поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2018 Спорт

Максат бер: сыйфатлы продукт тәкъдим итү

GONGTVспорт һәм музыка каналы тиздән яңа форматтагы интернет сайтын тәкъдим итәчәк. Шул хакта, гомумән, каналның бүгенгесе һәм киләчәге турында аның директоры Айдар Шәймәрдәнов белән әңгәмә кордык.

- GONGTVның башлангыч чорларына кайтыйк. Мондый каналныңидеясе кайчан туды?

- Идея иң беренче булып 2010 елда барлыкка килде. Ул вакытта каналның максаты - көрәшчеләрнең картотекасын булдыру, алар турында мәгълүмат туплау иде. 2013 елдаинтернет сайт яңартылып, спорт белән музыка юнәлешләрен берләштерде. Төп шушы ике өлкәне алуымның сәбәбе, беренчедән, үземнең шәхескә бәйле. Элек бию, көрәш белән шөгыльләндем.
 
 
- Тиздән гамәлгә куелачак яңа форматтагы сайтта нинди үзгәрешләр булачак? 
- GONGTV яңа стильдә булачак. Замана үзгәргән саен сайтны да яңартырга кирәк дигән нияткә килдек. Анда яңалыклар татар һәм рус телле аудиториягә тәкъдим ителәчәк. Бу яңа тапшырулар һәм аларны алып баручыларга да кагыла. Барлык тапшыру, клип, сюжетларның 70%ын үзебез җитештерәбез.
 
- Кайсы проектларыгызны дәвам итәргә уйлыйсыз? Ә бәлки, тамашачыларга яңа тапшырулар да көтәргәдер?
- Күп кенә тапшырулар артистлар белән эшләүгә нигезләнгән, хәзер исә спортка басым ясарга җыенабыз.Мәсәлән, гамәлгә куелачак “Данлы мәйдан”тапшыруы спорт легендаларына багышланган. Һәрбер каналның үзе премиясебар, мисал өчен, Болгар радиосы, ТМТВ телеканалы премияләре. Табигатьтән гел беренче булырга тырышкан кеше буларак, минем дә әлеге каналлар белән тигезләшәсем килде. Шуннан чыгып “Манзара” премиясе идеясе туды. Ул 2015 елда беренче тапкыр Филармониядә, аннан Пирамида күңел-ачу үзәгендә үтте. Проект яшь артистларны танытуга нигезләнгән. Беренче елны җырчылар белән генә үткәрсәк, бу елны ул спорт һәм музыка бәйрәме буларак узды.
 
Проектыбыз яшь булганга, концертларның күп булуы зур киртәләр тудырды. Моңа кадәр көрәшне бушка карап милли төребезнең дә кадере беткән иде. Без беренчеләрдән булып, көрәшкә битараф булмаганнарны чарага билет белән кертә алдык. Әлбәттә, зур күләмдә билет сату мөмкинлеге булмаса да, аларның күбесе артистларга, көрәшчеләргәбүләк рәвешендә бирелде. Киләсе премияне яңартылган цирк бинасында үткәрергә ниятлибез. Ул 19 гыйнвар көне 2019 елда булыр дип көтелә. Үз колачына җырчыларны һәм дөнья батырларын алачак бу чара тагын да уңышлырак булыр дип уйлыйбыз.
 
- Сез үзегезне күбрәк татар телле канал буларак тәкъдим итәсез. Рус телле аудиторияне җәлеп итү авыр булмасмы?
- Беренчедән,шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, GONGTV Россия һәм чит илләргә хәбәр бирү буенча да теркәлү алган. Димәк, рус телле аудиторияне җәлеп итү әллә ни авыр булмый, чөнки безнең республикада никадәр татар халкы яшәсә, шулкадәр руслар да бар. Шул исәптән безнең тәҗрибә дә юк түгел. Еш кына шәһәрара проектлар , мисал өчен, актив тамашачылар өчен – “Караоке-баттл”. Социаль челтәрдә зур бүләкләр белән төрле бәйгеләр оештырабыз.
 

- Сезнең проектларыгыз шактый. Халыкны иң кызыксындырганы дип кайсын атап әйтә аласыз?
- Элек халык җырчыларның тормышы белән күбрәк кызыксына дип уйласак, ул шулай булды да, хәзер исә күбесенчә сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка өстенлек бирәләр. Бүгенҗырчыларның күп булыу һәм кайберләренең сыйфатсыз материалны тамашачыга тәкъдим итүе борчый. Җырчыларның профессиональ музыкага якын килүдән ары, кәсепчелеккә күчүе эстраданы һәм музыка дөньясын артка өстери. Безнең төп максат –үз эшен оста башкарган җырчыларны таныту, сыйфатлы продукт тәкъдим итү һәм тамашачының кызыксынуын уяту. 
 
- Көрәш үсеше өчен күп нәрсәләр эшлисез. “Нәтиҗәсе бар” дип әйтә аласызмы?
- Бар әйберне дә колачлап булмый, чөнкибез үз акчабызга эшлибез. Мөмкинлекләрдән килгән кадәр тырышбыз, көрәш үсешенә килгәндә, әлеге спорт төре Сабантуй мәйданнарыннан Дөнья чемпионатына күчте. Монда социаль челтәрләрнең дә роле зур. Шул ук “Батырлар”, GONGTV тиешеле мәгълүмат белән тәэмин итүгә нингезләнгән.
 
- GONGTV замана белән бергә атлый, үзгәреп тора. Киләчәктә, бәлки, телеэкраннарга күчәргә ниятлисездер?
- Интеренет бүген газета, телевидениядән дә алга чыккан мәгълүмат кыры, шуңа күрә бүген интернеттагы сатулар бермә-бер артып китә. Шоу-бизнес йолдызлары битләрендә, әйтик, реклама кую өчен миллионлаган акча кирәк.Белгечләр фикеренчә, хәзерге көндә ТВ һәм радио тәэсире интернетныкына караганда азрак. Әгәр инвесторлар, дәүләт кызыксынуы булса, без телеэкранга күчәргә әзер. 
 
Интервьюны Алинә Юнысова әзерләде
 

---
Gong-TV
№ --- | 09.06.2018
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»