поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.06.2018 Мәдәният

“Тургай” халык театры җитәкчесе Роберт Галиев: "Киткән көнемдә үк бөтенесе чәчелер, таралыр инде"

Ул әле дә егетәр кебек. Шул ук көр тавыш, шул ук шаяру катыш сөйләшү. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт әфәнде Галиевка 65 яшь бирмәссең дә. Казан дәүләт аграр университетының “Тургай” халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләвенең файдасыдыр, күрәсең. Гел яшьләр арасында бит!

Гомеренең 40 елын татар театр сәнгатенә, шул сәнгатьнең нечкәлекләрен студентларга өйрәтүгә багышлаган ул. 3 июньдә булган юбилеен Роберт әфәнде нинди уй-фикерләр белән каршылый икән?
 
 – Роберт әфәнде, тормышыгыз сәнгать, театр белән бергә ничек үрелеп китте? 
 
 – Кечкенәдән хыялым шул булды, күңелем һәрчак матурлыкка тартылды. Бала вакытта ук бакчада гөлләр үстерергә бик ярата идем. Кушаматым да “Мичурин” иде малай вакытта. Әзрәк үсә төшкәч сәхнә үзенә тарта башлады. Без сабый чакта балаларны клубка кертмиләр иде бит. Шуңа авыл үзешчәннәре спектакль, концерт куйганда эскәмия астына кереп, качып карый идем. Уйнаганнарны күреп, үземне шулар урынына куя, “Эх, кайчан мин дә сәхнәгә менәрмен икән” дип хыяллана идем. 
 
– Сәхнә дип янучы баланың ата-анасы да талантлы кешләр булгандыр?
 
– Әнием сәнгатьне бик ярата иде. Казанда яшәгән вакытында ул җитен комбинаты клубында спектакльләр куеп йөргән булган. Олыгайгач, үзе катнашмаса да авылда спектакль, концерт була, дисәләр, бер атна алдан җыена башлый иде. Әтием, бик оста сугымчы, авыл халкы чират тора иде үзенә. Өстәвенә гармунда да уйный, шуңа мәҗлесләрдән калдырмадылар. Сәнгатькә мәхәббәт ата-анамнан килгәндерме, белмим, әмма мәктәпнең бу өлкәдә өлеше булды. Галия апа Газизова исемле укытучыбыз гел концерт, спектакльләр оештыра иде, шуларда катнашып үстем. Мәктәпне бетергәч, Театр училищесына юл тоттым. 

–Үз коллективыгызны тудыру фикеренә ничек килдегез?
 
–Театр училищесында укыганда ук үзебезнең арадагы егет-кызлар белән шимбә, ял көннәрендә, җәйге каникулларда “шабашкага” чыга идек. Яраган эш түгел иде инде, тотсалар – утырталар. Шулай да без йөреп тордык. Декорацияләрне дә үзебез эшли идек, ул вакытларда мөмккинлеге дә юк бит аның. Аннары беркемгә дә баш ими, үзең хуҗа булып яши торган коллектив оештырасы килде. Дәүләт театрында артист авыз ачып сүз әйтергә куркып тора бит, әйтә икән, ролен югалта. Ә монда бар да үз кулымда, куркасы юк. 
 
– 40 ел режиссер булып эшләгәч, инде студентка карап кына да “Моннан артист чыгачак” дип әйтә аласыздыр? 
 
–Андый тоемлау бар. Кайбер студентларны шулай  дәрес вакытларында кереп эләктереп алам. Мин дә чакырам, үзләре дә киләләр. Хәзер инде сәхнәдә миндә элек уйнап киткән егет-кызларның балалары уйный. 
 
– Элекке дәвер студентлары һәм хәзергеләре арасында аерма сизеләме?  
 
– Һәр елны сәләтлерәк яшьләр килә. Яшьләрнең хәмер белән мавыккан еллары да булды. Хәзер аларны ирексезләп тә эчерә алмыйсың. Замана яшьләренең хәзер бер генә чирләре бар. Ул да булса – телефон. Иртән әле күз ачылмаган була, инде капшап шуны эзлиләр. 
 
– Димәк, шуклыкларсыз да булмый калмый. Сездән студентларга бирелгән иң зур җәза нинди иде?
 
– Шуклыклары да була. Шулар белән бергә шаярасың. Шулай бер елны спектакль алдыннан студентларымны бер егет килеп сыйлады.  Спектакльне көч хәлгә уйнап чыктык. Халыкка сиздермәдек инде моны.  Спектакль беткәч, җыелышып килделәр. Һәрберсе каешын салып чалбарын төшерде дә арты белән борылып басты. Каешны урталай бөкләдем дә унар тапкыр яхшы гына итеп ямадым боларга. Әмма беркем бернәрсә әйтмәде, юмор белән кабул итте. 
 
– Студентлар һәм сезнең арада шундый җылы мөнәсәбәтләрнең сере нидә? 
 
– Үземне шулар кебек итеп тоям бит мин, көзгегә бик карамыйм (көлә). Студентлар дәрәҗәсенә төшеп, шулар белән мәш килеп, шаярып, үчекләшеп йөрим. Сере дә шундадыр.
 
– Спектакльләрегездә катнашкан, инде укып чыгып киткән студентлар әле дә элемтәдә торалармы? 
 
– Торалар. Күбесе хәзер югары урыннарда да эшлиләр. “Тургай” мәктәбен үтүчеләр арасында хакимият башлыклары, министрлар, прокурорлар да бар. 
 
– Роберт әфәнде, хәзер бит тамашачыга шоу кирәк, диләр. Спектакль өчен пьесалар сайлаганда әлеге фикер күз уңында тотыламы? 
 
– Тамашачының зәвыгы төшү белән аңлатырга микән моны, белмим, әмма хәзер чын җырчыларга йөрмиләр, шундый матур итеп җырлаучы консерватория бетерүчеләренә дә. Сәхнәгә чыгып ниләрдер кычкырып йөрүчеләрне шәхсән мин бөтенләй кабул итә алмыйм. Шуңа пьесаны сайлаганда халыкка карарга матур булсын дип сайлыйм. Йә елатсын ул, йәкөлдертсен тамашачыны, бу нәрсә соң, дип аптырап утырырлык булмасын. Тагын бер принцибым – сәхнәдә матур декорация, матур кием булырга тиеш, артистлар да матур булсын. Тамашачы спектакльгә матурлык карарга килсен. 

– 40 ел дәвамында “Тургай” ничек үзгәрде? 
 
– 40 ел элек үзем яшь идем, театрның бернәрсәсе юк иде. Тегеннән тартып, моннан йолкып таба идек кирәкле әйберләрне, өйдән дә ташыдык. Ә хәзер инде барысы да профессиональ дәрәҗәдә: апппаратура да, кием һәм декорацияләр дә. Марат Әхмәтовка рәхмәт, гастрольгә йөрергә машина бүләк итте. 
 
– Роберт әфәнде, бу вакыт дәвамында инде булды, җитте, туктыйм дигән чакларыгыз да булмый калмагандыр?
 
– Бүтән болай йөри алмыйм дип әйткәнче йөрисең әле, диделәр. Менә шул йөри алмый башлаудан, өйдә утырудан куркам. Өйдә утыра башласаң, акылдан шашырга кирәк, ә болай бит кеше арасында. 
 
– Киләчәктә үзегезгә алмашка театрны җиткәркләп барырлык кеше бармы? 
 
– Юк. Андый кеше булмас, киткән көнемдә үк бөтенесе чәчелер, таралыр инде ул. Хәзер бит мин карт бүре булганлык белән генә йөрим. Яшь кеше килде, кешесен җыйды, әзерләде дә ди. Әмма ул бит берәр җиргәбарып спектакль кую турында сөйләшә алмаячак. Яшь кешене аны кабинетка түгел, кабул итү бүлмәсенә дә кертмиләр хәзер. 
 
– Робер әфәнде, 65 яшегезгә нинди теләк, уй-фикерләр белән керәсез?
 
–Студентлар бәхетле, сәламәт булсыннар. Киләчәктә урамда очратканда букарт исән икән әле диптүгел, исәнләшеп китсеннәр (көлә). Халыкка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Үз итә ул безне: спектакльләребезгә йөри, әйбәт кабул итә. Моның өчен шулгадилек кирәктер инде. Кеше беләнкешечә булырга кирәк. Һәрвакыт. Нинди генә нәтиҗәгә ирешсәң дә, борын чөелергә тиеш түгел. 
 
 

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 03.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»