|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2018 Җәмгыять
Татарстанда меңгә якын кеше электр утсыз калганКичә кичке якта һава торышы бозылып, Татарстанда меңгә якын кеше электр утсыз калган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Түбән Кама һәм Буа районында җил көчәю сәбәпле, алты торак пунктта 1064 йортта электр уты беткән. Бу йортларда чама белән 904 кеше яши, дип яза агентлык.
Кичке унбер тулганда электр уты белән тәэмин итү төзәтелгән. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
--- |
Иң күп укылган
|