поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.05.2018 Ана теле

Ана теле: Сөйләмне бизәкләү хәзинәсе – үзе бер дөнья

Фразеология фәне нигезләрен искә төшерик. Моңарчы өйрәнелгән категорияләребез күпчелегендә семантик яктан бер мәгънә белдергән төшенчәләр, төзелеш-структура ягыннан бер (ялгыз) сүз тәшкил иткән лексик берәмлекләр иде.

Әлбәттә инде, иң гади сөйләм оештырганда да мондый, кем әйтмешли, бер күзәнәкле, берәмлекләр белән генә эш итеп булмый,– мондый шарт куелмый да; без күчерелмә мәгънәлелек күренешен күзәтүне фәнни система  таләп иткәнгә күрә генә шулай башлауны зарур күрдек,– табигый ки, гадәттә семантик яктан да, төзелеше ягыннан да катлаулырак – күптөсмерле, күпбуынлы берәмлекләр белән эш итәлә. Хәзер менә шундый берәмлекләрне күзәтергә, сөйләмдә куллану үзенчәлекләрен ачыклауга күчәбез. Ягъни алга таба сүз тезмә троплар турында барачак.
 
Хәер, берсүзле тропларны анализлаганда ук инде без тезмәлеккә киная ясый-ясый барган идек, мисалларда да тезмә берәмлекләргә юлыккаладык. Мәсәлән, хәтта кеше исем-кушаматларында да, терминнарда да тезмәләрне, ягъни берничә сүзлеләрне (кушма, парлы сүз һ.б.) очраткаладык (Байбулат, Миңтимер, Таңсылу...; Ташбаш, сукыр кычыткан, каргаборын, тау башы, кош теле... Бу процесс бүген дә дәвам итә (җанатар һ.б.). Техник терминнарның, иҗтимагый-сәяси мәгънә төсмере алып, троплаша баруы активлык кичерә икән: Илләр блогы төзелә (блок, төзү кебек төзелеш терминнары иҗтимагыйлашкан).
   
Шулай да теманы турыдан-туры мөгезеннән алып киткәнче, моңарчы ачыклаганнарны искә төшерү дә булыр дип, өстәмә мәгълүмат бирүне дә истә тотып, бер чигенеш ясап алыйк – безгә бит күчерелмә мәгънәлелек күренешенең асылын, эчтәлеген һәм сөйләмдә үзләштерелү механизмын төрле баскычларда җентекле төшенү бурычы тора. Искәртүебез шушыннан гыйбарәт ки: күчерелмә мәгънәлелекнең асылын күзәтү ике юнәлештә тирәнәя барырга тиештер: 1) тарихи (диахроник) яссылыкта, 2) тел күренеше булу белән бергә сөйләм күренеше дә икәнлеген күздә тотып, шушы закончалыкны алгы планга чыгарып күзәтү.
   
Тарихи яссылыкка мөнәсәбәттә күчерелмә мәгънәнең хәсиятен телнең башлангыч сулышларыннан ук күзаллау зарурдыр. Монда безгә  төп чыганакларның берсе – ул тел тарихын төпле белгән галимнәребезнең  хезмәтләре. Менә Гыйбадулла Алпаровның кайбер фикерләре: “ ... Һәр тел үзгәреп, яшәп торган тарихи бер телнең хәзерге дәвергә килеп ирешкән вакытлы бер күренешеннән гыйбарәт. Шулай да, ул тел бөтенләй үк тормыш артыннан калышмыйча, аның белән янәшә, тигез үзгәреп бара алмый. Телнең һәрбер күренешендә, әйтелешендә һәм мәгънәсендә борынгылык, тарихи эз, тарихи фактлар сакланып килә. Мәсәлән, безнең телебездә тышкы әйтелеш ягыннан сүзләребезнең калын яки нечкә булулары, ялганмалык табигате, сүз тезмәләрендәге тәртип кебек күренешләре борыннан бирле сакланып килгән, ныгып урнашкан фактлардан санала. Мәгънә ягыннан, мәсәлән, йокы килә, кояш бата, ычкылык тота, томау төште, бизгәк тотты, бумасы тота, ут алды, теле ачылды, казан аскан, котым очты ... кебек тәгъбирләр, әлбәттә, борынгы карашлар, иске идеологияләрне күрсәтеп торалар.
   
Бу сүзләргә карап, борынгы бабаларыбызның йокыны килә торган нәрсә итеп, кояшны бата дип, ычкылык, томау, бизгәк, бума кебек нәрсәләрне кешегә кайдандыр килеп төшә торган, аны тота, буа торган бер көч итеп таныганлыкларын, утны исә янган әйберне алып китә торган алла дип, баланың теле югары бер көч тарафыннан ачыла дип ышанганлыкларын, борын заманда казанны югары асып аш пешергәнлекләрен, кеше эчендә ниндидер “кот” дигән һәм очып йөри торган бер нәрсә (җан) дип ышанганлыкларын аңлавы кыен түгел. Без хәзер бу сүзләрне ата-анабыздан өйрәнгәнчә, ләкин борыңгы мәгънәләрен уйламастан сөйлибез” (25 б.).
   
Өстәмә уйланыр өчен янә бер галим-әдибебез Йосыф Гәрәйнең фикерен искә төшерик әле. Сүзнең асылын  төшенү өчен ул “сүзне аңлау гына җитми (ягъни аны уй, акыл аша үткәрү, туры мәгънәсен төшенү генә җитми –И.Н.), аның “җанын” тоярга кирәк”,  дигән. Монысы инде аны хисең-тойгың аша үткәрү дигәнне аңлата, ә аны төшенү өчен сүзнең икенче үзәге – күчерелмә мәгънә салынган үзәге булуы зарур. Бездә бу шартның нигезле булуы бәхәссез – татарның һәр сүзе диярлек нәкъ менә ике үзәкле. Бу хакыйкать төзелеше ягыннан бер нигезлелергә дә, тезмә берәмлекләргә дә кагыла”.
 
Алга таба сүз тезмә троплар турында барачак. Әйткәнебезчә, татар теле бер мәгънәле, ялгызак сүз белән белдерелгән троп берәмлекләргә бик бай булса да, сөйләмдә алар саф бер берәмлек буларак сирәк кулланыла, тезмә троплар өстенлек итә. Кызганыч ки, моңарчы туры мәгънәле лексика сүзлекләрендә аларның күчерелмә мәгънәләрен теркәү әлегә кадәр мәҗбүри башкарылмады, бу таләп турындагы бәхәсләргә һаман нокта куелмаган. Бу үзе бер сөйләшү темасы, сүз агышында без аңа кагылып-кагылып китәрбез.
   
Тезмә троп дигәндә без төзелеше ягыннан тамыр сүзнең теләсә нинди грамматик форма (кушымча, ярдәмче фигыль, мөнәсәбәтле (модаль) сүз һ.б.)  белән үстерелгән-үзгәртелгән (тезмә, кушма, парлы сүз дип атала торганнары да) берәмлекләрне атыйбыз. Бу очракка фразеологизм термины да урынлы булыр – фраза, ягъни сөйләмнең бер кисәге (төзелеше дә, мәгънә күләме дә  берничә төшенчәле берәмлек) күзаллана.
     
Фразеологизм –тел гыйлемендә шактый җентекле өйрәнелгән категория. Лингвистиканың шушы категорияне махсус өйрәнә торган фразеология дигән тармагы да бар. Татар фразеологиясе – үсештәге тармакларның берсе. Бу өлкәне махсус өйрәнгән галимнәр Г.Ахунҗанов, Г.Әхәтев, Н.Исәнбәт, Х.Мәхмүтев, З.Ураксин һ.б.ның хезмәтләре бүген дә дәреслек сыйфатында кулланырлык. Лексикология белгечләре Х.Курбатов, В.Хаков, Җ. Киекбаев, М.Зәкиев, Ф.Сафиуллина, Л.Бәйрәмева, И.Гыйззәтуллин, З.Зиннәтуллина һ.б. хезмәтләрендә дә фразеологизмнарны гамәли куллану юнәлешендә әһәмиятле күзәтү, киңәш, нәтиҗәләрне табарга була.
 
Әлбәттә инде, фразеологиянең телне куллану өчен керткән иң зур, кыйммәтле өлеше – ул халыкка фразеологизмнар сүзлеге төзеп бирү. Нәкый Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик сүзлеге (Фәнни редакторы В.Х.Хаков).– Казан: Татар.кит.нәшр., 1989) тел фәненең горурланырлык казанышларыннан саналырга хаклы. Фәнни һәм гамәли кулланышта аннан башка да унлап сүзлек-кулланма йөри (И.Низамов, Телбизәк дөньясы. Казан: КФУ нәшр., 2918. Әдәбият исемлеген кара).
   
Фразеологизм төшенчәсен һәм терминын күзаллауны нәкъ менә Нәкый Исәнбәт карашыннан башлау кызыклы һәм урынлы булыр – бу күренешне ул, иң беренче чиратта,  тормышта куллану әһәмиятен истә тотып фәнни өйрәнүгә җәлеп иткән: әдип буларак ул аларны төрле сөйләм, төрле жанрларда тәэсир чара-коралы итеп актив кулланган, шундый максатта башкаларга да, бөтен халыкка кирәклеген тоеп, бу хәзинәне туплау, халыкка җиткерү эшенә көчен кызганмаган.
   
Ул аларны, “тәгъбирле сүз төзелмәләре”,  ди, “хәзергечә әйткәндә, фразеологик әйтемнәр”, ди. Менә мондый берәмлекләрне саный: сәер гыйбарәләр, телбизәкләр, кинаяләр, сүз җилемнәре һ.б. “Шулай ук әйтемнәрдән саналган һәртөрле штамп-тәгъбирләр, кереш сүзләр, теләк-каргышлар, кушсүзләр һәм башкалар”. Диккать итик әле: галим-әдип аларның асылын аңлатканда төп сыйфаты итеп нәкъ менә хәрәкәттәге хәлен күз алдында тота, ягьни сөйләм берәмлеге буларак сыйфатлый:  “...фразеологик әйтемнәр бездә дә (һәр төрки халыклардагы кебек үк) татар теленең  иң юрамлы, иң тере, тәгъбирчән җегәрле һәм характерлы элементлары булып торалар. Ул милли тел байлыгыбызның хәрәкәттәге хәзинәсе һәм ул шуның саен үзенә бик нык игьтибарны җәлеп итә”, ди  (Н.Исәнбәт, 1979, 124 б.).
   
Әлерәк кенә килешкәнчә, үзебездә фразеологизмнарга эзлекле тарихи караш тәрбияләргә тиешбез, дигән кагыйдәгә тугрылык саклап, моңа Нәкый Исәнбәтнең дә кыйбласын тәгаенләп китик инде. Ул, фразеологизмнар – тарихи күренеш, ди, җитди фәнни хезмәтендә моны исбатларга керешкәнче болай ди: “Әгәр безнең әйтемнәребез шулай тарихи эзлекле булмыйча, бүген туып иртәгә онытыла торган очраклы гыйбарәләр генә булсалар, аларның татар теле тарихы һәм үсеше-барышы ягыннан әллә ни әһәмияте дә булмас, татар фразеологиясе, гомумән, вакытлыча гына йомыш үтәүче сыман нәрсә итеп каралыр иде. һәм, нәтиҗәдә, татар халкы гүяки үзе дә  моңарчы тарихта үз дәүләтле, үз мәдәниятле һәм үз тел-әдәбиятле, тотнаклы бер халык булмаган һәм гүя ки без үз ата-бабаларыбыздан да тумаганбыз, бәлки кисәктән генә топ-томалдан яп-яңа бер халык булып, ясалып төшкәнбез, тиз генә модный галстук кисәге такканбыз һәм шуның белән нәтиҗәдә үзебез дә юньле-башлы, тотнаклы бер халык булу урынына, Тукай әйтмешли, “әллә нинди американизовать ителгән” бер жаргонда сөйләшүче ниндидер нәсел-нәсәпсез адәм тәганәләре булып киткән булыр идек. Тагын да хәтәррәге – үз культура мирасыбызны белмәүне үзебезнең бик нык алга китүебез билгесе дип санап, рус фразеологиясе белән әйткәндә, “не белмеса не знает” (белмәсне дә белмәс) томаналар булып калган булыр идек.
   
Шик тә юк, телебез белән бергә безнең борынгы әйтемнәребез дә сакланып килә, алар кулларына ордер алып иске йорттан сулы-газлы яңа квартирага күчкән бүгенге квартирантлар кебек, иске авыздан чыгып, үз авызларыбызга күчеп, үз телләребездән әйтелеп, әле бездән соң да калып яшәргә ниятләнеп йөриләр...” (Н.Исәнбәт, 1979, 125 б.). 
   
Чамалыйсыз булыр, без фразеологизм фәне өйрәнгән тезисларның башлыча гамәли куллану өчен кирәклеләренә күбрәк диккать итәбез. Алдагы язмада махсус шуларын тәфсиллерәк күзәтергә тырышырбыз.
                                       Илдар Низамов.
                          филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 31.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»