|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2018 Фаҗига
Питрәч районында ир-ат өстенә җир ишелеп һәлак булган (ФОТО)Питрәч районы Куюки авылында чокыр казыган ир-ат туфрак астында калып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 9.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына ир-ат өстенә туфрак ишелеп төшүе турында хәбәр килә.
Һәлакәт урынына 2нче зона-эзләү отряды коткаручылар килә. Ачыкланганча, шәхси йорт каршында 30 яшьлек ир-ат канализация торбалары сузу өчен чокыр казыган, аның өстенә туфрак ишелеп төшкән, дип яза агентлык.
Биредә яшәүчеләр аны коткаручылар килгәнче үк чыгарган, әмма соң булган.
Ир-ат үлгән.
--- |
Иң күп укылган
|