• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • Казан шәһәре Магистральный урамы 16А йортында урнашкан(Азино), бөтен унайлыклары булган бер булмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадәтләре булмаган, пөхтә, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Түләү ЖКХ түләүләре белән бергә аена 15500 сум. Телефон: 89872880958.
  • Казан узэгенен Татарстан урамында урнашкан 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Тулэу 17000+ коммун. хезмэт. Тел. 89172757475.
  • Казан. Яшь тай ите сатыла. Буген суябыз. Алгы бот хэм кабыргалары. 330 сум/кг. 89030618118
  • Мавлютова урамында урнашкан тулай торакка бер егет кертэм. 89274433797
  • Казан. Яшь тай итенэ заказлар жыям. 12 декабрь конне суела. Халял ит. 89030618118
  • Арча шэхэреннэн 3км ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында 15сотый жир сатыла. Газ,су,ут кергэн, профнастилдан ор-яна капка-койма,жилэк-жимеш агачлары утыртылган.Бик матур табигать кочагында:тирэ-ягы яшеллеккэ кумелгэн, бакча башында гына балык куллэре.Реелторлар борчымасын.89178967821 (Можно через ватсап)
  • Яхшы хәлдә машина сатып алам 89279384704
  • Казан Совет районында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Т 16 трактор сатыла т89991567823
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996

 

 

 
Архив
 
 
16.03.2010 Җәмгыять

“ШКОЛА” СЕРИАЛЫНА КАРШЫ “МӘКТӘП” ТАПШЫРУЫ

Мәктәп – бу сүзне ишетүгә мәктәп укучысының да, зур бер шәхеснең дә күз алдына шау-гөр килгән балалар төркеме, сыйныф, кулына “указка” тоткан укытучы килеп баса. Ә колакта тәнәфесләргә чакыручы кыңгырау чыңы яңгырый. Шул хатирәләрне яңартып һәм чынбарлыкны яктыртып “Яшь ТНВ” каналында өр-яңа “Мәктәп” тапшыруы эфирга чыгачак. Премьера – 18нче март көнне, 14:45тә. Ул балаларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә яраткан тапшыруы булачагында шик юк. Тапшыруның форматы, аның максаты һәм башкалар турында “Мәктәп”нең баш редакторы Гөлназ СӘМИГУЛЛИНА сөйли.

 

 

 

– Гөлназ, мондый актуаль проект әзерләү теләге ничек барлыкка килде?

 

– Мәктәп турында тапшыру ясау уе бездә күптән бар иде. Ә 2010 ел Россия һәм Татарстанда Укытучы елы дип игълан ителде. Шулай күптәнге хыялны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек барлыкка килде. Бәлки, кемдер безнең “Тамчы-шоу” тапшыруы бар дип әйтер. Ләкин “Мәктәп”тә бар да башкача булачак. “Тамчы-шоу”да төрле мәктәптән килгән укучылар командаларга бүленеп белемнәрен сынаса, яңа тапшыруда теге яки бу мәктәп турында барысын да белергә мөмкин.

 

– Тапшыруның максаты нинди?

 

– “Мәктәп” дигәч, күз алдына – укытучы килә, “укытучы” дигәч – мәктәп. Укытучы – ул һәр малай, кыз өчен әйдәүче кеше. Тапшыруның төп максаты бүгенге яшь буында нәкъ менә шушы әйдәүче һөнәргә карата хөрмәт дәрәҗәсен күтәрү. Гомумән, Татарстан мәктәпләре нәрсә белән яши, аларда нинди үзгәрешләр бар, укучылар белән укытучылар арасында мөнәсәбәтләр нинди - барысын да яктыртачакбыз.

 

– “Мәктәп”тә нинди темалар күтәреләчәк? Гомумән, биредә башкаларга үрнәк булган мәктәпне алып мактау гына булмасмы?

 

– Тапшыру түбәндәгеләрдән торачак: мәктәп тарихы, аның яшәеше, нинди фәннәргә басым ясалуы, түгәрәкләр һәм, әлбәттә, аның укучылары белән укытучылары. Авыл мәктәпләре шәһәр мәктәпләреннән аерыламы? Ничек аерыла? Мондый сораулар да күтәреләчәк. Тапшыруда мактау гына түгел, ә көн кадагындагы мәсьәләләр дә яктыртылачак. Өлкән сыйныфта укучылар белән төрле темаларга түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр дә булачак. Мисал өчен, китап темасына сөйләшүне инде төшердек. Укучылар “Без хәзер китап укымыйбыз” диләр. Ә укытучылар яшьләрнең китап укымавына борчыла. Шулай ук, туган телнең киләчәге һәм бердәм дәүләт имтиханы һ.б. темаларга сөйләшергә уйлыйбыз.

 

Планда теге яки бу вакыйгага карата Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре фикерен дә биреп бару теләге бар.

 

– Тапшыруда катнашу өчен мәктәпләр ниндидер бер принцип белән сайланамы, әллә үз мәктәбен телевидение экраннарыннан күрергә теләгән һәркем сезне үзләренә кунакка чакыра аламы?

 

– Беренче тапшырулар өчен мәктәпләрне үзебез сайлаган булсак, киләчәктә тамашачылар чакыруы белән барырбыз, дип уйлыйм. Биредә бары тик татар мәктәпләре генә күрсәтеләчәк. Чакырсалар, без авылга да, башка шәһәргә дә барып төшерергә риза. Безгә 420095, Татарстан республикасы, Казан шәһәре, Ш. Усманов урамы, 9нчы йорт адресына, “Мәктәп” тапшыруына дип хат юлларга яисә www.tnv.ru сайтында хәбәр калдырырга мөмкин. Анда мәктәп турында кыска гына мәгълүмат та бирергә була.

 

– Бу элеккеге “Тамчы”ның кайтуымы әллә?

 

– Юк. Чөнки элек “Тамчы”да мәктәп тормышыннан бер вакыйга гына күрсәтелә иде. Ә бу тапшыру тулысы белән мәктәп турында.

 

– Гөлназ, хәзер үзәк каналларда “Барвиха”, “Школа” кебек сериаллар күрсәтелә. Яшь буын аларны яратып караса да, өлкән буын тискәре кабул итә. Сезнең яңа проект Татарстан укучысын башкалардан аерырга өйрәтер дип уйлыйм. Син моның белән килешәсеңме?

 

– Ничек кенә кызганыч булмасын, бүгенге мәктәпләрнең хәле икенче төрле, укытучылар белән укучылар арасындагы мөнәсәбәт тә үзгә. Ләкин Татарстан мәктәбе, Татарстан укучысы башкалардан аерыла дип уйлыйм. Моңа нәкъ менә өр-яңа проектны телеэкраннардан карагач ышанырга мөмкин.

 

Үз мәктәбен, яки башка мәктәп тормышын якыннан күрергә теләгән һәркем “Яшь ТНВ” каналында “Мәктәп” проектын карый ала.

Ләйсән ХАНОВА
ТНВ
№ |
ТНВ печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№8 (42199) / 21.04.2010 21:01:28

Тагын кайчан була?

№7 (39432) / 18.03.2010 12:06:34

Бу проектта укучылар узлэре дэ катнашса, хатлар, интернетта уз фикерлэрен язсалар эйбэт булыр иде. Чынлап та мэгариф системасына унай узгэрешлэр кертерлек тапшыру булсын иде бу!

№6 (39328) / 17.03.2010 13:53:28

Уңышлар, Гөлназ!

№5 (39286) / 16.03.2010 19:11:51

Иң мөһиме укытучыга карата хормэт хэм мэрхэмэтне тэрбияли алсагыз иде, бу заманда ул бик кирэк

№4 (39284) / 16.03.2010 18:55:46

Бик шәп фикер бу, ватанга милләткә хаерле булсын.

тәкъдим
- hәр мәктәпнең уртак яклары да күп ләкин бер үзенчәлекле ягы була шуңа басым ясалса, үрнәк өчен

кайберсе ата-ана белән бик әйбәт уртак тел табып финанс мәсәләсен хал итә,
кайберсе ВУЗларга хазерләүдә алдадыр шул өстенлекләрне эшләү ысулларын күрсәтә алсагыз иде
h.б.
Уңышлар телим

№3 (39273) / 16.03.2010 17:42:53

Әйе, әйе, алдан әзерләнеп, сүзләрен ятлап килеп мактанып утыруга кайтып калса беркем карамас. Бездә обычно "бар да әйбәт" дигән үз-үзеңне мактау, чүпне тышка чыгармау дигән нәрсә бар. Минемчә, бүген мәктәпләрнең хәле бер дә әйбәт түгел. Кеченә авыл мәктәпләре ябылу, ә зур мәктәпләрне обрнадзорның тикшерүе бер дә яхшы түгел. Андый тикшерүләрне безнең илдә кайда взятка алалар шуннан башларга кирәк!

№2 (39256) / 16.03.2010 14:37:32

Вакыты бик њк ућайлы тњгел,эштђ булабыз бит.

№1 (39255) / 16.03.2010 13:07:25

Чират буенча мәктәпләрне мактауга гына кайтып калмасын иде тапшыру.Аналитик әйбер булыр дип ышанабыз.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты