поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.06.2018 Ана теле

Ана теле: Чын бизәк – хәрәкәттәге, сөйләмдәге телбизәк

Күчерелмә мәгънәнең барлыкка килүенең, хәрәкәтләнә башлавының күп кенә сер-нечкәлекләре аны сөйләмдә, ягъни хәрәкәттә күзәткәндә ныграк ачыла. Әйтик, тезмә тропларда күчерелмә мәгънәнең нечкә генә төсмерләренә фонетик, грамматик чаралар белән дә ирешеп була.

Башка оешмалар белән бер түбә астында төзелгән мәктәп беренче укыганда туры, бик тә конкрет мәгънәсендә аңлашылуы ихтимал, шул ук вакытта “бер (уртак) түбәлек” төшенчәсе бүтән (иҗтимагый) төшенчә белән килгәндә (әйтик, хәкимият) иҗтимагыйлык төсмере алуы, ягъни күчерелмә мәгънәгә ия була баруы да аңлашылыр. Контекстта менә бу икемәгънәлелекне бетерергә кирәк була. Ә газеттагы язмада ул калган иде әле (В.Т., 2009, 1 сент.).
   
Күчерелмә мәгънәле берәмлекләрнең, аерым алганда тезмә тропларның, сөйләмдәге әһәмиятен аңлаткан күзәтүләребезне моңарчы да бәян иткәләгән идек. Мәсәлән, сөйләмдә хис белдерү максатында бу төр лексиканы куллану үзенчәлекләре турындагы фикер, мисаллар игътибарга лаек (Ярдәмең берлән синең... (116–117 б.).
   
Фразеологизмнар кайсы сөйләм төрләрендә күбрәк кулланыла, аларның хәрәкәтен, “яшәешен”, куллану үзенчәлеген кайдан күзәтергә, өйрәнергә мөмкин? Иҗатчыга моны белү кирәк. Сорау, әлбәттә, бу теманы өйрәнгән галимнәрне дә кызыксындырмый калмаган. Ф.Сафиуллина, мәсәлән, мондыйрак системаны тәгаенләгән: 1) иң бай чыганак ул халыкның җанлы сөйләме (Хәсән Сарьян киңәш иткәнчә, әни ничек әйтә иде, урам, базар ничек әйтә ...); 2) халык авыз иҗаты – гомерлек чыганак булып килә (кәкре каенга терәтү, үзең утырган ботакка балта чабуларны шуннан алганбыз); 3) кеше хезмәт иткән һөнәр-җитештерү урын-төбәкләрдән (авыл, шәһәр, завод-фабрика, шахта, аучылык, сәхнә, мәдрәсә һ.б.): башыңа тай типмәгән, су язып май чыгару, ат ачуын тәртәдән алу, кулга ияләштерү, икенче рольне уйнау, әлифне таяк дип тә белмәү һ.б.; 4) әлбәттә инде, китаптан, иң беренче чиратта, Коръәннән, Хәдисләрдән (сират күперен кичү), күренекле язучы, шагыйрьләребезнең әсәрләреннән, җырларыннан (үткәндәге сүткән – өстенә үлән үскән; без китәбез инде сез каласыз (Г.Бәширев); Шул исәптән, матбугаттан да, анда үзебезнең талантлы элгәрләребез. бүгенге каләмдәшләребез иҗат иткән җурналист текстларыннан да табышлар тел хәзинәсенә өстәлә тора. Бу хакта безнең язмаларда да әйтелде. Бер генә факт белән өстәмә дәлил китерик. Без әзерләгән “Троплар сүзлеге”ндә, мәсәлән, И.Хәйруллинаның калтырча троп сүзе (иске-ватык машина), урак галиҗанаплары һ.б. фразеологизмнары да теркәлгән; 5) бүтән халык, милләтләрдән, башка телләрдән калькалаштырып кабул ителгән афоризм, идиомалар, аеруча гарәп, фарсы, латин, грек мифларыннан (канатлы сүз, сизиф михнәте, мең дә бер кичә, килдем-күрдем-җиңдем), бүген аеруча урыс теленнән кергән калька, ярымкалька фразеологизмнар урынлы да, урынсыз да кулланыла (нокта куярга вакыт, сазлыкка тәгәрәү һ.б.). Менә матбугаттан берничә мисал: Автомәктәп шоферлары эшкә иҗади якын киләләр (С.Т., 1978, 23 авг.); Отчет докладында коммунистларның авангардлык ролен күтәрү проблемалары кызыл җеп булып сузылды (С.Т., 1978, 23 ноябрь). Узган гасырның җитмешенче елларында язылган хезмәтемдә мин бу мисалларга мондый комментар биргәнмен: Бу мисаллар тәрҗемә әсәрләрдән түгел, бәлки татар публицистларының оригинал әсәрләреннән китерелә. Соңгы елларда галимнәр бу күренешнең (ягъни урыс теленнән тәрҗемә ителеп кергән фразеологизмнар – фразеологик калькаларның матбугатта активлашуы) иҗтимагый-публицистик стильдә генә түгел, гомумән бөтен телдә урын ала баруын билгели башладылар (Матбугатның тәэсирле сүзе, 98 б.). 
   
Тезмә калып-калька троплар, аларның сөйләмебезгә тискәре тәэсире турында махсус язма әзерлибез. Бүгенге матбугатта башлыча ике төрле тезмә калька троплар актив кулланылуын искәртеп китик: 1) электән урысчадан татарчага тәрҗемә итеп ясалган битараф яисә фәнни тезмәләрнең иҗтимагый төсмер алып, шушы стильдә активлашуы, 2) яңа калька яисә ярымкалькалар ясалып, аларның да иҗтимагый сөйләмдә күчерелмә мәгънә ала баруы: Мин каршыга чыктым – туры мәгънәле тезмә; бәхәстә мин каршы чыктым – күчерелмә мәгънә; бер тәкъдим белән чыктым – иҗтимагый төсмерле күчерелмә мәгънә (Ш.К., 2007, 29 дек.). 
   
Фразеологизмнарның чыганагын тоемлау белән бергә аларның бүгенге яшәеш “урыннарын” тоемлау-белү дә бик гамәли әһәмиятле. Фәнчә әйтсәк, аларның стилистик куллану мөмкинлекләрен барлау. Бер закончалыкны хәтердә тоту мөһим: сүзләр стилистик мөмкинлекләренә карап нинди төркемнәргә бүленсә, фразеологизмнарны да шундый ук төркемнәргә туплап күзәтергә була. Әлбәттә, беренче чиратта, әйтмә сөйләм һәм язма сөйләм төрләрен абайларга кирәк. Аннары инде сөйләм (стиль) төренә карап барлыкка килгән катламнар: матур әдәбият, иҗтимагый-сәяси (публицистик-журналистик) стиль, фәнни, рәсми, фәнни-популяр, фәнни-рәсми-публицистик стиль төсмерләре, сәхнә-ораторлык, эпистоляр сөйләм үзенчәлекләре белән бәйле төркемнәр һ.б.
   
Стиль үзенчәлекләрен тоемлау гомуми (битараф) сөйләм нигезендә барлыкка килә. Сүзләр составының иң күп өлеше битараф булган кебек фразеологизмнарның да күпчелеге битараф характерда. Күбесе туры мәгънәдә кулланыла, ягъни терминга әйләнеп беткән: урак өсте, алма бакчасы, ял көне, югары уку йорты һ.б. Идиоматик берәмлекләр арасында да стилистик битарафлар җитәрлек: судан коры чыгу, нәкъ өстенә басу. Аларның битарафлыгын тоемлау кыен түгел – синоним сүз белән чагыштырып карарга гына кирәк: җиңел котылу, хак әйтү.
   
Һәр стильдә фразеологизмнарны куллану мөмкинлекләре, шартлары, билге-сыйфатлары төсмерләнә. Әйтик, әйтмә сөйләмдә алар формасы ягыннан гади, кыска, җыйнак, көйле-аһәңле була. Иң беренче чиратта образ-сурәт тудыру, хис-тойгыга тәэсир итү максатын куя, көләмәслек-шуклык-шаярту тонында була. Яратып әйтү, җиңелчә төрттерү һ.б. хисси төсмерләр белән аерылып тора: коры куык, тукран тәүбәсе, адашканга эт тавышы – былбыл тавышы. Идиома төре өстенлек итә, еш очракта әйтем, мәкаль, шәхси афоризмнар белән үрелеп бара. 
   
Язма стильгә күбрәк китаби фразеологизмнар хас, шулар арасыннан тарихи һәм архаик троплар (көфер почмагы, мәчет карты, рәсми сурәттә, сәхнәи тамаша), фәннилеккә тартым гыйбарәләр (рухи халәт, гыйлем дөньясы, тәнкыйть кирәкле шәйдер (Г.Тукай), иҗтимагый-публицистик, калькага тартым калыплар, шәхси афоризмнар урын ала. Матур әдәбиятта мондый лексиканың кулланылуы үзенчәлекле – фразеологиядә дә бу өлкә шактый җентекле өйрәнелгән; әдипләрнең шәхси афоризмнар иҗат итү очракларына да юлыгып торабыз – алар да фәндә барланган. 
   
Тезмә тропларны иҗтимагый-публицистик сөйләмдә куллану – үзе бер тема. Шулай да бу төр тезмәләрне куллану һәм ясау нечкәлекләрен күзәтүгә керешкәнче битараф һәм стилистик тезмәләрнең тулаем лексик-семантик һәм синтаксик сыйфатларын берникадәр ачыклап китик әле. Монда бит бу төр берәмлекләрнең барлыкка килүенең гомуми закончалыкларын барларга мөмкин. Әйтик, мондый тезмәләр тикторганда, үзеннән-үзе барлыкка килми, алар тарихи вакыт чикләрендә, тарихи шартларда эзлекле рәвештә, акрынлап ныгый, берегә, ниһаять, катып калу дәверен үтә. Бу – диалектик күренеш, ягъни тел эволюциясендә өзлексез, гел булып тора торган эчке хәрәкәт, үсеш хәләте. Бу хәләт-хәрәкәтне күзәтеп-өйрәнеп була. Әйтик, тезмәне хасил иткән өлеш-компонентларның берегә-кушыла-ныгый-кату дәрәҗәсе ягыннан фразеологизмнар бертөрле түгел бит. Менә беренче карашта ук кайбер тезмәләрдә сүзләр чагыштырмача мөстәкыйльлекләрен саклый, кайберләрендә бөтенләй югалталар: кызу канлы, тын да чыгармау, телен йоткан , җилгә туздыру, җепнең очын табу, алтын куллы һ.б.
   
Тезмәдә берәр сүз тулысынча яисә өлешчә ирекле мәгънәсен югалтып, фразеологик чикле мәгънәгә ия була башлый. Җиде ят дигәндә җиде сүзе күп мәгънә төсмеренә ия була бара. Мондый берәмлекләрне анализлаганда сүзләрнең этимологик һәм тарихи яссылыкта үзгәрешенә бәйле ачышлар ясарга мөмкин. Өн сүзе аваз мәгънәсендә бик сирәк кулланыла, ә фразеологизмда ул яши бирә: өнсез калу, өне дә чыкмый. Кот төшенчәсе хәзерге татар телендә бөтенләй кулланылмый, ә күпме троп, фразеологизм аны саклаган: кот очу, кот чыгу, кот калмау, котлы булсын, котлау, котыру, коткару, котычкыч һ.б. (җан, бәхет мәгънәләрендә).
     
Алар бит жанр буларак та үзгә: телбизәк дип тә, әйтем дип тә, мәкаль дип тә атадык. Хәзер шуларны берләштереп, хәрәкәттәге фразеологизм дип гомумиләштереп сүз йөртеп алыйк.
   
Безнең очракта, ягъни фразеологизмны сөйләм берәмлеге буларак өйрәнгәндә аеруча әһәмиятлесе шулдыр: фразеологик тезмә ике яки берничә сүздән торса да, сүз кебек үк бер төшенчә белдерә, ягъни лексема санала. Моңардан шул аңлашыла: сүзнең сөйләмдә куллану мөмкинлеген бирә торган барлык сыйфатлары да фразеологизнарга да карый. Әйтик, алар сүзләр кебек үк сүзлекләргә теркәлә, шулар кебек үк кулланыла да ала. Һәркемнең шундый сүзлекләрне куллану күнегүләренә ия булуы хәерле. Сөйләм төзегәндә теләсә кайсы лексик берәмлеккә аның синонимын эзләп табу ихтыяҗы тумый калмый, димәк ки, бу максатта безгә фразеологизмның теләсә кайсы төре ярый булып чыга, сүзлектән эзлә дә тап: алдау сүзенә мәгънәдәш лексемасы кирәк ди. Рәхим ит: агач атка атландыру, кәкре каенга терәтү, саламга сөяү, төтенгә тотындыру һ.б. Аңлашылганча, бу идиомалар үзара да синоним була ала. Яисә: ялганлау – борчак ату, күзгә төтен тутыру, шартлавык шартлату; астыртынлык, хәйләкәрлек – астан уеп, өстән ямау, үлән астыннан ут йөртү, сазлы күлдә корт уйный һ.б. 
   
Телебез хәзинәсендәге күчерелмә мәгънәле берәмлекләр (фәндә троп, метафора, перифраз, фразеологизм, әйтем, мәкаль, телбизәк, афоризм термин-атамалары белән йөргән берәмлекләр) диңгез ярында дулкын бәргән саен хәрәкәтләнеп-шыбырдап яткан шома ташлар кебек: бар таудан күптән түгел генә ишелеп төшеп, салмак кына кыймылдый башлаган, почмаклы, киртеклеләре; бар әле берәр гасыр гына хәрәкәтләнеп, шомара гына башлаганнары – кытыршылар, керәле-чыгалылары, ярты түгәрәкләр; бар инде түгәрәкләнә төшкәннәре, бар шардай тәмам камиллеккә җитә язган шоп-шомалары. 
   
Телбизәкләрнең дә сөйләмдә төрледән-төрлеләре хәрәкәтләнә. Тел гыйлемендә алар, инде искәрткәнебезчә, шактый барланган, системага салынып, исемнәр кушылган, өйрәнелгән. Куллану ешлыкларына, сыйфатларына, “шомалыкларына” карап,без аларны троп, метафора, перифраз, фразеологизм, дип күзәттек,кыскалык, кабатламас өчен без аларны, тулаем берләштереп, телбизәк дип тә атадык. Алда әле афоризм, мәкаль, әйтемнәрне күзәтәсе бар
                                                   Илдар Низамов,

                                    филология фәннәре докторы. 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 08.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»