поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.05.2018 Әдәбият

Күгәрченнәр (ХИКӘЯ)

Камил үзен белгәннән бирле очарга тели иде. Җиргә болытлар арасыннан аяк салындырып карап утыру да, астыңда меңләгән авыл-шәһәрләр калуын да түгел, ә очкан вакыттагы җиңеллекне, ирекне тою теләге һәрвакыт күкләргә тартты.

Төз буйлы, күркәм кыяфәтле егет өстенә көз төсләре коела. Шул кайнар төсләргә буялып бетсә дә, ул салкын булып кала бирде. Карашлары биеклек упкынына төбәлгән күзләр күктән нәрсә көтә?
 
Кояш нурлары ялаган күк чынаягы зәңгәрлек белән мөлдерәмә тулы. Ул зәңгәрлеккә агачлар үз җанын телгәләп бирә. Һава тулы яфрак карлыгачлары җилне сыйпап-сыйпап ала да салмак кына кара җирне түши. Менә күк чынаягы кыр казлары белән түгелә башлады. Егет моны гына көтә иде. Туган якларын калдырып, тагын китәләр бит, тагын очалар. Ярсып йөрәк тибешенә егет адымнарын тизәйтте. Бераздан ул адымнар, җилне кытыртып, киемнәргә шаян куллары белән тотындырып йөгерүгә күчте. Бер… ике… өч… Һәм менә син хыялларыңның аръягында. Һәр адым – бер генә мизгелгә җирдән аерылу, аның көчен җиңеп, ирек тою. Бу тиле хис йөрәкне били барды. Ярсыган йөрәккә инде йөгерүдән башка берни дә кирәкми. Бары алга. Җиңеллеккә сусаган егет кошлар артыннан йөгерә. «Мине дә үзегез белән алыгыз», – ди сыман җир белән үбешкән аяк тавышлары.
 
Алда аны Сариясе көтеп тора
 
Тимер читлек тоткыннары чыгарга теләп читлек кырыена килеп-килеп бәрлә. Тимер ояны тишә алмый, аннан берничек тә котыла алмый бимазалана алар. Иң тирән упкыннан күтәрелгән янар тауга охшаган бу манзара. Читлекнең кырыйларын вата алмагач, өскә күтәрелделәр. Башта зурлары күтәрелә, аннан кечкенәләр үсә башлый. Тагын көч җыеп, яңадан чыгарга телиләр. Һәм, ниһаять, тимер төрмәнең ишеге ачыла.
 
– Сария! Чәйнек кайный. Сария! Кайда йөрисең? Кайнар суың утны ашый башлады. Качып бетә инде хәзер. Сарияяү! Күпме кычкырырга була?! Су вулканы кабызылды бит. Белми, күрми торасың! Нәрсә?… Һәрвакыт булса соң! Кайнасын, әйдә. Чәйнек кайнау берни түгел. Сүндереп була. Йөрәк кайнаса, нишләргә?
 
Камил белән мондый хәлләр еш кабатланып тора иде. Ишек шакысалар, чәйнектән су кача башласа, ул Сарияне ачарга, куярга, тикшерергә чакыра…
 
– Көз дә җитте. Димәк, кошларны озатып калырга кирәк. Әйдә, Сариякәй, чәй эчеп алыйк та, бакчага чыгармын, – дип Камил ике чынаякка чәй ясалган өстәл янына килеп утырды. Куллары арасына чынаякны кыстырды да, кайнар суның тешләнгәнен, чеметкәнен дә сизмичә, өрә-өрә чәй эчә башлады.
 
Чәен тәмләп капкалап алды да ул үз алдына пышылдады:
 
– Әйдә, Сария, биибез! – диде. Безнең бит синең белән бер генә тапкыр да биегәнебез булмады. Ююююк, бергә биемәдек без. Аерым гына биеп була ул. Торналар парлары белән җилне дә каурыйларында тибрәтеп, кояшны канатларына җәеп галәмне йоклата белә. Ә без? Биедек тә, биемәдек тә кебек. Исеңдәме, мин сине беренче күргәнемне? Елмаясың. Онытып буламы соң?
 
Шау чәчәк белән шартлап тулган яз көне иде ул. Берничә мизгелгә кояшны ял иттереп, җир белән күк йөзен качышлы уйнатып, яңгырның зәңгәр яулыгы җир өстенә капланды. Ә шуннан! Бу яулыктан яңгыр күбәләкләре очып чыкты да, агачларны үпте, чәчәкләрне назлап әйләнде, үләннәрне кочты. Бер… ике… өч… Яңгыр күбәләкләре Камилнең дә битләрен үбеп алдылар, иңнәрен кытыклады. Шулвакыт, Камилнең йөрәгенә күбәләкләр кереп утырган мизгелдә, ул Аны күрде. Болында кулларына ак яулыгын тоткан бер кызны. Ул бии иде. Яңгыр күбәләкләре аны әйләндереп алып, үз алиһәсе ясап, аны чылатты, тилертте. Яратты.
 
– Әллә син яңгыр астында бии идең, әллә яңгыр синең белән… Гашыйк иттең бит, Сариям. Гашыйк иттең.
 
Камил бу сүзләрне мең тапкыр кабатлаган, мең тапкыр күңеле чәендә эреткән, суыткан, янәдән кайнаткан иде. Тик бу хатирәләр шыта да чыга бит.
 
Камил Сариягә мөлдерәмә тулы күзләре белән караганда, ул шул болында биегән вакытындагы кебек елмаеп тора иде.
 
Ә тәрәзә пыяласы читлегеннән чыга алмыйча бер күбәләк бәргәләнә…
 
Ишек шакыдылар. Камил, күзләрен сөртеп, «Сария!» дип тә өлгермәде, көтелмәгән кунак инде Камилгә таба атлый иде. Баксаң, күршесе Марат кайткан икән!
 
– Камил күрше! Камил дус! Исән-сау гына торасыңмы? – дип ул дустының иңнәренә кагылды.
 
– Марат, уз, әйдә. Без менә Сариякәй белән чәй эчеп утыра идек әле.
 
Марат дустының кечерәеп калган, тик нык гәүдәсенә карады да тавышсыз калды. Бу ул белгән көләч йөзле, көчле, «канатлы» Камил түгел иде инде. Эх, тормыш дигәннәре.
 
Камил балачак дустын күрермен, дип башына да китермәде. Сариягә таба борылганда, ул юк иде инде. Камил дустын бакчага чыгарга чакырды.
 
– Ни хәлләрдә соң, Камил дус? Бераз җайга киләсеңме? – дип сүзен башлады Марат, бакчага юнәлгәч.
 
– Бер килеш инде. Мин сине җирдән карап, «Әнә, Карагыз! Безнең Канатлы Камилнең, чыннан да, канатлары бар! Ул оча!» – дип кычкырып торырсың дигән идем, ә ул әнә нәрсә… Син очучы, мин… Җирдән сине карап ятучы гына мин.
 
– Камил, алай димә. Син бит күңелең белән очасың. Һәрвакыт шулай иде.
 
   Камил моңа берни дә әйтмәде.
 
Ул нигәдер кошлар белән бер телдә сөйләшергә теләде. Очу серләрен өйрәтсеннәр иде алар. Нигә кешеләр дә оча алмыйлар икән, дип әти-әнисенә дә сораулар яудырды. Мәктәпкә баргач инде укытучыларның берсе дә аның «коронный» соравыныннан читтә калмады: «Нигә без оча алмыйбыз?» Аны дуслары, аннары бөтен авыл белән: «Канатлы Камил», – дип кенә атый иделәр. Менмәгән агачы, сикереп төшмичә калган ботагы юк иде аның. Ул гынамы? Бервакыт Камил өй түбәсенә менеп, менә карагыз, мин дә очам, дип салам өскертенә сикергән иде. Сикерде дә, аннан әнисе ике атна буе, аяк-куллары төзәлсен дип, майлар ышкыды, урын өстеннән торгызмады. Орышып та карады, әмма баланың күңеленә кош кереп оялаган иде. «Әни, юк, мин очам! Менә күрерсең! Канатларымны җәям дә, сине дә алып очып китәм. Күрше Марат авызын ачып карар калыр әле», – дип сөйләвен тәки дәвам итте.
 
Авылда туып үскән ике дусның хыяллары да бер иде бит. Башкалар каз каурыйларын җыеп, индеецлар булып уйнаса, Марат белән Камил алардан яңадан кош канатлары ясый иде. Очасың килсә, шулай ул. Үзеңә канатлар да ясарга туры килә. Үсә төшкәч үзләре дә кечкенә генә очкычлар ясарга өйрәнделәр. Хәтта шәһәргә укырга китеп тә, авиация институтында укырга теләделәр. Марат керде, әмма күңеленә кош оялаган Канатлы Камилне генә, сәламәтлеге сәбәпле, алмадылар. Бик рәнҗеде ул. Кемгә, нәрсәгә, мөһим түгел. Ул бит оча алмаячак. Аңлыйсызмы?..
 
Чирәмгә яткан килеш болытлар агымына кушылып акканда да, кошлар белән йөгереп йөргәндә дә, Камил үзенең җиргә ялгыш эләгүен, аның җил белән узышып очып йөрергә тиешлеген аңлый иде. Җир аның өчен читлеккә әверелде. Бары кошлар гына аны коткара ала хәзер. Кайвакыт, аларның очып йөрүләрен күзәткәндә, бәлки фәрештәләр кошлар кыяфәтенә кереп, безне күзәтәдер, дип уйлап куя Камил. Ә бәлки алар кешеләрнең тынгы тапмаган җаннарыдыр?.. Бу уйлардан Камил бөтенләй калтыранып куя. Вафат кешеләр турында уйларга курка иде ул.
 
Шулай да йөрәк кошын үтерергә теләмәде ул. Шифаханәләргә барып сәламәтлеген ныгытып кайтты, әмма… «Дөньяда оча алмый торган кошлар да бар. Мин шулар рәтеннәндер», – дип уфтанып кына куя иде.
 
    Камил авылда калды.
 
– Син һаман шул читлекләрне саклыйсыңмы әллә? Нигә алар сиңа? – диде Марат, бакча эченә куелган берничә читлеккә күзе төшеп. Камил дустына түгел, ә читлекләргә карап елмайды.
 
– Яратам аларны. Нигә икәнлеген белмим. Бәлки кайчан да булса шунда берәр матур кошны кертеп утыртырмын да, аның ничек итеп очып йөрүен шуннан гына карап торырмын, – диде Камил.
 
Читлекләрнең дә зурларын ясый ул. Кошлар үзләрен ирексез дә хис итмәсен, очсын, җырласын. Тик Камил күпме генә читлекләр ясаса да, анда кошларны кертеп, очырта алмады.
 
– Синең белән ясый башлаган идек бит, исеңдәме? Син мине үзем ясаган читлеккә ябып та куйган идең әле, – дип күңел кошын җилкетеп куйды ул.
 
Марат көлде.
 
– Ярый әле Сария килеп чыгарды үзеңне. Җимерә идең, алайса.
 
– Ярый әле. Нигә аны шул читлектә тотып булмый икән? – дип пышылдады Камил башын түбән иеп.
 
– Кемне дисең? – Марат куркуга калды. Дустының мондый сүзләре аның тәненә салкын су койгандай тәэсир итте. – Камил, сиңа аны онытырга вакыт. Яңа тормыш башларга, яратырга…
 
Камил Маратны ишетмәде. Андый сүзләрне аның кошы ишетергә тиеш түгел. Марат моны аңлап алды да:
 
– Миңа китү ягына таба борылырга иде, Камил. Хәлләреңне генә белим дигән идем, – диде ул акрын гына. Камил аңа карап башын гына какты.
 
– Күктә очып йөргәннәрне мин җирдән карап торам, – дип озатты ул дустын.

ДӘВАМЫ БУЛАЧАК
 

Гөлүсә ЗАКИРОВА
Идел
№ --- | 30.05.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»