поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.05.2018 Җәмгыять

Елховка районының Тупли авылында яшәүче Шәфигулла Гәрәй улы Шәрапова 90 яшь

Шәфигулла бабай турында мин инде күптән, күп нәрсәләр белә идем. Ә менә якыннан танышырга бары үткән елда гына насыйп булды. Ул - минем тормышымдагы якын кешеләрнең берсе булган, күп еллар Самараның бала тудыру йортларында хезмәт иткән Зәйнәп апа (“кендек әбием”) Шәрапованың әтисе. 35 ел дәвамында безнең гаилә Шәра¬повлар белән тыгыз бәйләнештә яши.

7 июньдә Шәфигулла бабай үзенең олуг юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Аңа бу көнне, Аллаһы бирсә, 90 яшь тула.
 
Шәфигулла Гәрәй улы Шә¬раповның бөтен тормышы Елховка районындагы Тупли авы¬лы белән бәйләнгән. Ул би¬редә туып-үскән, мәктәпне тәмамлаган, сугыш елларында колхозда эшләгән, өйләнгән һәм хатыны Минзифа апа белән бергә ике кыз тәрбияләп үстергән.
Инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, Шәфигулла бабай бер дә төшенкелеккә бирелмичә, авыл, өлкә, ил һәм дөнья яңалыклары белән гел кызыксынып тора.
 
Шәраповлар гаиләсе элек-электән һәрвакыт дус һәм тату яшәгән. Шәфигулла бабайның әти-әнисе Гәрәй бабай һәм Галия әби дә авылның иң хөрмәтле кешеләре булганнар. Үзләренең тырышлык, үҗәт¬лек кебек яхшы сыйфатларын балаларына да биргәннәр. Ә аларның гаиләсендә барлыгы тугыз бала - алты малай һәм өч кыз, ә Шәфигулла шуларның сигезенчесе, малайлар арасында кечесе булган. Балачактан ул үз куллары белән нәрсәдер ясарга тырышкан һәм тора-бара яхшы балта остасына әйләнгән. Әле хәзер дә алар өендә күп нәрсә аның үз куллары белән ясалган әйберләр.
 
Шәфигулла бабайның яшүс¬мер еллары авыр сугыш вакытына туры килә. 13 яшен¬дә үк аның җилкәсенә зур йөкләр салына. Авылдагы атларны да фронтка алып китү сәбәпле, алар урынына тыңлау белмәгән, чыгымчы үгезләрне җигәргә туры килгән. Тик яшь Шәфигулла шул үгезләрне дә эшкә өйрәтә, тыңлата алган.
 
Авылда калган картлар белән беррәттән ул да кырларны сөргән, чәчкән, үстерелгән уңышны урган, суктырган, җыелган ашлыкны амбарларга озаткан. Ул елларда барсы да фронт өчен эшләнгән бит.
 
 
- Кыш җиткәч, безне урман кисәргә җибәрәләр иде. Район өчен дә, өлкә, ил өчен дә утын да кирәк бит. Әле паровозларга ягарга ягулык та (аны “куб” дип атыйлар иде) әзерли идек. Кар да бик күп явып, бот төбенә кадәр җитә, аяктагы чабаталарыбыз юешләнә дә ката иде. Ә яз җитүгә, җәяүләп Кошки районына урганда коелып калган башакларны җыярга бара идек, - дип хәтеренә төшерә хәзер Шәфигулла бабай.
Бу беркемне дә аямаган, дәһшәтле сугыш кайтавазы Шәраповлар гаиләсен дә уратып узмаган. 1943 елда Смоленск янында барган каты сугышларда аның Вазыйх абзыйсы һәлак була. Абыйларының бары дүртесенә генә төрле җәрәхәтләр алып, өйләренә җиңүчеләр булып кайтырга насыйп була.
 
1950 елда Шәфигулла да армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Биредә ул чик гаскәрләрендә хезмәт иткәндә радиотехник һөнәрен үзләштерә һәм Кытай чигендәге радиолокация үзәкләренең берсенә хезмәт күрсәтә. Бу һөнәре аңа тыныч тормышта да ярап куя. 
Армиядә хезмәтен тәмам¬лагач, ул Ватан сугышында катнашкан өлкән Фатыйх абыйсы белән бергә Куйбышевта (хәзерге Самара) шәһәр кешеләренең өйләренә радио кертү белән шөгыльләнә башлый.
 
Берничә ел үтүгә, Шәфи¬гулла туган якларына әйләнеп кайта һәм аңа биредә район авылларын радиолаштыруны йөклиләр. Ә бу эшне уңыш¬лы тәмамлап чыкканнан соң, Шәфигулла авыл радио¬сы челтәре җитәкчесе итеп билгеләнә.
 
Үткән гасырның 60нчы елларында Шәфигулла Гәрәй улы авылны электр челтәренә тоташтыруда да актив катнаша. Гади электромонтер булып эшли башлап, электр чел¬тәрләре системасында 35 ел дәвамында эшләп, лаеклы ялга чыкканда ул инде авыл электр подстанциясенең баш электригы дәрәҗәсенә күтәрелгән була. Биредә аны әле дә онытмыйлар, һәр елны һөнәри бәйрәм көннәрендә аның адресына рәхмәт сүзләре яңгырый.
 
Үткән 2017 елда Шәфигулла бабай хәләл җефете Минзифа әби белән 60 ел бергә яшәүләрен - бриллиант туйларын билгеләделәр. 
Менә шулай күп еллар, кулга-кул тотынышып, бергә тормыш юлы буйлап баралар алар. Картларның зур шатлык¬лары һәм горурлыклары булып, әлбәттә, яраткан кызлары Зәйнәп белән Гөлсинә тора. Хәзерге көндә авылдан читтә, Самарада яшәсәләр дә, алар әти-әниләре янына еш кайтып, ярдәм итәләр. Оныклары Ильяс белән туруннары Сабир да әби-бабаларын онытмыйлар.
 
 
Әби белән бабай һичкенә дә төп нигезләреннән аерылырга теләмиләр әле. Бәйрәмнәрдә балалары, оныклары, туганнары барсы да бирегә җыелгач, йорт гөрләп тора.
 
Гәрәй бабай һәм Галия әби Шәраповларның тугыз баласыннан Шәфигулла бабайдан кала бүгенге көндә Самарада яшәүче 93 яшьлек олы абыйсы Фатыйх абзый белән Ульян өлкәсендә яшәүче апаларының иң кечесе Сания апа гына исән инде. Алар үзара гел телефон аша шалтыратышып, озак-озак сөйләшеп торалар: тормышның үткән истәлекләре дә онытылмый, гел хәтердә, бүгенгесе дә куандыра, киләчәккә хыяллар белән дә яшиләр әле.
 
Туксан яшегездә сезне нәр¬сә бәхетле итә дигән сорауга Шәфигулла бабай: “Гомерем буе мин эшләдем, эшемдә ләззәт табып, үземне аямыйча кешеләргә ярдәм иттем. Бу бәхет түгелмени? Гаиләбезнең бердәм, тату булуы - үзе бер бәхет бит”, - дип җавап бирде.
 
Әле быел язын гына Шә¬фигулла бабай үз куллары белән сыерчык оясы ясаган, ә аны якыннары өйләре янына элеп куярга булышканнар. Шәфигулла бабай шул ояда яшәүче сыерчыкларга карый да шатланып туя алмый. Аларның гаиләсе дә нәкъ шушы сыерчыкларга охшаган бит.
Олуг юбилеең котлы булсын, Шәфигулла бабай! Хәерле озын гомер насыйп итсен Ходай. Киләчәктә дә Минзифа әби белән шулай пар канатлар булып, якыннарыгызны куандырып яшәгез!

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 31.05.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»