поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.06.2018 Шоу-бизнес

Җәвит Шакиров: “Кәмит Җәвит”тә иң рәхәте – кунаклар белән уртак тел табу

Бу көннәрдә “Яңа Гасыр” телеканалы студиясендә “Кәмит Җәвит” тапшыруының 17нче чыгарылышы төшерелде. Әле яңа булуына карамастан, тапшыру тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде. “Кәмит Җәвит”нең популярлыгы турында аның алып баручысы, юморист һәм җырчы Җәвит Шакиров белән сөйләштек.

- Җәвит әфәнде, ТНВ белән күптәннән хезмәттәшлек итәсезме?
- Моннан 25 ел элек ТНВда “Зәлидә” дигән тапшыру бар иде. Аны Эльмира апа Хамматова алып барды. ТНВның бик данлыклы режиссеры Наилә Сабитова белән Эльмира апага ярдәмче, уеннар оештыручы, тамашачының кәефен күтәрүче буларак мине чакырдылар. ТНВ белән дуслык шуннан башланып китте. Аннан соң концертлар, төрле юмористик шоулар, очрашулар, тапшыруларда катнашырга туры килде. Ныклап эшләүнең нәтиҗәсе – 4 ел “Башваткыч” тапшыруында алып баручы булып эшләвем.  Хәзер менә “Кәмит Җәвит”не алып барам. Чакыруларына зур рәхмәт!

- “Кәмит Җәвит” тапшыруының тиз арада популяр булуы нәрсә белән бәйле? Хикмәт алып баручыда түгелме икән?
- Популярлык килә дә китә. Әмма халык күңелендә аның яраткан артисты булып калу – җиңел түгел. Аны саклау өчен, халык онытмасын өчен һәрвакыт формада булырга, эшләргә кирәк. Бу бөтен артистка да кагыла. Үткән вакыттагы попурлярлыгымның йогынтысы да бардыр. Без әле төшеп калган кешеләр түгел, эстрадада үз урыныбыз бар. Зөлфия белән 30 елдан артык эстрадада, шуңа да халык ярата торгандыр. Аннары тапшыру да кызык бит. Монда шаяру һәм көлү. Халыкны болай да тормыш баскан. Ә биредә без кешегә тормыш мәшәкатьләрен оныттырып, күңеленә, йөрәгенә ял биреп, шаярып-көлеп, яшьлеген искә төшерәбез. Һәр артистның үз йөзе, үз репертуары, үз тамашачысы. Яшьлек тә, популярлык та кыска. Эшләргә, тырышырга кирәк. Ярты кул гына эшләсәң, нәтиҗәсе болай булмас иде. Килгән артистлар да, кунаклар да күреп тора: яхшы булсын дип тырышып эшлибез.

- Тапшыруга кунакларны үзегез сайлыйсызмы?
- Юк, кунакларны режиссерлар, хуҗалар сайлый. Алар белән тапшыруны төшерергә 15 минут кала очрашам. Шунда гына кемнәрнең катнашуын беләм. Аларның барысы да – коллегалар, шулай булгач, шаярырга урын бар дигән сүз. Һәр артистның үзеннән тора. 
 
- Тапшыруның исеменнән күренгәнчә, ул махсус сезнең өчен оештырылган, дигән уй барлыкка килә. 
- Экранның, телевидениеның йөзе була. Хуҗаларның миңа ышанып тапшыруы, минем исемне әйтеп, “Кәмит Җәвит” дип атаулары шуңа туры килә торгандыр. Ләкин яшьләргә урын бирсәләр, бер дә үпкәләмим. Тамашачы чагыштырырга, сайлап алырга тиеш. Эстрадада да шулай ук: тамашачы яраткан артистының концертына йөри. 
 
- “Кәмит Җәвит”не төшергән вакытта кызык һәм кызык булмаган чаклар буламы?
- Иң кызык, иң рәхәт ягы шул: килгән кунаклар белән уртак тел табып, авыл тормышына кереп китеп шаяру. Безнең халык гомер гомергә үзенең борчу-кайгысын җыр һәм шаяру белән баскан. Төртмә теллелек булган. Әгәр сүз белән әйтә алмаса, ул аны җырга салып булса да әйткән. Күршесе белән ачуланышса, ул аны Сабан туе мәйданына чакырган һәм шунда көрәшкән, үзенең көчен күрсәткән, авызын япкан. Тапшыруның кыен вакытларына килгәндә, әгәр килгән кунак үзен капка төбендә уңайсыз хис итә икән, ул чакта миңа авыр. Мин моны тоям. Ул “Кәмит Җәвит”кә кереп китсә, миңа да рәхәт! Монда алдан әзерләнү юк, импровизация, шаяра белү кирәк. Һәр артистның кем икәнен биредә беләсең. 

- Тапшырудан соң теге яки бу шаяру өчен үпкә белдергән кунаклар булдымы?
- Юк. Миңа карата андый әйбернең булганы юк.
 
- ТНВ каналына теләк-фикерләрегез? 
- ТНВ йөзе һәрвакыт балкып торды, моннан соң да шулай булсын. Кая гына барсак та, читтә яшәүчеләр “ТНВны карыйбыз. Аллага шөкер, матур тапшырулар бар” ди. Көннәр буе аш бүлмәсендә эшләгән хатын-кызларның телевизорында – бары тик ТНВ каналы гына! Бу Башкортстанда да, чит төбәкләрдә дә шулай. ТНВ каналына чын күңелдән уңышлар, яңа тапшырулар телим!
 

---
ТНВ
№ --- | 01.06.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»