|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2018 Хәвеф-хәтәр
Казан теннис академиясенә давыл 1 миллионлык зыян китергәнТарпищев исемендәге Казан теннис академиясенә давыл 1 миллионлык зыян китергән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте. 30 майда Казанда булган давыл Шамил Тарпищев исемендәге теннис академиясенең гөмбәзен алып аткан иде.
Татар-информ язуынча, теннис академиясе гөмбәзенең 200 квадрат метры ертылган. Моннан тыш 11 яктырткыч – прожекторга зыян килгән, дип әйткән Миронов.
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында давыл китереп чыгарган зыян бетерелгән. Идарәче компанияләр бу эшләргә 200 мең сумнан артык акча тотты, дип сөйләгән районнарның хакимият башлыгы Тимур Алибаев.
Фото: https://vk.com/sos116
--- |
Иң күп укылган
|