|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2018 Хәйрия
“Матбугат.ру” укучылары ярдәме белән Фаил Гаязов берьюлы ике коляскалы булдыХезмәттәшебез Фаил Гаязовка инвалид коляскасына акча җыешкан идек. Шушы көннәрдә Фаил берьюлы ике коляскалы булып куйды. Берсен, урамда йөри торганын, укучыбыз бүләк итте. Әтисеннән калган колясканы Илназ Шәмсетдинов Балтачтан хәтле китереп киткән. Икенче коляска белән Фаил өйдә йөрмәкче. Анысы “Матбугат.ру” укучылары җыйган акчага алынды. Инде язганыбызча, Фаил Гаязовны журналист халкы яхшы белә. Мөмкинлекләре чикле булса да, егет тик ятмый: матбугатта язмалары күренә, сканвордлары басыла, радиода җырлары ишетелә. Фаил инде ничә еллар Биектау районы Усад авылында бер бүлмәле фатирда берүзе (!) яшәп ята.
Фаил Гаязов “Матбугат.ру” укучыларына чын күңеленнән рәхмәтен җиткерә:
Сул якта - Балтач егетләре китереп киткән коляска. Уң якта - "Матбугат.ру" укучылары алып биргәне.
Фаил Гаязовка рәссам Зөлфәт Хәйруллин ясап биргән дусларча шарж
--- |
Иң күп укылган
|