поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.06.2018 Җәмгыять

«Без кемгә кирәк?» — дип әйтәләр, үзләрен кирәксез дип саныйлар

Автобус тукталышында торам. Ана үзенең 4-5 яшьлек баласын күлләвектән тартып алды да: «Чалбарыңны күрәсеңме, пычраткансың», — дип селкетеп алды. Ана тынычланырга уйламады, кабат шул ук сүзләрне ярсый-ярсый кабатлады. Ә бала җикеренгән әнине ишетмәде дә, авызына чупа-чупс капкан да карашын еракка төбәгән.

Биш яшьлек баланың әнисенең кычкыруына исе китмәве мине сискәндереп җибәрде. Күпләрегез: «Нигә гаҗәпләндең, гадәти бер күренеш», — дип әйтер. Бәлки. Тик бу хәл бүген миңа башкачарак тәэсир итте. Сәбәбе дә бар, чөнки минем Җәза үтәү федераль хезмәтенең Ленин районы филиалында исәптә торган яшүсмерләр һәм аларның әниләре өчен оештырылган җыелыштан кайтып барышым иде.
 
Күңелләрегезгә ничек юл табыйк?
 
Алар 16-17 яшьлек егет-кызлар, әмма инде суд юлын үткәннәр, әлегә хөкем ителмәгәннәр. Бүгенге көндә биредә урлашкан, наркотиклар тараткан 15 яшүсмер исәптә тора. Җыелышка бары 5 әни генә килгән иде. Калган әниләр бәлки, эштәдер, ә бәлки балаларының язмышына кул селтәгәннәрдер. Яшүсмерләр белән Ленин районы балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар, «Яшүсмер» шәһәр профилактика үзәгеннән килгән белгечләр, психологлар әңгәмә кордылар. Шулар арасында иң үтемлесе «Яшүсмер» шәһәр профилактика үзәге белгече Фирая Газизованың чыгышы булды. Әлеге чыгышны сезгә дә тәкъдим итәм.
 
«Мин инде гомерем буе яшүсмерләр белән эшлим, тик һаман да «Без балаларыбызны кайчан югалтабыз?» — дигән сорауга җавап тапканым юк. Полициядә исәптә торган бер яшүсмергә: «Тукта, сиңа икенче төрле яшәргә кирәк», — дип, аны туктатырга теләгәндә, ул ишетмәде. Бары суд залында «Ирегеннән мәхрүм итәргә» дигән сүз яңгыраганда гына ул аңына килде. Үзен эре тоткан «текә» егет хөкемдар яңгыраткан карардан кечкенә бала кебек бөрешеп калды. Ә аны якты дөньяга китергән ананың күз яшьләре, аның кайгыдан гаҗизләнеп калуын берничек тә аңлатып бетереп булмый. «Их сез, егетләр, нигә кадерле кешеләрегезгә күтәрә алмаслык кайгы китерәсез? Нигә хатагызны хөкем ителгәч кенә аңлыйсыз?» — дип кычкырасы килгән чаклар күп булды.
 
Инде ике ел Ижауның төзәтү кол­ониясендә тәрбияләнүче егетләр белән әңгәмә корам. Алар Россиянең барлык төбәкләреннән җыелганнар. Мин алардан беркайчан да: ”Сезне нигә монда яптылар?” — дип сораганым юк. Чөнки зонада булгач, аларның берничә тапкыр җинаять кылулары аңлашыла. Минем максатым — аларда кешелек сыйфатларын уяту, ирекле тормышны яратырга өйрәтү. Алар белән наркотиклар турында да әңгәмә корам. Тик алар яшермиләр, “Без иреккә чыккач, наркотиклардан башка яши алмаячакбыз, без «кайф»ны татып карадык инде”, — диләр. Колониядә булганда инде организмнарына бу «кайф»ны онытырга вакыт та, тик психик бәйлелек аларны җибәрми. Сезгә дә наркотиклар татып карарга тәкъдим итәләрдер. Мин сезнең «кайф»тан баш тартырга үзегездә көч таба алуыгызны сорыйм. «Минем тормышымда наркотикларга урын юк», — дип әйтергә өйрәнегез. Спиртлы эчемлекләр дә юньлегә китерми. Нәкъ шушы халәттә күпме җинаятьләр ясала.
Бервакыт тукталышта торганда бер ир кеше: «Исәнмесез, Фирая Ниязовна!» – дип эндәште. Тик мин аны танымадым. Аралаша башлагач, аның кайчандыр полициядә исәптә торган яшүсмер булуын аңлап алдым. Тик ул миннән 20 яшькә яшьрәк булса да, миннән күпкә олырак күренә, юынмаган, эчкечегә әйләнгән. Вакытында аның күңеленә үтәрдәй сүзләр таба, аны дөрес юлга кертеп җибәрә алмаганга үземне гаепләдем. Әйтегез әле, сезнең күңелләрегезгә «керү» өчен нинди сүзләр табарга кирәк?
 
Аналар спиртлы эчемлекләр сата торган ларекларны бетерергә кирәк дип, еш кына сүз кузгалталар. Без, полиция хезмәткәрләре, ничек кенә көрәшсәк тә, спиртлы эчемлекләр сату беркайчан да тукталмаячак. Ул — кемгәдер табыш китерә торган бизнес. Бары сез балаларыгызда «Юк, миңа кирәкми!» — дип әйтә алырлык ихтыяр көче тәрбияләргә тырышыгыз», — диде Фирая Ниязовна.
 
Бу чыгыштан соң, бүлмәдә авыр тынлык урнашты, кайбер әниләр күз яшьләрен сөртеп алдылар. Үземнең дә бугазга килеп капланган төер озак кына китми торды. Яшүсмерләргә күтәрелеп карагач, аларның җансыз кебек утырган гәүдәләрен күреп, йөрәгем тагын кысылып куйды. “17 яшьтән үк шулай күңелләре туңган микәнни соң аларның?» — дип, ирексездән уйлап куйдым. Күңелемдә туган соравымны сизгәндәй, Фирая Газизова: «Сезнең барыгызның да йөрәкләрегез бар, аларның наз­га, җылылыкка сусавын беләм. Әниләр, сезгә дәшәм. Балаларыгыз белән күбрәк сөйләшегез, аралашканда һич кенә дә тавышыгызны күтәрмәгез, дусларча аралашканда гына алар сезне ишетерләр”, — диде ул.
 
Хөкем ителү — куркыныч сүз
 
Җыелыш тәмамлангач, мин Җәза үтәү федераль хезмәтенең Ленин районы филиалы җитәкчесе, Эчке эшләр хезмәте подполковнигы Рузанна Аскатова белән әңгәмәгә кердем.
 
«Әлеге 15 яшүсмернең 4се — балалар йортыннан. Балаларның күбесе кесә телефоны урлаган, шулай ук Интернетта эш эзләп, ә ул эшнең наркотиклар тарату белән бәйле булып, җинаять юлына басучылар бар. Соңыннан үзләре дә наркотикларны татып карыйлар. Араларында тәрбиягә бик нык авырдан бирелүче ике яшүсмер бар. Берсе тумыштан психик яктан инвалид, ул да балалар йортыннан. Алар үзләре ачыктан-ачык: «Без кемгә кирәк?» — дип әйтәләр, үзләрен җәмгыятьтә кирәксез дип саныйлар. Яшүсмерләрнең күбесе тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә: я әнисе, я әбисе тәрбияли. Буй җиткәч, яшүсмерләр аларның сүзләрен тыңламый башлыйлар. Тулы, тырыш гаиләдә үсүче яшүсмерләр дә килеп эләгәләр. Үткән елны бездә исәптә бер татар малае торды. Әти-әнисе шундый тырышлар, тик уллары начар компаниягә эләккән.
 
Ә мондый җыелышларны кварталга бер тапкыр уздырырга тырышабыз. Бүген Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен чакырдык. Алар яшүсмерләрнең нинди һөнәрдә үзләрен таба алачагын ачыклау­чы тест уздырдылар. Психолог яшүсмерләр белән даими эшли. Бармак белән санарлык булса да, яшүсмерләрне хөкем юлыннан алып калабыз.
 
Бездә яшь әти-әниләр үзләре дә исәптә торалар. Дөрес, андый гаиләләр һәрвакыт күзәтү астында: балаларын тиешенчә тәрбиялиләрме, киемнәре, яшәү шартлары, тукланырга ризыклары бармы? Әгәр ана үзен яхшы яктан күрсәтсә, без судка чыгып, аны хөкем итүдән азат итәбез.
Тормыш сынауларын күтәрә алмыйча, түбәнлеккә төшүчеләр дә бар. Бездә бер хатын исәптә торды. Ике югары белемле, улы бар. Ире үлгәч, туганнары фатирдан куып чыгарганнар. Кайгыдан эчүгә сабышкан. Шешәдәш, бергә торган ир-атны үтерергә уйлый. Ир-ат исән кала. Ул хатын ирегеннән мәхрүм ителмичә, бездә исәптә торды. Билгеләнергә безгә килгән саен әңгәмә кордык. Ул үз-үзен кулга алды. Икенче тапкыр кияүгә чыкты. Увага яшәргә китте. Эшкә алганнар. Кайберәүләр хөкүмәт төзәлергә биргән мөмкинлекне аңлыйлар әле, ә менә яшүсмерләрнең психикалары формалашмаган, алар хөкем ителүнең бик җитди булуын, бигрәк тә гомергә эзе калуын аңлап бетермиләр», — диде ул.
 
Рилия Закирова.
 
Бала тәрбияләүдә дүрт кагыйдә!
 
Совет педагогы Симон Соловейчик: «Бала үскәч, аның холкын үзгәртергә тырышып азапланганчы, ул кечкенә чакта ук дүрт кагыйдәне истә тотыгыз», – дигән. Ул әйткән кагыйдәләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
 
1. Ирек. Ләкин Соловейчик ирек дигәндә баланы үз иркенә кую, нәрсә теләсә – шуны эшләргә рөхсәт итүне күздә тотмый. Ирек – тәртипсезлек дигән сүз түгел. Ирек – баланы фикерләргә өйрәтү, аның фикере белән кызыксынып тору, балага сораулар бирергә рөхсәт итү. Кыскасы, баланы үз фикере булган шәхес итеп тәрбияләү.
 
2. Дөньяны аңлату. «Дөнья яхшы, тик ул синең тирәдә генә әйләнми». Соловейчик балага шушы фикерне сеңдерергә кирәк, ди. Әйтик, кечкенә бала тик торганда көйсезләнеп, әнисен чакырып елый башлый. Әни кеше, бөтен эшен ташлап, баланы тынычландырырга ашыкмый, ул аның тавышыннан ук бернинди куркыныч юк икәнен сизә, шуңа күрә үз эшләрен тәмамлап, аннан соң гына бала янына килә һәм тыныч тавыш белән: «Нәрсә булды?» – дип сорый. Һәм дөньяның бала тирәсендә генә әйләнмәвен аңлата.
 
3. Мөстәкыйльлек. Баланы кече яшьтән үк олы тормышка әзерли башларга кирәк, ди Соловейчик. Хәзерге заман психотерапевтлары да бу хакта даими әйтеп тора. Бала бөтен эшне дә яхшы башкармас­ка да мөмкин, ләкин «Син булдырмыйсың», — дип, эшен тартып алырга кирәкми. Бала эшли-эшли өйрәнәчәк. “Менә болайрак эшлә”, — дип йомшак кына итеп күрсәтеп, өйрәтеп җибәрегез.
 

4. Үсеш мөмкинлеге. Бала физик яктан да, акыл ягыннан да үсәргә тиеш. Ә үскәндә тавышлану да, елау да, кычкырып көлү дә, егылулар да була. Баланы кычкырып көлгән яки егылып, чалбарын пычраткан өчен дә ачуланмагыз, аны төрле түгәрәкләргә йөртегез, төрлечә кызыксындырырга, активлыгын файдалы якка борырга тырышыгыз. 


---
Яңарыш
№ --- | 07.06.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»