|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2010 Җәмгыять
КАЙЧАН АЙНЫЙБЫЗ?1990 еллар башында Россиядә кулланылган бөтен исерткечләр күләмен гомум халык санына бүлгәч, бер кешегә 5,4 литр абсолют спирт туры килә иде. Исәпкә балаларны, хатын-кызларны һәм карт-корыларны да керткәндә әле бу. Халык начар яшәгәнгә күрә эчүгә сабыша диярсез. Ләкин чагыштырмача имин 2008 елда бу күрсәткеч 10 литрга җитте. Ягъни 20 ел эчендә бу сан ике тапкырга диярлек артты. Бүген, өйдә ясалган, “куылган”, “әчеткән” һәм составында спирт булган башка продукцияне санап карасаң, шуңа “законлы” исерткечләрне да кушсаң, “уртача” ватандашыбызның бавыры аша елына 18 литр алкоголь үтә, дигән нәтиҗәгә килде белгечләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгән нормадан ике тапкырга күбрәк бу. Ләкин югарыда күрсәтелгәнчә, бу сан әле гел артып тора. Ул тагын ике тапкырга артса, Россия халкы Җир йөзеннән юкка чыгачак, диләр. Эчеп кырылабыз, җәмәгать. Россиядә ел саен 100 меңгә якын кеше эчкечелектән һәм алкоголь белән агуланудан якты дөньядан китә. Ел саен Яшел Үзән кебек бер шәһәр юкка чыга дигән сүз бу. Үлүчеләр арасында койма астында аунап яткан бомжлар гына түгел, ә талантлы иҗат кешеләре, үз һөнәри өлкәләрендә белгечләр дә бар.
Татарстанны мөселман республикасы дип санаучылар булса да, бездә былтыр эчеп агуланган 213 кеше җан биргән. Узган елда үзебезнең сәрхушләр “армиясе”нә тагын 1,5 мең кеше өстәлде. Хәзер анда барлыгы 35 мең “гаскәри” сафта тора.
Россиядә исәптә торган бөтен алкоголикларны да санасаң, алар 2 миллионга җитә. Бу Словения иле халкы саны белән чагыштырырлык. Шул кешеләрнең сәламәтлеге, илнең демографик хәле турында гына сүз бармый. Исерек хәлдә җинаятьләр кылына, салмыш йөртүчеләрнең автомобиль көпчәкләре астында юлчылар һәлак була. Эчкән кеше туганнарына күп кайгы, рухи җәрәхәтләр китерә, балаларының да киләчәктә шешә белән дус булу ихтималы зур.
Дәүләт алкоголизм фаҗигасенә күз йомса, үз-үзен бетерүгә күз йомачагын аңлый кебек. Ләкин нәрсә генә эшләп караса да, эчкечелеккә каршы нинди генә чаралар күрсә дә, һәрвакыт диярлек уңышсызлыкка дучар булган. Кибетләрдә аракы сатуны тыйсалар, көмешкә кудыручы, брага куючы, бал әчетүче осталар күбәеп китә иде. Мәсәлән, 1972-1974 елларда алкогольгә каршы кампания вакытында алкоголиклар саны, киресенчә, 1,5 тапкырга арткан.
Күптән түгел генә Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов этил спиртын җитештерүгә дәүләт монополиясен кертү турында закон проекты әзерләп биргән иде. Ләкин Хөкүмәт аннан баш тартты. Бүтән илләрдә әлеге чара файда бирсә дә, бездә ул кире нәтиҗә бирүчән. Мәсәлән, 1992 елда Борис Ельцин аракыга дәүләт монополиясен бетергәч, базарны суррогатлар басты, кешеләр күпләп агуланды. Бер елдан монополияне кабат торгызып карадылар, ләкин “идән астында“ аракы җитештерүчеләрне контрольдә тотарлык түгел иде инде.
Тыю да файда бирми, тыймасаң исә фаҗигагә юл куйган буласың. Нишләргә соң?
Бүген Хөкүмәт 2012 елда алкоголь куллану күләмен – 15 процентка, ә 2020 елга тагын 55 процентка киметүне, законсыз алкоголь базарын юкка чыгаруны максат итеп куйган рәсми концепция кабул итте. Ниндидер чаралар күрелә башлады инде. Быелның 1 гыйнварыннан “бер яртының” минималь бәясе 89 сум итеп билгеләнде. Моннан да арзанрак сатылган аракы контрафакт икәнлеге аңлашылырга тиеш.
Бу атнада исә Хөкүмәтнең алкоголь микъдары 15 проценттан арткан эчемлекләрне кибетләрдә кичке 9дан иртәнге 11гә хәтле сатуны тыярга җыенганы хәбәр ителде. Төбәкләрдә җирле хакимият әлеге вакытны арттыру хокукына да ия булачак. Ни өчендер бу чикләүгә сыра, коктейльләр кермәячәк. Ә нигә әле аларга да “кызыл ут” күрсәтмәскә? Эчкечелеккә каршы көрәш кайберәүләрнең бизнесына аяк чала, аларның лоббилары үзен нык сиздерәчәк, дәүләт казнасына да “шайтан суы” сатудан күп акча керә. Ләкин халыкның физик һәм рухи сәламәтлегеме, әллә аракы акчасымы кадерлерәк? Дәүләт шушы сорауга үзенә үзе җавап биреп, беркемгә дә ташламалар ясамыйча, юлыннан тайпылмаска тиеш.
Әйе, тыю белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый. Эчәргә эзләгән кеше “үз яртысын” барыбер табачак. Шуңа күрә, иң әүвәл, халыкның дөньяга карашын, рухи кыйммәтләрен үзгәртергә кирәк. Аракы бит ул – рус милләте мәдәниятенең бер кисәге. Эчкечелек исә Россия тормышының гадәти күренеше. (Рус милләте бәласе дигән сүзне безгә инде күптән онытырга вакыт. “Шайтан суы“ татар тормышының да аерылгысыз бер өлешенә әверелде.) “Особенности национальной охоты” фильмын искә төшерегез. Бу фильм бездә зур популярлык казанды. Аракыны ящиклап чөмерү күренешләрен халык елмаеп-көлеп, кул чабып карый. Бу халыкның фикерләү рәвешен, аның кыйммәтләрен чагылдыра. Күп эчү хәтта кайберәүләргә милли горурлык өчен сәбәп булып тора. Халыкның мондый фикерләвен үзгәртеп буламы? Эчкечелекне җиңеп буламы? Дәүләт, җәмгыять алдында бик авыр мәсьәлә тора. Әмма аны чишә алмасак, кырылып бетәчәкбез.\
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|