поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.03.2010 Авыл

КАМАЛЕТДИНОВЛАРНЫ БҮГЕН НӘРСӘ БОРЧЫЙ?

Күп еллар мәктәптә укытучылар булып эшләгән Камил белән Рамилә КАМАЛЕТДИНОВЛАР белән очрашу өчен Яңа Фәйзулла авылына килеп кергәндә, беренче карашка аның өйләре миңа ничектер боегып, сагышка батып утыралар сыман тоелды. Өр-яңа мәһабәт, матур мәчет бинасыннан, аның тирә-юньгә нур сибеп утыручы ярымайлы манарасыннан өйлә намазына чакырып, моңлы азан тавышы яңгырый башлагач кына, бөтен авыл ямьләнеп китте кебек.

Горур кыяфәттә үзара каңгылдаша-каңгылдаша урамны тутырып көтүләре белән йөрүче ап-ак симез казларга карап, хәзер кая барыйм икән дип, бераз аптырап торганда (бу авылда элекеге совет сыман, аны хәзер поселение дип атыйлар, идарә юк), кызу атлап өенә кайтып баручы бер апа очрады. Аңардан Камил белән Рамилә Камалетдиновларның кайда яшәүләре турында сорадым. Бәхетемә, апа аларның күршеләре булып чыкты.

 

– Авылыгызда җирләр эшкәртеләме соң? – дип төпченәм үзеннән.

 

 – Әйе, читтән килгән инвестор дигәннәре җирләребезне арендага алып, икмәк үстерә башлады, – дип сөйләп китте апа. – Шуның өчен бәрәңге бакчаларыбызны бушлай сукалап, үзебезне икмәк, печән, салам белән тәэмин итеп торалар.

 

 – Авылыгызда мәктәбегез бармы соң?

 

 – Юк шул, ике катлы, зур мәктәбебез ябылганга инде берничә еллар үтеп тә китте, балалар хәзер күрше-тирә авылларга йөреп укыйлар.

 

Шулай итеп, Камалетдиновларга барып кергәнче, берникадәр авыл тормышы белән танышып та өлгердем.

 

 Бернинди кризисны да сизмибез әле без, бүген менә бер көтү казларыбызны суйдык, абзар тутырып терлек асрыйбыз, – дип каршылады мине Рамилә ханым. - Тик шунысы уңайсыз, авылдагы мәктәбебез ябылды. Менә үзем дә берничә ел инде күрше Тенеево авылына йөреп, рус теленнән балаларга белем бирәм. Тик еллар үткән, олыгайган саен ничектер арыта башлады, пенсиягә чыкканчы эшләп булырмы, белмим.

 

 – Ә сез хәзер кем булып эшлисез соң? – дип сорыйм йорт хуҗасы Камил әфәндедән.

 

 – Мин Самарага йөреп эшлим, вахта ысулы белән. Моңа кадәр егерме ел укытучы булып эшләгән идем, шуның алты елын күрше Мамыково авылында мәктәп директоры булырга туры килде. Яңа бинаны төзеп кенә бетергән идек, мәктәбебезне ябып куйдылар. Шулай итеп, мин эшсез калдым, – дип сөйләп китте Камил әфәнде, хәләл җефете сүзләренә кушылып.

 

Турысын әйткәндә, Камалетдиновлар гаиләсен аңлап та була. Ике югары белеме булган йорт хүҗасының эшсез калып, шәһәргә йөреп, белмәгән, яратмаган эштә эшләве күңелле хәл түгел, әлбәттә. Ә Рамилә ханымга килгәндә, үзе сөйләгәнчә, өйдә тугызынчы дистәне ваклаган карт каенанасын ялгыз калдырып, йортын, хуҗалыгын ташлап, иртәнге сәгать җидедә юл читенә басып, машина «аулап», чит авылга эшкә йөрүләре ай-һай бик читендер.

 

Берьялгызы, төрле һава шартларында азапланып, мәктәпкә барып кергән укытучыга укучыларына үтәчәк программаны тулысынча төшендерер өчен күпме көч куярга туры килә.

 

Камалетдиновларның әнкәләре Мафилә апа Билданова да кырык елдан артык балаларга белем биргән. Ул яшь чагында Ульян якларыннан Камышлы районына барып, минем авылдашым, каләмдәшем Минзакир ага Нуретдинов, укытучыларым Мәүлебирде абый Нурмөхәммәтов, Сәлимҗан абый Нигъмәтуллиннар белән бергә баштан педучилищеда укыган, аннан югары белем дә алган.

 

 Без укыганда югары уку йортын тәмамлаган кешеләр кадерле иделәр. Гомер буена хезмәтебезне яратып, югары биеклеккә җиткереп үтәргә тырыштык. Ә менә хәзер балаларыбыз нинди көнгә калдылар, – дип нык борчылып сүзен башлады чал чәчле ветеран.

 

Дөрестән дә, Яңа Фәйзулла авылында мәктәп ябылганга берничә ел үтеп киткән. Укытучыларның төрлесен төрле авылларга, мәсәлән, Раузалия Җәмәлетдинованы, Гөлфәния Мингалиеваны, Әнүсә Гатинаны – Васильевкага, Рамилә Камалетдинованы һәм Вәсилә Хисамованы Тенеево авылына эшкә билгеләгәннәр.

 

Васильевка авылына Яңа Фәйзулла авылыннан ундүрт укучыны көн саен автобус йөртә. Биредәге унберъеллык мәктәпкә Вишневка, Тенеево, Мамыково авылларыннан да йөреп укучылар бар.

 

Яңа Фәйзулла авылында мәктәп ябылгач, башлангыч сыйныф балаларын Мәдәният сарае бинасындагы бер бүлмәдә укытып караганнар. Ләкин озак та үтми, аларны да Васильевка авылына күчергәннәр.

 

Көндә бергәләп автобус белән укырга йөрүче балалар, төп дәресләрдән тыш өстәмә дәресләрдә, төрле түгәрәкләрдә хәзер катнаша алмыйлар. Программаны да тиешенчә үзләштереп булмый. Авылда мәктәп ябылу белән татар телен укыту да юкка чыккан. Татар теле укытучысы балаларга география фәнен өйрәтергә алынган.

 

 – Татар теле укытучысы нигә шул ук балаларга татар телен укытмый соң? – дигән сорау бирәм. Васильевкадагы мәктәп рус мәктәбе булып санала бит, укучылар анда руслар гына түгел. Чуваш, үзбәк, татар балалары булса да, алар хәзер үз телләрен өйрәнә алмыйлар инде.

 

Рәхәтләнеп татар телен үзләштерүдән мәхрүм ителгән бала үз халкының асыл сыйфатларын аңлап, белеп үсә алырмы? Тел югалгач, милләт тә юкка чыгачак.

 

Татар халкының горурлыгы булып саналган бөек язучылары Габдулла Тукайны, Гаяз Исхакыйны, Галимҗан Ибраһимовны, Муса Җәлилне, татарның моңлы сандугачлары Илһам Шакировны, Әлфия Авзалованы, Вафирә Гыйззәтуллинаны да белмәгәч, татар баласы рус классикларын – Бетховен белән Шопеннарны үз итә алмаячак инде.

 

Менә шушы юлларны яздым да, бүгенге көндә татарның иң популяр композиторы һәм җырчысы булган Зөлфәт Хәкимнең: "Кем син? Ни булды сиңа, әй, газиз татар халкым?!" – дигән җыр юлларына салынган борчулы, иңрәп дәшкән авазы ишетелгәндәй булды.

 

Дөрестән дә, мондый хәлләр киләчәктә дә дәвам итсә, күпмедер вакыттан соң, акыл үсешенең биеклегенә менеп җиткән, балигъ булган балаларыбыз алдына:

 

– Мин кем соң? Минем тамырларым кайдан килеп чыккан? Ата-бабаларым нинди язмыш кичергән, аларның тарихы нинди? – дигән бихисап сораулар килеп басачак бит.

 

Яраткан җырчыбыз Зөлфәт Хәкимнең җырлары аша шулай эндәшүе, алдагы көндә татар халкының киләчәк язмышын күзаллавыдыр дип уйлыйм мин. Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен, Конституциябездә әйтелгәнчә, һәр милләт вәкиле: русмы ул, чувашмы, казахмы, татармы үз телен, динен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә тиеш. Дин ягыннан карасаң да, Аллаһы Тәгалә барыбызны да, карамы, акмы ул, тән төсе буенча бүлмичә, төрле телле, гореф-гадәтле итеп дөньяга китергән бит. Без барыбыз да Атабыз Адәм, Әнкәбез Һавадан таралган кардәшләр. Җир йөзендә яшәгән кыска гомеребез эчендә, бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, дус, тату яшәсәк иде. Тизрәк шуларны аңлап, җибәрелгән хатабызны төзәтергә ашыгырга кирәк дип саныйм мин, юкса соңга калуыбыз бар...

 

Авыл хуҗалыгы тормышына килгәндә, язмам башында әйтеп үткәнемчә, кайсыбер авыллардагы өйләр дә тормыш сынауларына бирешкәндәй, кечерәеп, сагышка батып, моңаеп утыралардыр кебек. Чөнки, элеккечә, терлекчелек фермасы ягына таба, терлек азыгы төягән техникалар, дөбер-шатыр килеп, сине тузанга батырып, ашыгыч рәвештә яныңнан үтеп китмиләр. Тирә-юньдә техника гөрелтәсе ишетелмәгәч, авыл тып-тын. Ферма ишекләре төбенә кадәр киереп ачып куелган. Тик йөрәккә шом салып шыксыз, кышкы ачы җил генә бер ачып та бер ябып шаярып уйный. Шушы хәлләрне авыл табигатен сөеп, авыл тормышына кече яшьтән үк күнегеп үскән кешегә аңлавы нинди аяныч! Авыл хуҗалыгы производстволары таркалгач, күпме һөнәр иясе эшсез калды, күпме гаилә таркалды бит!

 

Бер авылга баргач, кибеткә керергә уйлаган идем, шул чакта баһадир гәүдәле бер ир бәндәсе яныма килеп, кулын сузды да баш төзәтергә миннән акча сорады.

 

 Ни эшләп шушы язмышка дучар булдың соң? – дигән сорау бирдем үзенә. Ул миңа үзенең авыл хуҗалыгы производствосы таркалганчы зур һөнәр иясе, мактауга лаеклы хезмәткәр булганлыгы турында сөйләп китте.

 

 Шушы кулларым белән хуҗалыгыбызны күтәрештем. Тик без төзегән матур тормышның челпәрәмә килүен күргәч, сындым, түзә алмадым. Шуның өчен хәзер хурланып эчәм дә инде, – дип өстәде ул.

 

Кызганыч, бу кеше гаиләсен дә югалткан икән инде. Бер караганда аңлап та була андыйларны, чөнки арабызда нык ихтыяр көче булмаган, психологик яктан көчсез кешеләр дә яши бит.

Яңа Фәйзулла авылына килгәндә, биредә кешеләр әлегә бер-берсенә ярдәмләшеп, рухи яктан бирешергә теләмичә яшиләр. Әнә Рамилә ханым да:

 

– Улыбыз ике югары уку йортын тәмамлады, хәзер эшли инде. Кызыбыз Айсылу да институтны тәмамлаячак. Үзебез дә яшьлегебездә укып, югары белем алган идек. Бүген бакчабызны тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, күп итеп кош-корт, терлек асрыйбыз. Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш, тырыштык, барына да өлгердек.

 

Авыр тормыш сынауларына бирешмичә яшәвебез белән бик горурланам мин, чөнки без татар милләтеннән, – дип үзе, гаиләсе турында сөйләде ул миңа.

 

Балаларыбыз башлы-күзле булгач, оныкларыбыз белән дә рәхәтләнеп аралашып яшәрбез, дип, уңган Камалетдиновлар өйләрен тагын зурайтып төзергә тотынганнар. Авылда җирләр эшкәртелеп, җыеп алынган уңыштан пай хуҗаларына да өлеш чыгарылгач, аларга терлек асрарга бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер.

 

Яңа Фәйзулла авылының зур Мәдәният йортында еш кына концертлар, төрле кичәләр үткәрелеп тора. Ике мәчеттән көн дә гөрләтеп азан әйтелә, һәр йортта диярлек корбан мәҗлесләре, туйлар үткәрелә.

 

Авылда китапханә, кибетләр, фельдшер-акушерлык пункты да эшләп тора. Димәк, яшәр өчен кешегә бөтен шартлар да, мөмкинлекләр дә тудырылган.

 

Тик шунысы гына бераз эчне пошыра. Җирләре эшкәртелгән авылларда терлек фермаларын яңадан аякка бастырмыйча мөмкин түгел. Әгәр киләчәктә авыл тормышы җайланып китеп, чит җирләрдә каңгырап йөргән авылдашлары кайтып, эшкә керешсәләр, бер ябылган мәктәпне кабат ачтыру кыен булмасмы икән соң?! Бер югалткан нәрсәне кире кайтаруы беркайчан да җиңел түгел ул. Ул чагында нишләргә?! Менә шушындый сораулар борчый, шушы сорауларга җавап эзли бүген авыл кешесе. Шулар арасында ирле-хатынлы, элеккеге укытучылар Рамилә һәм Камил Камалетдиновлар да бар. Ә авылдагы тормыш яхшы якка үзгәрә калса, бу кешеләргә таянып була. Бар әле Яңа Фәйзуллада андый ышанычлы, туган авыллары, милләтләре өчен янып, көеп яшәүчеләр.

 

Яңа Фәйзулла авылы,

Кошки районы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»