|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2018 Милләт
Россиядә милли телләргә ничек ярдәм итәчәкләре билгелеРоссиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде. Агентлык язуынча, милли телләргә ярдәм фонды педагогик кадрлар һәм укыту программалары әзерләүгә этәргеч бирәчәк.
“Милли телләрне укыту проблемасын – кадрлар әзерләүне, дәреслекләр булдыруны, ә алар бүгенге көндә шактый халыкта юк, мин берничә тапкыр күтәрдем инде. Бездә барлык республикалар да Татарстан кебек көчле түгел. Татарстанда туган телне өйрәнү өчен барлык дәреслекләр эшләнгән. Биредә федераль үзәк ярдәмгә килергә тиеш. Шуның өчен Россия субъектларына кадрлар әзерләүдә, кирәкле укыту программалары стандартлары, махсус дәреслекләр әзерләүдә ярдәм итәчәк махсус дәүләт фонды төзеләчәк”, - диде Гыйльметдинов.
Мәктәп укучыларына туган телләрнен өйрәнүдә стимул бирүче мотивация механизмын эшләргә кирәк.
Илдар Гыйльметдинов бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыруны законлы рәвештә беркетергә кирәклеген искәртте.
--- |
Иң күп укылган
|