поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.06.2018 Җәмгыять

"Адәм көлкесе, үзебезнең татар телендәге радиога урысча реклама биреп ятабыз бит!" (ХАТ)

Шөкер, шундый радиобыз бар әле дип, “Тәртип” радиосы программаларын сәгать 5тән 7гә хәтле рәхәтләнеп тыңлыйбыз да, аннан, хәзер инде яшьләр тыңласын дип, эшләребезне эшләргә тышка чыгып китәбез. Яшьләргә “Иртәнге чәй” кебек күңелле тапшырулар да бик кирәк, үзебез дә яшь чакта, юктан да кызык табып, пырхылдап көләргә генә тора идек бит.

Тик шулай да, яшьлек, мәхәббәт дисәк тә, матур тавышлы яшьләребезнең өч тиенлек тә мәгънәсе булмаган сүзле “җыр”ларны шундый да өзгәләнгән булып җырларга маташулары көләсене китерә безнең дә кайчакта. Ул кадәр өзгәләнергә җыры ул түгел шул дип уйлап куясың, аны кызганып. Әнә, Габделфәт Сафинның кайбер җырларын тыңлап, клипларын карасыннар иде алар. Ул “Уфалла арбасы” гына да ни тора! Милләтебезгә багышланган тагын бик шәп бер җыр ишеттем әле мин аның башкаруында, тыңлаганда ирексездән каз тәннәре чыга. Мондый җырларыбызны тыңлаганда, Беренче бөтендөнья сугышында әсир төшкән бабаларыбызның җырларын Европада юкка гына яздырып алмаганнарын аңлыйсың.
 
Менә шундый җырлар тудырган матур күңелле газиз халкыбызның күрә торып бетүенә юл куярга безнең бернинди дә хакыбыз юк. Телебез бетмәсен өчен һәркайсыбыз, кулыбыздан килгәнчә, нидер эшләргә бурычлыбыз. Балалар, оныкларыбыз ишетеп, сөйләшеп үссен дисәк, аның кулланылышын арттырырга кирәк. Ә моның өчен әллә нинди тауташлар күчерергә дә кирәкми бит югыйсә, үзебезгә мөмкин булган һәр җирдә татарча сөйләшергә генә кирәк. Базарга, кибеткә бардыңмы, сора үзеңә кирәк әйберне татарча, аңламасалар гына русчага күчәрсең. Беркөнне интернетта ничек итеп яһүдләрнең үзләренең телләрен терелткәннәре турында укыдым әле. Шул телне тергезергә тырышып йөргән активистларның берсе, инде хәзер кулланылмый торган сүзне эзләп табып, шул әйберне базардан алып кайтырга кушып, кеше иң күп йөри торган базарга хатынын җибәрә. Бер бара теге хатын базарга, ике, өч бара, һаман сатучылардан теге товарны сорый бу. Шулай итеп, сатучылар да бу товар белән кызыксынып китәләр, сорау булгач, сатып та була дигән сүз бит. Менә, шулай итеп, бу сүз кабат кулланылышка кереп тә китә.
 
Ә без нишлибез инде телебезнең кулланылышын арттыруда? Адәм көлкесе, үзебезнең татар телендәге радиога урыс телендә реклама биреп ятабыз бит!
 
Хуҗамәт авылындагы авыл хуҗалыгы техникасын сатучы фирма нигә дип үз товарын “Кузембетьевский” дип, урыс телендә рекламалый инде, йә? Нәрсә инде бу?! Соң, тыңламыйлар урыслар татар радиосын, тыңламыйлар! Юләр түгел бит инде алар аңламаган радионы тыңлап утырырга. Шулай булгач, бер тиен дә югалтмыйсыз сез, әфәнделәр, татар радиосына татарча реклама биреп. Хуҗамәтлеләр, безне генә язган дип, үпкәләмәсеннәр, колакка иң нык чалынганга гына яздым, андый оешмалар бөтен җирдә дә җитәрлек. Ничек ачуың килмәсен инде, дәүләт ярдәме аркасында шундый зурайган оешмаларыбызның җитәкчеләре үз радиобызга үз телебездә реклама бирергә дә чирканалар бит. Алар әллә президентыбызның: “Фәлән Фәләнеч, нигә татар радиосына татарча реклама бирмисең?” — дип сораганын көтәләр микән?
 
Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА. Мөслим—Чаллы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.06.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»