поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.06.2018 Җәмгыять

Илаһи, рәхмәт үзенә

Белгәнегезчә, Сергачтага “Татар радиосы – 91,4” дулкыннарында ел буе яңгыраган “Күңелем җылысы” программасы Грибан һәм Карга авылларында яшәүчеләрне туган көннәре белән котлап килде. Бу программаның чыгарылышларын әзерләгәндә кешеләр белән авылларда күзгә күз очрашып та, телефон аша да күп аралашырга туры килде.

Ха-лык,  аеруча  картларыбыз,  мондый  игътибарны зур дулкынлану белән кабул итте. Кайсылар: “Без әле кемгәдер кирәкмени?” – дип, елап та алды. Кемгә  кирәк  булганнарын  ишеткәч,  мең-мең рәхмәтләр,  изге  теләкләр  яудырдылар.  “Илаһи, шушы яхшылыклары өчен үзенә дә мең яхшылык бирсен Ходай”, - диделәр.

Менә бүген йөзләгән рәхмәтләрне  “Туган  як”  газетасы  аша  үзенә -  танылган  эшмәкәр  Рәис  Әхмәт улы  Гафуровка  җиткерәбез.  Артык  булмас,  тагын  бер  кат  әйтеп үтик  –  Рәис  әфәнде  Грибан  авылында  туып-үскән,  Мәскәүдә  яши. Ул  кылган  изге  гамәлләр  бармак белән  генә  санап  бетерерлек түгел,  күпкырлы  аның  эшчәнлеге. 

Ә минем “Күңелем җылысы”на тукталасым килә. Бер карауда әлләни түгел  бит,  күрмәгән-белмәгән нәрсәме? Тик бер карауда гына ул. Менә  үзегез  фикер  йөртегез  әле, җәмәгать. Беренчедән, халыкка күпме шатлык китерде ул, күпме истәлек уятты!  Өйдән  еракка  чыгып  йөри  алмаган өлкәннәребез бер-берсенең исән булуларына  сөенештеләр. Грибан  авылында  үзара  очрашулар  да  узды.  Бик  кызыклы  булды ул  очрашулар,  чын-чынлап күңел җылысы.
 
Ә  телефонда  кайчакларда  яртышар  сәгать  сөйләшә  идем  абый-апалар белән. Икенчедән,  әзгә  генә  булса  да ялгызларның  ялгызлыкларын оныттырды  программа.  Кемнәре дә  булмаганнарның  исем-фамилияләре,  мактау  сүзләре татарлар  яшәгән  ничә  районга  таралды.  Радио  хезмәткәрләре  һәр сүзе  туры  килсен,  үпкә-рәнҗеш булмасын  дип,  сайлаган  җырлар яңгырады.
 
Өченчедән,  язмышларын  ялгышларга  бәйләп,  авыр  тормышка  дучар  булганнарны  да  бөтен халык  белән  тигезләде  “Күңелем җылысы”,  башкалар  белән беррәттән аларга да җылы сүзләр, бүләккә җыр ишеттерде.
 
Дүртенчедән,  программа  барышында  борынгы  җырларыбыз,  танылган  композиторларыбызның һәм  шагыйрьләребезнең  югары сыйфатлы  әсәрләре  кулланылды. Халкыбызның татар моңын аңлап, яратып  тыңлавын  саклап  калуга да өлеш кертте. (Сер түгел, татарга  татар  моңы  кирәкми  башлады, даңгыр-доңгыр  колакка-башка  сугып миңгерәтә торган көйләр якынрак).
 
Шул ук җырларда татар теленең дөрес,  матур  яңгыравын  да  күздә тотарга кирәк. Бик мөһим нәрсә ул бүгенге көндә.Соңгы  вакытларда  татар грамматикасының  “г”  хәрефен дә  белмәгән  бөтенләй  белемсез  “шагыйрьләр”  күбәйде. 
 
Алар  ук  “җырлар”  да   “язалар”. “Җырлар”  халык  арасына  да  тарала.  Өлкәнрәкләр  белән  нишләп бетәр  бу  татар  теле,  дип  уфтанабыз. Мондый мәгънәсез, кирәксез “әсәрләрнең”  телебезгә  гаять  зур зыян  китергәнен  аңлыйбыз.  Ә  татарча  укымаган,  үз  телендә  инде акцент  белән  сөйләшә  башлаган яшьләребез  шулай  кирәк,  дип белә... Йомгаклап  әйткәндә,  туган көннәрне  котлау  белән  генә шөгыльләнмәде  “Күңелем җылысы”,  мәдәни  агарту  эшен  дә алып барды.
 
Һәм  югарыда  әйтеп  үтелгән кирәкле, файдалы нәрсәләр барысы  да  Рәис  Әхмәт  улының  күңел җылысы,  аның  кайгыртулары  аркасында гына килеп чыкты.
 
Тагын бер кат рәхмәт сезгә, Рәис әфәнде!  Гаиләгез,  якыннарыгыз арасында,  бәхетле-саулыклы  булып яшәгез! Алда сезне уңышлар көтсен,  бөтен  уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!
 
“Күңелем җылысы” программасын алып баручы 
Тәнзилә ПАЛАМАРЧУК. Сергач.
 

---
Туган як
№ --- | 01.06.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»