. Шуларның кайберләренә «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт Юнысның җавап бирүен сорадык.

– Рамил хәзрәт, Валерия Порохова тәрҗемәсендә Коръәннең кайбер аятьләре бөтенләй төшереп калдырылган, диләр. Бу чыннан да шулаймы?

 

– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Дөрестән дә, Коръәннең Валерия Порохова тәрҗемәсендәге беренче басмаларында кайбер хаталар бар иде. Без бу хакта Мәскәүдә һәм Казанда күрешкән вакытта аңа ачыктан-ачык әйттек, бер-беребезне аңладык. Соңгы икенче, өченче басмаларында ул үзенең элек ясаган хаталарын төзәтте. Гомумән, адәм баласының эшендә хаталар булмый калмый, ул аларны төзәтү өстендә эшли.

 

– Намазны җыеп уку нинди очракта рөхсәт ителә?

 

– Беренчедән, намазны җыеп уку кешегә сәфәр вакытында һәм авырган очракта яки бик авыр эш башкарганда гына рөхсәт ителә. Җыеп уку дигән сүз ул өйлә белән икендене, ахшам белән ястүне кушу. Ә иртәнге намаз үз вакытында укыла. Бу җәмгу касру дип атала, ягъни кыскартып һәм җыеп укылу. Әмма моның икенче – кагыйдәгә керми торган ягы да бар. Кеше кайта да биш вакыт намазын җыеп укый. Мондый кагыйдә юк. Бу инде намазымны калдырмыйм дип кенә үтәү. Моны гадәткә кертергә ярамый. Бу хәерле гамәл түгел. Ул очраклы хәл генә булырга мөмкин. Нинди генә урында эшләсә дә, кеше, теләгән очракта, намаз укырлык кына вакыт таба ала.

 

– Ислам дине астрономия фәненә ничек карый? Ул йолдызларны өйрәнү белән бәйле бит.

 

– Әйе, астрономия фәне ай, кояш һәм җирне, гомумән, галәмне өйрәнүче фән буларак билгеле. Ул фәнни кануннарга, хисапларга, формулаларга таянган. Бу фәнне иң беренче кануни дәрәҗәгә күтәрүчеләр дә безнең мөселман галимнәре булды. Шуңа күрә ислам дине астрономия фәне белән турыдан-туры элемтәдә. Чөнки безнең күп кенә йолаларыбыз да шуңа бәйле. Хәтта Коръәни-Кәримдә «Рахман» сүрәсендә Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә: «Мин сезгә кояш белән айны яралттым хисап өчен», – диде. Айларны, вакытларны санау, җирнең әйләнүләрен өйрәнү мөселман дине өчен аеруча файдалы гыйлемнәрдән санала.

 

– Чәчәкләрнең, хайваннарның яңа төрләрен уйлап табуга ислам дине ничек карый? Бу Аллаһыдан узу булмыймы?

 

– Бүгенге көндә кешенең клонын ясау кануни яктан да, дини яктан да тыелган. Әмма ләкин яңа төр чәчәкләр, яңа төр иген уйлап табу ул хәерле гамәл. Элекке замандагы арыш, бодай үсентеләрен искә төшерсәк, сабагы озын булып саламга китә, ә башлары нинди кечкенә була иде. Бүгенге көндә киресенчә – сабагы кыска, ә башагы зур булып үсә. Шуңа күрә үсемлекләрнең яңа төрләре булу ул зыянга түгел. Моңа Аллаһы Тәгалә мөмкинчелек биргән һәм бу фәнгә таянып эшләнә торган гамәл. Икенче мәсьәлә – җан ияләренең яңа төрләрен булдыру. Бу мәсьәлә буенча галимнәр арасында бертөрле фикер юк. Шуңа күрә мин әлеге өлкәдә нинди фикернең өстен булуын әйтә алмыйм. Кеше буенча бу турыда әйбәт беләбез – ул тыелган гамәл булып санала.

 

– Мөселман хатын-кызларына куян ите ашау харам диләр, бу дөресме?

 

– Хатын-кыз белән ирләргә бөтен бер төрле әйбер хәләл, бер төрле әйбер харам. Әлбәттә, ирләргә хәләл булып, хатын-кызларга харам булган әйберләр дә бар. Әйтик, пәйгамбәребезнең, ирләргә ефәк киенү һәм алтын тагу – харам, хатын-кызларга – хәләл, дигән хәдисе бар. Әмма куян күремле хайван булганга, аның ите харам, дип әйтүчеләр дә очрый. Ләкин ул дөрес түгел. Чөнки казык теше булган хайваннар гына тыелган санала. Әбу Хәнифә мәзһәбендә ярау-ярамау мәсьәләсе фәкать шушы казык тешләр белән генә билгеләнә. Куянның мондый тешләре булмау сәбәпле, аның ите хәләл дигән хөкем бар.

 

– Хатын-кызларга каберләрне зиярәт кылу ярыймы? Кайбер җирләрдә рөхсәт итмиләр.

 

— Әлбәттә, хатын-кызны саклау ниятеннән шәригать чикләүләр куйган. Мәетне җирләгән вакытта хатын-кыз зиратка кермәс, соңыннан, чиста вакытында кереп, шушы әрвахларга дога кылса, моның бернинди дә зыяны юк. Пәйгамбәребезнең кызы Фатыйма (р.г.) зиратка барырга җыенгач, расүлебездән сорый: «Йә, расүлуллаһ, кабергә баргач, нәрсә дип әйтик?!» – ди. Расүлебез ярамаса барма, дигән булыр иде. Ул: «Куль (әйт), – ди, – әссәләмү галәйкүм әһләддийар минәл мүслиминә үәл мүэминин вә иннә инша Аллаһу бикүм лә хикун әс әлүллаһә ләнә вә ләкүмуль-гафийә», – дигән. Ягъни: «Әй, мөэминнәр йортының халкы! Сәлам Сезгә. Без дә Аллаһ теләгән вакытта Сезгә кушылырбыз. Аллаһтан үзебез өчен һәм сезнең өчен дә иминлек телибез.» Бу доганы пәйгамбәребез иң әүвәл кызы Фатыймага әйткән. Һәм ул хатын-кызга зиратка барып дога кылырга яравына дәлил булып тора.

 

– Мәчеттә сәүдә итү тыелган гамәл, ни өчен Казан мәчетләрендә сәүдә итәләр?

 

– Беренчедән, бу харам дәрәҗәсендә түгел, ә мәкруһ дәрәҗәсендә. Әмма пәйгамбәребез вакытында хәтта гыйбадәт кылу өчен дә эш хакы алмаганнар. Аларга бәйтүл мал биргән. Ягъни мөселманнарның үзләренең акча тупланган урыны булган, хәлифә имамнарга, мөгәллимнәргә шушы малдан бүлеп бирә торган булган. Ләкин бүген вазгыять икенче. Хәтта «Әл-Харам» мәчетенең имамы Судейси үзе дә, мәзине дә хезмәт хакы ала. Бүгенге көндә бар мөгаллим – Коръән укытучымы ул, гарәп телен укытамы – бөтенесе дә эш хакы ала. Бүгенге көндә мөселманнарның бәйтүл маллары юк. Безгә беркайдан да мал килми, бюджеттан да бирелми, спонсорлар да ярдәм итәргә бик атлыгып тормыйлар. Шул ук вакытта без мәчетне дә һәрвакыт тәртиптә тотарга тиеш, җыештыручыга да, мәзингә, имамга, андагы мөгаллим-мөгаллимәләргә дә хезмәт хакы түләргә кирәк. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча без бик озак уйландык, чит илләрдә, гарәп илләрендә дә булдык. Һәрбер мәчет үзенең хәләл ризык, мал сату кибетен булдыра ала һәм хәләл ризык сатудан кергән акчадан үзенең имамнарына, мөгаллим-мөгаллимәләренә, бөтен коммуналь хезмәт чыгымнарына түли ала икән, моңа бүгенге көндә дөньяның бер галиме дә каршы килми. Чөнки бу беркайдан да керем булмаганлыктан эшләнә. Кибет мәчет эчендә булырга тиешме, әллә читтәрәк булса яхшымы дигән уйланулар да бар. Шуңа күрә бүгенге көндә кайбер мәчетләрнең кибетләре читтә дә бар. Бу бик әйбәт. Ә инде андый мөмкинлек юк икән, ул вакытта намаз укый, сәҗдә кыла торган залда булмаса, мәчет эчендә рөхсәт ителә дигән фәтва бар. Ул кибетләрдә сатыла торган ризыкларның ислам дине буенча бәясенә килгәндә исә болай: шушы мәчет урнашкан шәһәрдә бәянең бар иң кыйммәте һәм иң арзаны. Әйтик, бер әйберне шушы шәһәрдә 800 сумнан 1 мең сумга кадәрге бәядән алырга була ди. Мөселман кешесе бәяне шул мең сумнан арттыра, 800 сумнан киметә алмый. Ул шулар арасындагы урта бәяне куя икән, бу – дөрес. Бер меңнән арттырса, кулланучылар хокукын бозу була, 800дән киметсә, үзенең хезмәттәшләре хокукын бозу була. Мөселман дөньясында шушы канун яшәп килә.

 

– 3, 7, 33 саннарының нинди мәгънәсе бар?

 

– Ислам дине саннарга бернинди мәгънә куймый. Саннар ул каболистикадан килгән мәгънә. Анда билгеләргә, саннарга, символларга ниндидер мәгънә бирәләр. Ләкин ислам дине бернинди билгеләргә, символларга, саннарга да мәгънә салмаган. Бер галимнең дә аларның төгәл мәгънәсен аңлатканы юк.

 

– Кыямга басу, рокуг, сәҗдә нинди мәгънәгә ия?

 

– Элекке диннәрдә – христиан динендә булсын, аңа кадәрге диннәрдә – кешегә рокуг кылу, сәҗдә кылу булган. Бүген артистлар сәхнәдә тамашачы каршында кешегә рокуг кылалар. Ул – баш ию, ягъни кечкенә сәҗдә. Артист шулай итеп тамашачыга үзенең рәхмәтен белдерә. Димәк, баш ию ул – рәхмәт белдерү, намазда исә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерү. Мөселман кешесе беркемгә сәҗдә кылмый, фәкать Аллаһы Тәгаләгә генә. Чөнки сиңа биргән тавыш, буй-сын, ризык – барысы да бары тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына бар кылынган. Шуңа күрә баш ию тамашачыга түгел, ә Аллаһы Тәгаләгә булсын иде. Кайвакытта хәтта кешегә табыналар да, әмма Аллаһы Тәгаләгә генә түгел. Сәҗдә һәм рокуг ул хөрмәт, итагать йөзеннән Аллаһы Тәгаләгә кылына торган гыйбадәт.

 

– Коръәнне тәһарәтсез укырга ярамый, ә бит китапларда, газета-журналларда да Коръән сүрәләре була, аларны тәһарәтсез укырга ярыймы?

 

– Коръәнне тәһарәтсез укырга ярый, госелсез укырга ярамый. Ләкин Коръәнне тәһарәтсез килеш кулга тотып укырга ярамый. Чөнки «Әл-Вакыйгаһ» сүрәсендә болай язылган: «Лә йәмәс сугу илләл мутаххарун», ягъни Коръәни-Кәримне тәһарәтсез тотмагыз, дигән. Кулга алмыйча гына укырга ярый. Ә инде газета-журналларда язылган сүрәләргә килгәндә, алар Коръән түгел. Аларны тәһарәтсез кулга тотарга да, укырга да ярый.

 

– Ни өчен ир балаларны сөннәткә 3, 5, ягъни так яшьтә утырталар? Бу нәрсә белән бәйле?

 

– Монда так саннарның бернинди дә гаебе юк. Баланы сөннәткә туып берничә ай үткәч тә утыртырга була. Кайбер кешеләр хәтта бер атна үтүгә үк сөннәтлиләр баланы.

 

– Исламда ни өчен символ булып ай алынган?

 

– Монда төрле фикерләр бар. Ислам дине киңәйгәч, ислам хәлифәлекләрендә (ислам дине башка мәмләкәтләргә дә үтеп кергәч) шәһәрдә христиан дине дә булган, иудаизм да сакланып калган, мөселманнар шәһәргә килеп кергәч карыйлар – чиркәү дә, синагога да ерактан күренеп тора, ә мөселман гыйбадәтханәләренең манараларында бернинди дә билге булмаганлыктан, алар күренми. Шуңа күрә ай куйганнар. Ни өчен айны, чөнки ай белән без үзебезнең күп кенә йола-гыйбадәтләребезне үтибез. Чөнки пәйгамбәребезнең «Ураза аена ай белән керегез, ай белән чыгыгыз» дигән хәдисе бар. Мөселманнар, гарәпләр хәтта пәйгамбәребезгә кадәр дә ай календаре белән яшәгәннәр. Димәк, ай календаре гарәпләрдә, мөселманнарда борынгыдан яшәп килә торган үзенә күрә бер символ булган.

 

– Бала тугач, корбан чалу гадәте кайдан килгән һәм ни өчен ир балага ике сарык яки кәҗә, ә кыз балага бер сарык яки кәҗә чалу каралган?

 

– Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) хәдис шәрифе бар, ул үзенең оныклары – кызы Фатыйманың балалары Хәсән белән Хөсәенгә берәр сарык чала һәм әйтә: «Ир бала туса, мөмкинчелек булса, ике сарык чалыгыз, кыз бала туса, бер сарык яки бер кәҗә чалыгыз», – ди. Ике сарык чалырга мөмкинлек булмаган очракта берне чалсаң да ярый. Бу йола шуннан килә. Ул нәкъ гади корбан кебек чалына, бүленә һәм шуның бер өлешенә балага атап аш үткәрелә.

 

– Никах укыган өчен акча сорап алу дөресме һәм ул ничә сум булырга тиеш?

 

– Ислам динендә никах укыган өчен бәя куелмый. Ул бер мәчеттә дә юк. Кеше үз теләге белән күпме бирә ала, шулкадәр бирә. «Кол Шәриф» мәчетендә елына бер меңгә якын никах укыла, бер хәзрәтнең дә садака сорап алганы юк. Фотога төшү, альбом, видео ясату түләүле. Аның үзенең бәясе бар. Башка төрле бернинди дә бәя юк. Кеше тели икән – 10 сум, тели икән 100 сум бирә. Анысы кешенең үз эше. Яшьләр килә, ничек итеп аларга оялмыйча ниндидер бәя куярга мөмкин. Никахлы гына булсыннар да, матур гаилә корсыннар, иманлы балалар үстерсеннәр.

 

– Хатын-кызлар җомга намазын җәмәгать намазы итеп укый алалармы?

 

– Алалар.

 

– Мәчеттә хатын-кызларга радио аша имамга оеп җәмәгать намазы уку дөресме? Гомумән, радиога оеп намаз уку дөресме?

 

– Дөрес. Ни өчен дигәндә, Сафа белән Мәрва тавы арасында йөргән вакытта камәт төшерсәләр, анда кыйбла юнәлеше билгеләп куелган, шунда борыласың да намаз укыйсың. Анда имам да, хәтта Кәгъбәтулла да күренми. Фәкать радиодан имамның: «Аллаһу әкбәр, сәмигуллаһа лимән хәмидәһ» дигән тавышы гына ишетелә. Бу радиога түгел, ә имамга ою була.


Роза РӘХМӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»