|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2018 Криминал
47 яшьлек хатын песине тукмаган өчен ирен үтергәнАмериканың Даллас шәһәрендә (Техас штаты) яшәүче хатын песиен тукмаганы өчен үз ирен үтерә. Бу хакта The Independent хәбәр итә. 47 яшьлек Мәрри Харрисонны ирен атып үтергәч кулга алалар. Башта хатын песиен кыерсыткан өчен ире белән аерылышуын сөйли. Әмма полиция участогында ханым ирен атып үтерүен әйтә.
Харрисонны үтерүдә гаеплиләр. The Independent язуынча, Техаста моңа охшаш җинаятьләрдә гаепләнүчеләр үлем җәзасына тарттырылырга мөмкин. Әмма җәзаның иң югарысы бу хатынга янау-янамавы билгесез, чөнки үлем җәзасына гадәттә җитдирәк очракта хөкем итәләр, ди басма.
Кеше үтерү җитди сәбәп түгел икән алай булгач...
--- |
Иң күп укылган
|