|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2018 Мәдәният
Резидә Галимовага мактаулы исем бирелдеРоссия Федерациясе Президентының 2018 елның 30 маендагы 281 санлы Указы белән «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният оешмасының Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты-вокалисты (солисты) Резидә Локман кызы Галимовага «Россиянең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Тагын бер сөенечле хәбәр – Резидә Галимова Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге әгъзасы булды. Әгъза таныклыгына Берлек рәисе Александр Калягин 2018 елның 15 маенда кул куйган.
Котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|